Accessibility links

Шәймиев: "Үзебезне күрсәтеп, читләрне шаккаттырган Сабантуй"


Казан Сабантуенда чит ил кунаклары күп булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:03 0:00

13 июльдә Мирный бистәсе каенлыгында Казан Сабантуе үтте. Башкаланың быелгы Сабантуенда Универсиада кунаклары да катнашты.

Мәдәни Универсиада програмының бер өлешен тәшкил иткән быелгы Казан Сабантуена килүчеләрне мәйданга керештә иң элек 11 милли йорт каралты-курасы каршы алды. Монда республикада яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләре тасвирланды. Һәрбер йорт ишегалдында җыр-бию чаралары оештырылды.

Иртәнге ун тулып киткәч Сабантуйга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов FISU президенты Клод-Луи Галльен һәм Русия түрәләрен Кукмара районы тәкъдим иткән татар милли йорты белән таныштырды. Аннан соң кунаклар сәгать унбердә башланган Сабантуйны карарга узды.

Сабантуй ачылышында татар халык әкиятләре белән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Анда республиканың иҗат төркемнәре, җырчылары, ансамбль һәм оркестрлары чыгыш ясады.

Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, быелгы Сабантуй югары дәрәҗәдә оештырылган, дип белдерде.

"Мин быелгы Казан Сабантуен тарихи Сабантуй дип әйтер идем. Чөнки быелгы Сабантуйга Универсиадага килгән 160 ил вәкиле катнаша. Киләчәктә дә шушындый Сабантуйлар белән үзебезне күрсәтеп, башкаларны шаккатырып яшәргә язсын иде", дип белдерде ул.

Бик купшы итеп бизәлгән мәйданда Татарстан һәм Русия түрәләренең чыгышларыннан соң Сабантуйның рәсми өлеше тәмамланды. Аннан соң бәйрәм Универсиада кунаклары катнашында аркан тарту, кашыкка йомырка салып йөгерү, көрәш, колгага үрмәләү, гер күтәрү, катыклы савыттан акча эзләү һәм башка ярышлар белән дәвам итте.

Сәгать бер тулып килгәндә Каенлыкта Казан халкы да күренә башлады. Энәдән җепкә кадәр тикшереп кертелгән Сабантуй бәйрәменә килүчеләрне 1500 полиция хезмәткәре саклады.

XS
SM
MD
LG