Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада мөселман спортчыларына ураза тотарга комачауламый


Универсиадада мөселман спортчылары ураза тота
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00

Универсиадада мөселман спортчылары ураза тота

Җәйге уеннардагы мөселман спортчылар спорт ярышларында катнашуына карамастан, көнозын ураза тота, диннәр үзәгендә төнге тәравих намазын укый. Кайбер тренерлар үзләре дә аларга уразаны ташламаска киңәш итә. Ураза тоту ярыштагы нәтиҗәгә зыян салмый, ди алар.

Казанда узган Универсиада уеннары Изге Рамазан ае белән туры килде. Ярышта катнашучы якынча 50 спортчы ураза тота. Шуларның берсе Оманнан килгән теннисчы Әхмәд әл-Мәхруки.

"Рамазанның беренче көннәрендә авыррак иде. Бу җирлеккә күнекмәгән бит.
Ләкин соңыннан ураза вакытында махсус җәдвәл, көн тәртибен төгәлләштергәч җиңелрәк була. Иртән ашау, спорт, авыз ачу – һәр нәрсәнең үз вакыты", ди ул. Теннисчы Универсиада ашханәсендәге ризыклардан канәгать калган.

Шунысы кызык, спортчыларга ураза тотарга тренерлар үзләре дә киңәш итә.

"Ярышлар вакытында ураза тотуны авыр дип әйтмәс идем. Ураза – ул үзе сәламәтлек бит. Мең елдан артык шулай килгән. Рамазан ае җиткәч кешенең организмы үзенннән үзе махсус җайга салына”,ди Үрдүннән килгән тренер Вәел Мөхәммәд.

"Тренер буларак спортчыларыма ураза тотарга киңәш итәм. Ләкин дин кешегә авырлык китерергә тиеш түгел. Киресенчә, ул җиңел булырга тиеш. Спортчы авырлык кичерә икән инде, аңа ураза тотмаска да була. Калдырган көннәрне ул Рамазаннан соң тота ала", ди тренер.

Аның сүзләренчә, ураза тоту ярыштагы нәтиҗәгә зыян салмый.
XS
SM
MD
LG