Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Русия җыелмасы медаль җыя


Казанда Русия җыелмасы медаль җыя
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00

Казанда Русия җыелмасы медаль җыя

10 июльдә Казанда баручы Универсиадада йөзү ярышлары үтте. Җиңүчеләрне Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев бүләкләде.

Казан Универсиадасында Русия спортчылары үз көндәшләрен медальләр саны ягыннан күпкә артта калдырып бара. Спорт белгечләре моның сәбәбен чит ил җыелма такымнарының Казан Универсиадасына иң көчле спортчыларын алып килмәүдә, ә Русия җыелмасының киресенчә Олимпия чемпионнары белән катнашуында күрә.
Русия җыелма такымы бүгенге көнгә 120дән артык медаль казанды, икенче һәм өченче урыннарда килүче илләрнең медальләр саны өч дистәгә дә тулмый.

10 июлдә Казанның су спорты сараенда узган ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында эстафетада Русия җыелмасы кабат беренче булды. Хатын-кыз эстафетачылар хәтта Универсиада рекордын куюга иреште.

Хатын-кызлар арасында 400 метрга йөзүдә Русия җыелмасы данын яклаучы Казан кызы Яна Мартынова да бу көнне алтын медаль яулады. Икенче урында америкалы Меган Хоуторн, өченчедә япон кызы Сакико Симидзу.

Җиңүче кызларга медальләрне Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев тапшырды.
XS
SM
MD
LG