Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык Универсиада билетларына сәгатьләрчә чират тора


Универсиада билетларына сәгатьләрчә чират
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00

Халык Универсиада билетларына сәгатьләрчә чират тора

Спорт сөючеләр билет сату эшендә оешканлык булмавына зарлана. Кайберәүләр Универсиадага эләгер өчен 4-5 сәгать чират тора.

Казанда Универсиадага билет сату кассаларында чиратлар җыелган. Бөтен спорт төренә дә билетлар юк, шуңа күрә спорт сөючеләр кайсына да риза.

Азатлык хәбәрчесе Казанның Горький паркы каршында урнашкан билет кассасына барып карады. Якынча йөз кешелек чират сузылган. Артык озын булмаса да, халык чиратның бик әкрен хәрәкәт итүенә зарлана.
Уеннарга билет алыр өчен чиратта торган Талия Вәлиева "кайсы спорт төренә билет калган, шунсына алам", ди. Билет сату эшендә оешканлык булмавына да зарлана ул. "Универсиада зур чара бит инде, почмак саен билет кассалары ачсалар да була иде. Бездә эшләргә теләүче яшьләр күп бит", ди ул.

Кассаның эчендә кеше күп һәм тынчу. Сатучы берәү генә, сату озак бара. Исемен әйтергә теләмәгән хатын чиратта дүрт сәгать торуын әйтә. "Оешканлык белән канәгатьме?", дигән сорауга ул, "икеле", дип җавап бирде.

Шулай да халыкның Универсиадага билетларны әле генә алырга теләве дә сорау тудыра. Билет сатулар ярышлар ачылу алдыннан ук башланган иде.
XS
SM
MD
LG