Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнил Вакказов: "Универсиада шәп, Греция хәленә генә калмыйк"


"Универсиада шәп, Греция хәленә генә калмыйк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00

"Универсиада шәп, Греция хәленә генә калмыйк"

"2004 елда Грециянең Афин шәһәрендә Олимпиада узганнан соң бу илдә икътисади торгынлык башланды, Татарстанда да ул хәл була күрмәсен иде", ди элекке спорт журналисты, нәфис сүз остасы Фәнил Вакказов.

Фәнил спортка бәйле яңалыкларга яшүсмер вакыттан ук колак салып килгән, хәзер инде Универсиада булгач кызыксынулары тагын да арткан. Афиндагы Олимпия уеннарын һәм бүгенге Универсиаданы чагыштыруы Интертат электрон газетасында журналист булып эшләгән чорлардан килә икән. Соңгы вакытларда ул спортның теге яки бу илнең икътисадына тәэсирен күзаллау өчен интернетта шактый мәгълүмат барлаган. Грециядәге хәлләр Татарстанда, Русиядә кабатланмас дип өметләнә. Тик алай да Универсиада өчен ил һәм бигрәк тә республика бюджетыннан зур суммалар аерып алынуы уйланырга мәҗбүр иткән.
Фәнилгә Универсиада ачылышының беренче өлеше бик тә ошаган, бигрәк тә татар көйләрен заманча, күләмле итеп эшләп ишеттерүләре күңеленә хуш килгән.

Элекке спорт журналисты буларак Универсиада уеннарында зур кызыксыну белән футболны караган, читтән булса да татарча көрәштә катнашучы егетләрне рухландырып торган. Гомумән татар спортчыларының һәр уңышын күзәтеп барырга тырыша. Комлыкта волейбол уенын караганда көрәш, Универсиада рухы аңа аеручы нык сизелгән. Су спорты ярышларын да карыйсы булган, тик билетлар беткән.

"Универсиаданың бер кисәге буласы килә. Тагын берничә спорт төрен карап кайтырга иде. Чөнки вакытлар, еллар үткәч балаларың "Әти, син Универсиадада булдыңмы?" дип сорарга мөмкиннәр. Аларга сөйләргә хатирәләр булсын", ди элекке спорт журналисты. Казанда Универсиада рухы бигрәк тә шәһәрнең үзәгендә сизелә ди ул.

"Үзәк универмагка кергән идем, анда Европа шәһәрләрендәге кебек, кешеләр инглизчә сөйләшә, миннән дә нидер сорамакчы булдылар. Елмаеп, инглизчә белмим дип җавап бирергә туры килде. Кибеткә татар әбисе белән бабасын куйганнар, анда туристлар чират торып фотога төшә. Шул вакыт безнең шәһәр дә, безнең мәдәният тә кемгәдер кызык булыр икән дип уйлап куйдым", ди Фәнил Вакказов.
XS
SM
MD
LG