Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төркиядә дә, башка илләрдә дә татар проблемнары турында белмиләр"


Роза Корбан

Галимә Роза Корбан татарлар турында халыкара дәрәҗәдә күбрәк сөйләргә кирәк ди. Аның фикеренчә, Төркиядә дә, башка җирләрдә дә татарларны борчыган милли мәсьәләләр хакында белмиләр.

6 апрель Төркиянең Әнкара шәһәрендәге Кырым төрекләре мәдәни һәм ярдәмләшү мәркәзендә Идел-Уралда яшәүче төркиләрнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган кичә узачак. Төркиядә яшәүче галимә, әдәбиятчы Роза Корбан Азатлыкка әйтүенчә, әлеге мәркәз атна саен төрле темаларга утырышлар уздыра. Мисал өчен, узган атнада Көнчыгыш Төркестандагы уйгырлар мәсьәләсе, аңа кадәр Романия татарлары турында сөйләшкәннәр. Роза Корбан Казан татарлары проблемнары турында тәфсилләп сөйләргә уйлый.

"Татарларга Гаяз Исхакый язган инкыйраз килмәсен өчен бөтен кеше кулыннан килгәнне эшләргә тиеш. Казан татарлары мәсьәләсен халыкара платформага күтәрергә кирәк. Тавышыбызны ишеттерү мөһим.

Юкка чыгып барганда нинди җыр-бию инде ул

Төркия – татарлар өчен мөһим бер җир. Кырымтатарларның да проблемнары безнеке кебек. Анда да ассимиляция көчле бара. Басым арта, куркыту сәясәте бара. Әмма алар бик актив. Ә безнең татарлар Төркиядә өчпочмак бәйрәме уздырып ята. Юкка чыгып барганда нинди җыр-бию инде ул...

Төркиядә дә, башка чит илдә дә татар проблемнарын белмиләр. Белсеннәр өчен боларны аңлату кирәк. Мәгълүмат йә русча, йә татарча тарала. Мондагы кешеләр кирилл әлифбасын укый алмый. Шуңа йә латинда, йә төрекчә язу кирәк. Төрекләр өчен әлбәттә төрекчә булуы зарур", ди Корбан.

Соңгы вакытларда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән Русия президенты Владимир Путин дуслыгы сәбәпле, Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган күп кенә татар-мөселманнар Мәскәүгә тапшырылудан куркып башка илләргә китүне сайлады. Шуңа татарлар элекке мөһаҗирләр кебек Төркияне имин ил буларак күрми. Роза Корбан фикеренчә, җитәкчеләр бер көн килә, икенче көн китә. Шуңа бер кешегә генә карап карар чыгару дөрес түгел.

"Төркия бәйсез дәүләт, шуңа аңа ышанырга кирәк. Бүгенге дуслыклар - сәүдә дуслыклары. Менә бит Русия тарафыннан Кырымның басып алынуын Төркия кабул итмәде. Кырым - Украинаныкы диде. Уйгыр мәсьәләсендә дә бик яклап та чыкмыйлар, әмма кайвакыт сүз арасында яклап җибәрәләр", ди ул.

Роза Корбан татарлар тарихын Атилладан башлап сөйләргә уйлый.

"Болгар дәүләте, Хәзәр дәүләте, Идел буе болгарлары, Алтын Урда, Казан ханлыгы турында кыскача сөйләп, 1552 елда урысларның Казанны басып алуы, шуннан соң христианлаштыру вакытына күзәтү ясаячакмын. Батырша тарихына игътибар бирәчәкмен. XVIII гасырда христианлаштыруга бәйле күп үтерүләр булган. Батырша гыйсьяны 2-3 ай гына дәвам иткән, аннары бастырылган.

XX гасырда татарлар өч бөек күтәрелеш чоры кичерде

Аннары Совет хөкүмәтенә тукталам. XX гасырда татарлар: "Менә котылабыз, менә үзебезнең дәүләтебезне корабыз" дигән булып өч бөек күтәрелеш чоры кичерде. Моның беренчесе февраль һәм октябрь инкыйлабларыннан соң булды. Мәсьәлән, 1917 елның маенда Мәскәүдә беренче Бөтенрусия мөселманнары корылтае булып узды. 30 милллион мөселман исеменнән 900 вәкил катнашты. Алар арасында юнәтүчеләр, идарәчеләр сайланды.

Аннан соң 1917 елда июль аенда Казанда Бөтенрусия мөселман корылтаеның икенчесе оештырылды. Русиядә мөселманнарның гаскәри корылтае да булып узды. Шуннан соң 1917 елның ноябрендә Уфада бер корылтай үтте. Бу корылтайда Садри Максуди җитәкчелегендә "Идел-Урал" штаты төзелде. Инде март-апрель айларында советлар боларны таратты, шуңа бу кыска вакытлы гына булды.

Кызыллар килеп басып алганнан соң милли хәрәкәт вәкилләре чит илләргә чыгып качарга мәҗбүр була. 1921-1922 елдагы ачлыклар да Идел-Урал төбәгендә яшәгән халыкларны юк итү өчен эшләнгән. Казан татарлары, башкортларның күбесе ачлыктан качып Урта Азиягә күчеп китә. Шуның өчен хәзер Татарстанда татарларның 25% гына яши. Боларның һәммәсенең дә тәэсире бар.

Аннары 1923 елда башланган Сталин репрессияләре дә татарга зур зыян сала. Күп кенә язучылар, тарихчылар, зыялылар үтерелде. Кайсыберләре сөргенгә җибәрелде, кайберләре төрмәгә ябылды”, ди Роза Корбан.

Ул татарлар өчен икенче күтәрелеш Икенчө дөнья сугышы вакытында булган дип саный.

"Ул вакытта әсирләр саны күбәйде. Германия хөкүмәте әсирләрдән легионнар корырга булды. Татар легионы 1942 елның ноябрендә корылды. 1944 елда "Идел-Урал" легионы корылтае булып узды. Аның быел 75 еллыгы. Корылтайда каралган мәсьәләләр хәзер дә әһәмиятле, көнүзәк мәсьәләләр булып тора, чөнки ул вакытта большевизмга каршы көрәшкәннәр. Хәзер большевизм юк, СССР җимерелде, әмма урысларның сәясәте шул ук калды. Татарларны юк итү, ассимиляция... Патша заманында булса да, совет заманында булса да, хәзерге заманда булса да ассимиляция сәясәте үзгәрмәде. Моның төп максаты – төрки халыкларны урыслаштыру.

Икенче дөнья сугышыннан соң тагын ачлык булды. Сталин тарафыннан яңадан төрмәгә утыртулар башланды. Аяз Гыйләҗевның "Йәгез, бер дога" дигән хатирә-романында барысы да тәфсилләп язылган", ди Роза Корбан.

Ул өченче күтәрелеш 80нче елларның ахырында булды дип саный.

"Берлин дивары җимерелде, Татарстан бәйсезлеген игълан итте. 1991 елда СССР таркалды. 1992 елда Татарстанда референдум узды, Татарстан үз Конституциясен кабул итте. Әмма моңа татар халкы әзер түгел иде, татарларны җитәкләп баручы лидер юк иде. Әзер булу кирәк иде.

Татарстан референдумы

1992 елның 21 мартында Татарстанның суверенлык декларациясен яклап референдум үткәрелде. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?" дигән сорауга референдумда катнашкан Татарстан халкының 61,4 проценты уңай җавап бирде.

2000 елда хакимияткә Путин килгәч ирешелгән нәрсәләрне дә юк итеп ташлады. 2001 елда Татарстан Конституциясе Русия Конституциясенә тәңгәл килми дип суверен дигән сүзне чыгарып ташларга кушты. 1992-2017 ел арасында Конституция 17 тапкыр үзгәртелде. Шуннан соң 2002 елда Мәскәү латин әлифбасына күчүне тыйды. 1992 елда референдум узганнан соң күчкән булсалар күчеп калырлар иде, әмма татарлар бит үзара тарткалашырга бик ярата. Шуңа булмый калды. Шуннан соң мәгарифтә милли компонент юк ителде. "Яровая кануннары" бергә җыелып дога кылуны тыйды. Иң соңгы югалтуыбыз - мәктәпләрдә татар телен укытуны чикләү булды. Путин башлаган эш нәтиҗәсендә, хәзер татар телен ике сәгать укыталар. Тел һәм әдәбият өчен бу бит бик аз.

Путин татар телен, татарларны юкка чыгаруны мәгарифтән башлады. Без моны әле аңлап кына бетермибез. Берничә елдан соң моның фаҗигасе күз алдыбызга килеп басачак, чөнки татарча сөйләшә алмаган балалар үсәчәк. Аннары татар гәҗите, радиосы, телевидениесе, театрының да һич әһәмияте калмаячак. Алар да үзеннән-үзе юкка чыгачак", ди Роза Корбан.

Аның әйтүенчә, XXI гасырдагы беренче күтәрелеш ул "Азат Идел-Урал" хәрәкте оешу. Киләчәктә аның бүлекчәсен Төркиядә дә ачу планлаштырыла.

"Казанда хәрәкәт юк – куркалар. һәрбер кеше яки оешма көрәшмәсә, бу мәсьәләне күтәреп чыкмаса татарлар бөтенләй юкка чыгачак", ди Әнкарада яшәүче Роза Корбан.

фикерләр (26)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG