Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исхакыйның инкыйраз фаразлары тизләнә


Илдүс Хуҗин
Илдүс Хуҗин

Татарстанда ана телен куллану түбән дәрәҗәдә һәм бу киләчәктә тагын да кимиячәк - галимнәр үткәргән тикшеренү шуны ачыклаган. Татарстаннан читтә хәлләр тагын да аянычрак. Күпләр хөкүмәтне гаепли, әмма бу чыннан да шулаймы?

Әле йөз ел элек Гаяз Исхакый, татарлар милләт буларак бетәчәк дигәнрәк фараз әйткән иде. Кызганыч ки, эшләр чыннан да шуңа таба бара. Бөтен татар дөньясының мәркәзе саналган Казанда һәм тулаем Татарстанда эш шулай хөрти булгач, бөтен Русиягә сибелгән күпчелек татарның хәле бөтенләй мөшкел булырга тиеш була бит инде. Һәм бу чыннан да шулай.

Төрле төбәкләрдәге мохтариятларның, татар конгрессларының башлыклары “Яңа гасыр” экраннары алдында никадәр мактанмасыннар, аларның сүзләре хакыйкатьтән ерак тора. Күз алдыгызга китерегез - саф татар авылларының урамнарында кечкенә генә балалар да инде урысча сөйләшә, урыс уеннары уйный. Хәтта татарча белгәннәре дә. Ни өчен? Чөнки аларның әнисе дә, баласы тууга аның белән урыс телендә генә гөрләшә башлый. Татарның борынгыдан килгән бала иркәләү сүзләре, бишек җырлары турында сүз дә юк.

Кыскасы, ана теле, йолалары, гореф гадәтләре, мәдәният башлангычлары балаларыбызга ана сөте белән керми. Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс, дигән бит әби-бабаларыбыз.

Тана сөте дигәне инде – балалар бакчасы, мәктәп һәм гомумән тормыш. Анда да шул ук хәл. Авылларыбыздагы бу тәрбия ханәләрендә тулысынча диярлек татарлар эшли. Ләкин ни аяныч, алар татар телен укытуга гына түгел, мәктәптә ана телебездә сөйләшүгә дә теше-тырнагы белән каршылар. Гәрчә, татар телен күпмедер күләмдә укытуны да, мәктәптә татар мохитен булдыруны да беркем дә тыймаса да. Хәтта программа буенча укытуны тыйсалар да, күп нәрсә эшләргә, балаларыбызга телебезне, мәдәниятебезне өйрәтергә була анда. Теләк кенә булсын һәм халкың өчен горурлык.

Ләкин теләк тә юк, халкы өчен горурлык та юк татарда. Ник алай? Сәбәп нәрсәдә? Бу сорауга җавапны минем бер укучым әйтте. Ана теле дәресендә 6нчы сыйныф укучыларына мин шундый сорау биргән идем: ”Сез татарлар турында нәрсәләр беләсез?”. Иң яхшылардан саналган, татар телен яхшы гына белгән, укытучы баласы булган бер укучым кулын күтәрде һәм җавап бирде: “Алар безнең дошманнарыбыз!”. Кем булдырган соң бу балада мондый коточкыч менталитетны? Үзебез, дип җавап бирергә генә кала.

Димәк, без үзебезне-үзебез бетүгә таба алып барабыз. Ни кызганыч, Русия империясе алып барган милләтләрне бетерү сәясәтенә каршы торырлык көч юк бездә. Иң элек, рухый көчебез юк.

Мин Татарстаннан читтә яшәүче татар буларак, үзебезнең ихтыяҗлар турында күбрәк әйтер идем. Әлбәттә, безне татар дөньясы, үзәге белән һәм дә төрле регионнарны бер-бере белән хәзерге вакытта “Яңа гасыр” гына бәйли, дип әйтергә мөмкин. Бүтән киңкүләм информация чаралары юкка тигез, дип әйтсәк тә була. Интернет әле башлангыч хәлендә. Шулай булгач, татар телевидениесенә генә ышаныч кала. Ләкин яртылай урыс телендә сөйләүче бер канал гына әлеге глобаль бурычны үти аламы? Юк, үти алмый. Анда милли проблемнарга җитди анализ, фәлсәфи фикер алышулар җитми. Тарихны яктырту, борынгы әсәрләребез белән таныштыру һәм тагын күп кенә шундый рухый мирасны күрсәтү җитми.

Казан татарлары, бигрәк тә “Яңа гасыр”да эшләгәннәре, урыс телен яхшы беләләр анысы, ләкин алар моны кирәгеннән артык күпертеп күрсәтмиләрме соң? Бәлки аларга урыс телле телевидениегә күчәргәдер.

Берничә ел элек шушы темалар турында мин президент Шәймиевка хат язган идем. Җавап “Яңа гасыр”дан килде һәм ул совет заманнарындагыча гадәти “отписка” гына иде. Янәсе, безнең татарча белмәгән милләттәшләребез дә күп, алар турында да уйларга кирәк. Икенчедән, Татарстанда урыс телендә сөйләшүчеләр халыкның яртысын тәшкил иткәнгә, имеш ТНВ-га да шул телдә сөйләшергә кирәк икән.

Сорау туа - нигә соң Русия татар телендә тәүлегенә бер минут тапшыру да алып бармый? Гәрчә, татарлар бөтен өлкәләрдә дә яшәсәләр дә? Икенчедән, Русиядәге һәм Татарстандагы дистәләгән-йөзләгән урыс телеканаллары аларга җитмимени?

Бу проблемаларны чишү Татарстан җитәкчеләре кулыннан килә. Сүз дә юк, Татарстан икътисад, спорт, хәтта мәдәният өлкәсендә зур уңышлар яулый. Ләкин бу татар проблемасын чишүнең бер ягы гына. Бәлки әле ул Русиянең иң алдынгы губерниясе дә булыр, җитәкчеләре урыслар тарафыннан макталыр, медальләр, мактаулы исемнәр, акча белән күмелерләр; республика бөтен дөнъяда милли низаглар булмаган мәмләкәт дигән исем дә алыр. Ләкин татар калыр микән соң инде ул чакта шул мәмләкәттә?

Илдүс Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG