Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рафаил Хәкимов: Суверенитет барыбер йөрәктә


1990 елның 3 августында коммунистларның Татарстан өлкә комитеты җыелышында республика бәйсезлеген игълан итү фикере яклана. Шулай итеп милли, икътисади яктан кыерсытылган автоном Татарстан бәйсезлеккә таба юл ала. Меңәрләгән халык Казанның Ирек мәйданында Татарстанга бәйсезлек таләп итә, 30лап кешедән төзелгән комиссия декларация проектын әзерли башлый.

Татарстан моннан егерме ел элек – 1990 елның 30 августында төнге унберенче яртыда бәйсезлек турындагы декларация кабул итү көненә килеп җитә. Дөрес, декларация язмышы Татарстан Югары Советында 27-30 август көннәрендә тикшерелә, хәл ителә. Әмма 1990 елда илдә үзгәртеп кору барса да, коммунистлар партиясе үз көчендә, Советлар Союзы таралмаган чор буларак билгеле. Шуңа Татарстан өлкә комитеты теләгеннән башка бәйсезлек декларациясен кабул итү мөмкин булмый.

«Азатлык» радиосы 1990 елда өлкә комитетында идеология бүлеген җитәкләгән Рафаил Хәкимовка шул көннәр турында берничә сорау бирде.

Рафаил әфәнде, Татарстан өлкә комитеты декларация кабул итүгә ничек әзерләнде?

Моның хикмәте аңлашыла. Сәяси хәлләр авырайды, урамда митинглар уза башлады, халык газетларда Татарстанга союздаш республика статусы бирү турында язып торды. Башта сүз чыннан да Татарстанны союздаш республика итү турында барды. Әмма союздаш республикалар үзләре канәгатьсезлек белдерә башлагач, суверенитет төшенчәсе килеп керде. Аннан соң обком каршында төрле көчләр җыелды, чөнки бу эшне килештереп эшләргә кирәк иде.

Рафаил Хәкимов
Ике-өч мәсьәләдә фикер каршылыгы зур булды. Беренчесе – республиканың статусы: Татарстан союздаш буламы, әллә Русия эчендә каламы? Икенчесе – тел мәсьәләсе. Бу мәсьәлә татар белән урыска кагыла иде. Комиссиядә төрле партия, татар һәм урыс вәкилләре эшләде. Әмма сөйләшүләр бик авыр барды. Күпләр суверенитетны бәйсезлек белән бәйләде.

Башта Союз, Русия кануннарына таянып, декларациянең озын варианты әзерләнде. Шул ук вакытта кыска вариант та булды. Без үзара аны озын һәм кыска вариант дип атый идек. Әгәр зур ыгы-зы китсә, кыска варианты гына кабул итәбез дип сөйләштек. Татар һәм урыс телләрен дәүләт теллләре итеп кабул итәргә булдык һәм Русия белән сөйләшүләр башлап, шартнамә төзергә уйладык.

Суверенитет турында декларация кабул иткәндә, депутатлар Татарстанның Русиядән чыкмавын да искәртә, ни өчен шул ук вакытта суверенитетны Русия составында кабул итүгә дә каршы килә?


Татар оешмалары, зыялылар, җитәкчеләрнең күбесе Татарстан союздаш республика итү, СССРга турыдан-туры керергә теләде. Ә Русия моңа каршы булды. Алар Русиянең дә, Татарстанның да союзга бер үк статуста керүеннән курыкты. Без бу мәсьәләне шартнамә белән хәл итеп була дип уйладык. Ләкин ике арада сөйләшүләр бик авыр баргач, декларациядә Татарстанның Русиягә дә, СССРга да керүен күрсәтмәскә килештек. Чөнки моны соңрак та хәл итеп була. Безгә декларацияне кабул итү мөһим иде.

Тел мәсьәләсенә килгәндә, урыслар татар телен дәүләт теле итүгә каршы булган. Кайберәүләр бер генә дәүләт теле – татар теле генә булырга тиеш дигән фикерләр дә әйткән.


Әйе, ул турыда татарлар әйтте, әмма ул фикер генә булып калды. Күпчелек икетеллекне яклады. Әзерлек эшләрендә төрле фикерләр булды. Мәсәлән, Татарстан тулысынча бәйсез булырга тиеш дигән сүзләр дә йөрде. Депутат Грачев, Штатиннан хәзер генә йомшады. Ә ул елларда алар Татарстанның статусын күтәрүгә, татар теленә бик каршы торды.

Шулай да Татарстан бәйсезлеге турында декларация кабул иткәндә сүз тулы бәйсезлек турында бардымы?

Юк. Тулы түгел. Мәсьәлә алай куелмады. Күреп торасыз, декларация тегесенә дә, монысына да ярасын дип, бик шома язылган. Монда бит килешү булырга тиеш. Ләкин бәйсезлек фикере булды. СССР тарала башлагач, депутатлар Татарстанның тулы бәйсезлеге турында акт һәм БДБга керү турында документ кабул итте. Шуңа бу фикер урамда гына әйтелеп калмады, депутатлар документ та кабул итте. Ләкин анда Русия белән шартнамә төзеп булса, бәйсезлектән баш тарту фикере дә әйтелде.

Декларация кабул итү аенда Мәскәү ягыннан басым зур булдымы?


Алар безнең союздаш республикага әйләнүгә каршы торды. Русия эчендә калуыбызны теләде. Әмма СССР, Русия кануннарына каршы килмәдек, бөтен эш кануни нигездә эшләнде.

20 елдан соң декларацияне башкача кабул итеп була дигән фикерләр тумыймы?

Декларациянең бөтен мәгънәсе аны кабул итүдә иде. Аны халык кабул итте. Декларация нигезендә Мәскәү белән сөйләшүләр башланды, референдум үткәрелде, конституция эшләнде, тел, татар мәдәнияте турында кануннар кабул иттек. Декларация кабул итү – безнең өчен бик зур адым иде. Шуннан соң республикада күп нәрсә үзгәрде, Татарстан өчен яңа тарих башланды. Декларацияне кимсетеп булмый. Совет чорында икътисади яктан алга чыгуы – декларация кабул итү белән бәйле. Минемчә, Татарстан декларациясе Русиядәге ферерализмга да тәэсир итте. Ул булмаса, белмим, Русиядә федерализм нишләр иде? Гомумән, ул турыда сөйләп тә булмас иде.

Рафаил әфәнде, федерал мәгълүмат чаралары һәрдаим Татарстан суверенитетны байларны арттырыр өчен кабул итте дип язып тора. Сез моңа ничек карыйсыз?

Байлык бит республикада калды. Милекне Березовскийлар, Гусинскийлар кебек читкә алып китмәделәр. Әлбәттә, караклар бездә дә бар. Әмма без ул елларда милекне саклый алдык, шуңа хәзер икътисадның нигезе бар. Хосусыйлаштыру турындагы кануннарны Мәскәү кабул итте, без моңа каршы тора алдык. Суверенитет гади халыкны талауны туктатырга булышты. Халык өчен күп нәрсә эшли алдык: газ, су, телефон эшләрен җайга салдык, юллар үткәрдек, мәдәниятне күтәрдек.

Мин моның сәбәбен әйтә алам. Кайберәүләр «Татнефть»нең республика кулында калуына каршы булды. Безгә каршы канун да кабул итәcеләр иде. Мәскәү олигархлары Татарстандагы завод-фабрикаларны үз кулына ала алмады. Шуннан соң Татарстанны журналистлар чукый башлады.

Ирек мәйданындагы митингларны обком оештырган дигән сүзләр дә йөри. Чыннан да шулай булдымы?


Андый очракларны хәтерләмим. Ул вакытта моны өлкә комитеты эшли алмый иде. Моңа анда бик күп кеше каршы иде. Мин эшнең нинди авырлык белән баруын беләм. Без Марат Галиев белән күп әйберләрне бергә оештырдык. Билгеле, митингларны түгел. Сөйләшүләр, лекцияләр уздыру, газетларга язу, аңлату эшен алып бардык.
Өлкә комитетында оештыру эшләре Мәскәүдән куелган икенче секретарь кулында иде. Ул бу эшләргә һәрвакыт каршы булды.

Димәк, Татарстан өлкә комитеты ул чакта татарлар кулында булмаган әле?


Юк, урыслар гына түгел, күпчелек татарлар да суверенитетка каршы иде. Мисал өчен, обком бюросының бер утырышында суверенитетны кабул итү фикерен бер-ике тавыш белән генә җиңеп, хуплый алдык. Әмма очрашу бик авыр узды.

Соңгы елларда Татарстан суверенитет идеясеннән, сүзеннән дә читләште дип санамыйсызмы?


Әлбәттә, узган ел Конституция мәхкәмәсе республикалар суверенитет сүзен кулланмаска тиеш дигән ахмак карар чыгарды. Мондый карардан соң безнең түрәләр бераз тынды. Шуңа бәйрәмне республика көне дип үткәрәбез. Әмма ул көнне кимсетергә хакыбыз юк.

Миңа галим буларак суверенитет сүзен куллану берни түгел. Әмма рәсми оешмалар Конституция мәхкәмәсенә каршы килә алмый. Дөресен әйткәндә, без суверенитетны яхшы гына кулландык, хәзер Мәскәүне котыртып йөрүнең артык мәгънәсе дә юк. Хәзер дөньяда суверенитет сүзнең мәгънәсе нык үзгәрде, аны Европа да «субсидиарлек» дип кенә атыйлар. Шулай итеп суверенитет тарихи сүз генә булып калды. Әмма суверенитет барыбер йөрәктә.

Суверенитетның 20 еллыгына китап чыгару, музей ачу, гомумән, шул чорны тарихка кертеп калдыру эшенә карашыгыз?


Без моны эшлибез, төрле материаллар басыла. Миңтимер Шәймиев суверенитет кабул итү турында инде мәкалә әзерләде, аны бастыралар. Шәймиев мәкаләсен язуда мин дә катнаштым, аңа "Тарихтагы яңа бит" дигән исем бирдем. Татар тарихының җиденче томын әзерлибез. Шунда 90 ел вакыйгалары турында язарга уйлыйбыз. Декларация кабул иткәндә безгә каршы эшләгән Мәскәү кешеләр дә истәлекләр язарга булды. Михаил Горбачев та язма әзерләсен әйтте, әле җибәрмәде.

Ел башында ук бәйсезлек декларациясен кабул итү көнен уздырмыйча булмый дип әйтеп куйдым. Нишләтсәң дә, халык аны хәтерли. Без аны республика көне дип бәйрәм итсәк тә, бу көннең суверенитет көне булуны беләбез. Аңардан баш тартырга кирәкми. Конституция мәхкәмәсе теләсә нишләсен. Бәйрәм итү – канун кабул итү түгел. Ул моңа кысыла алмый.
XS
SM
MD
LG