Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты "Яровая кануннарын" имзалады


Владимир Путин һәм Ирина Яровая
Владимир Путин һәм Ирина Яровая

Русия президенты Владимир Путин "террорга каршы кануннар" җыелмасын имзалады.

Дәүләт думасында 24 июньдә кабул ителеп дүрт көннән Федерация шурасында хупланган кануннарны Русия президенты Владимир Путин имзалады. Кануннарны Президент каршындагы кеше хокуклары шурасы, Элемтә министрлыгы тәнкыйтьләп чыкты, аңа каршы интернетта имзалар җыелды.

Депутат Ирина Яровая һәм Федерация шурасы вәкиле Виктор Озеров әзерләгән кануннар террор һәм экстремизм, рөхсәтсез яшәүче мигрантларга ярдәм итү, урам җыеннарына чыгарга чакыру һәм ул турыдагы мәгълүматне яшерү өчен җәзаны кырыслатуны күз алдында тота. ФСБ махсус операцияләр вакытында биналарның җимерелүе өчен җавап тотмый, аларга интернет провайдерлар үзләрендә саклаган барлык мәгълүматне тапшырырга тиеш була. Провайдерлар кешеләр язган хатларны һәм кыска смс-язышулырны өч ел сакларга тиеш булачак.

Дини эшчәнлеккә чикләүләр кертелә. “Дин һәм намус иреге турында”гы канунга үзгәрешләр кертү турыдан-туры мөселманнарга да кагыла. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев бу канунны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Ул Татарстан дәүләт шурасының 19нчы сессиясендә катнашкан депутатларны “Яровая кануннары” өчен тавыш бирмәскә чакырган иде.

XS
SM
MD
LG