Accessibility links

Шәймиев Татарстан сенаторларын "Яровая канунын" кабул итмәскә чакырды


Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев "Яровая канунына" каршы чыкты. Бүген канунны Татарстан Дәүләт Шурасының 19нчы сессиясендә тикшерәләр.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев парламентның 19нчы сессиясендә депутатларны "Яровая кануннары җыелмасы" өчен тавыш бирмәскә чакырды. Шәймиев канунның дини гыйбадәткә кагылган өлешенә каршы чыкты. Өйдә ифтар, никах, мәрхүмнәрне искә алу көннәрен уздыруны тыю мөселманнарда ризасызлык уятты, дип, Шәймиев бу канунны ашыгып кабул итмәскә, аны яңа Думага калдырырга чакырды.

Иртәгә Федерация шурасы "Яровая канунын" кабул итәр өчен җыела. Канунның "Дин һәм намус иреге турындагы" өлешендә руханиларның бары тик гыйбадәтханәләрдә генә эшчәнлек алып баруы турында язылган. Шәймиев иртәгә Татарстан сенаторларын бу канунга каршы тавыш бирергә чакырды. Аны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм депутатлар хуплады. Татарстан сенаторлары Олег Морозов һәм Илдус Әхмәтҗановка Татарстан парламентының бу карарын Федерация шурасына җиткерергә кушылды.

Русия Думасы иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты башлыгы Ирина Яровая һәм Федерация шурасы әгъзасы Виктор Озеров тәкъдиме белән әзерләнгән "террорга каршы" кануннар өлгесен 24 июнь соңгы укылышта кабул итте. Хокук яклаучылар әлеге өстәмәләр каралганда Русия Конституциясенә каршы килә, ә депутат Ирина Яровая тәкъдиме белән әзерләнгән канун өлгесенең террорга каршы көрәшкә бернинди дә катнашы юк дип белдерде. Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиулла Азатлыкка канунның бу форматта кабул ителүе зур хата, диде.

XS
SM
MD
LG