Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:44

Федераль депутатлар имамнарга мәҗлесләрдә дәгъват кылуны чикли


Яңа канун нигезендә руханилар мәчеттә генә эшли алачак

Яңа канун нигезендә руханилар мәчеттә генә эшли алачак

Җомга көнне Русия Дәүләт думасы депутат Ирина Яровая тырышлыгы белән язылган яңа канун проектын кабул итте. Бу яңа кануннан беренче чиратта мөселманнар зыян күрәчәк, ди белгечләр.

Федераль үзәктәге депутатлар ял белмичә халык өчен тырышыпмы тырыша. Яңадан яңа "күчтәнәч"ләре белән "сөендерделәр". Мизулина, Яроваялар ярышып кануннар яза. Депутат Ирина Яровая илнең иминлеген кайгырта, активлык күрсәтә. Аның авторлыгында язылган яңа канун террорга һәм экстремизмга каршы көрәшне тагын да көчәйтергә мөмкин. Яңа канунда дин дә искә алына. Аеруча “Дин һәм намус иреге турында” өлешендә дәгъват кылу эшчәнлегенә үзгәрешләр кертеләчәк. Канун нигезендә руханилар мәчеттә генә эшли алачак.

Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиулла Азатлыкка бу канун беренче чиратта мөселманнарга каршы язылган дип белдерде. Канунның бу форматта кабул ителүе зур хата, ди ул.

Зөфәр Галиулла

Зөфәр Галиулла

– Зөфәр хәзрәт, яңа канун проектының мөселманнарга карата тәэсире нинди булыр дип уйлысыз?

–Үзләренчә матур, шәп язылган, халыкны кайгыртабыз дип уйлап эшлибез дип тәкъдим итәләрдер. Әмма минемчә бу беренче чиратта мөселманнарны авызлыклар өчен булдырылган канун. Аны шунда ук кабул да иттеләр, каршы дәшүче дә табылмады. Исламның көчәюеннән куркалар. Динебез актив тарала бит, бу кемгә ошасын ди? ИГИЛларны үзләре үк уйлап табып, мөселманнарга тактылар, хәзер шуның белән безне камчылыйлар, шул сәбәп белән авызны томалыйлар. Бу канун проекты безгә каршы язылган.

– Яңа канун проектында дәгъват кылучылар эшчәнлегенә үзгәреш кертеләчәк. Анда рәсми руханилар гына дәгъват кыла ала, анысы да мәчетләрдән чыкмыйча гына башкарылырга тиеш диелгән. Моны ничек аңларга?

– Узган елны Киров өлкәсенә Рамазан уңаеннан дүрт Коръән хафиз чакырткан идек. Алар төрле җирдә тәравих укыды. Малмыжда бәйләнепме-бәйләнделәр, канун бозасыз, тагын әллә ниләр уйлап чыгарып безгә штраф салдылар. 2 мең түләргә диделәр. Адвокатларга 5 меңне түләсәк-түләдек, әмма мәхкәмә аша үз хокукыбызны якладык. Андый канун юк дип аяк терәп сөйләштек. Әмма менә хәзер канунын да әвәләп куйдылар. Хәзер авызны канун белән ябачаклар. Тегесен эшләмәскә, монысын башкармаска, читтән кертмәскә дип карап кына торалар. Русия чикләүләр иле бит.

Чит илдән кертмә, чит илгә барып укыма, монда белем алсыннар, ди. Бик дөрес, хуплыйм. Русиядә ислам буенча төпле белем бирергә тиешбез, әмма Әл-Әзһәрдән арттыра алмыйбыз бит.

Теркәлгән, рәсми рөхсәте булган руханилар гына дәгъват кылырга тиеш диелгән. Әмма алар җитәрлекме? Минемчә юк. Менә мин Киров өлкәсендә эшлим, бер имам ялга китте, җибәрүен җибәрдем, ә алыштырырлык кешем юк. Авылларда аеруча бу мәсьәлә кискен тора. Динне азмы-күпме белгән кешене туганымы, танышымы чакыра ашка. Тик ул мөхтәсибәт кешесе дә булмаска мөмкин бит. Ул пәйгамбәребез турында сөйләсә, дәгъват кылган була. Димәк, канунны бозучы. Кемдер моны каядыр ычкындыра да, бу кешене тикшерә башлаячаклар, аннары штраф салачаклар.

Чит илдә укып кайтучылар бар, үзлегеннән өйрәнүчеләр дә җитәрлек, алар беркая да теркәлмәгән, рәсми эшләми. Аларның белемнәре безгә караганда югарырак та булырга мөмкин әле. Менә аларны да туганнары кунакка дәшә алмаячак, килсәләр дә авызларын ачырга тиеш түгелләр, рәсми имамга гына дин турында сөйләргә кирәк булачак.

Канунны сессия азагына кадәр кабул итәргә кирәк дип ашыгырга ярамый иде дә бит. Руханилар белән киңәшләшергә кирәк. Алдым-бәрдем итеп эшләнә торган эш түгел. Аңлыйм, читтән начарлыкка өндәүчеләр дә бар, радикаль юнәлештә уйлачылар, эш итүчеләр дә бар. Андыйлар шыпырт кына үз кара эшен башкара. Без дә аларга каршы көрәш алып барабыз. Аларны туктатырга кирәк.

– Рәсми имамнар да мәчеттән чыгарга тиеш түгел була бит. Аларга да мәҗлесләр ябык булачак.

– Бу башка сыеп бетми. Әмма андагыларны акыл белән аңлап булмый бит. Ислам мәҗлесләр аша тарала. Никах, бәби ашлары, җеназалар, Коръән ашлары, мәүлит бәйрәмнәре, гаетләр уза, без бит халыкка динне шунда аңлатып өлгерәбез. Менә ифтарлар уза, анда да дин турында аңлатылар. Христианнарда андый тәҗрибә юк, аларга ул кирәкми дә. Телевизорны ачтың дисә, патриарх белән аткайлар сөйли, хәбәрләрдә аларның бәйрәмнәрен күрсәтәләр, аерым федераль каналлары бар, радиолары эшләп тора. Православиене хөкүмәт тарата. Ул - хөкүмәт дине! Менә котыпка кадәр җиттеләр, шунда тәре кадап кайттылар. Ак аюлар аркасын кашыр өчен урнаштырдылар бугай. Авыллар, шәһәрләрдә, федераль, төбәк юлларда шул ук хәл, бар җирдә дә тәре. Без ай куйсак, Русиядә дин аерылган, бу нинди хәл дип бәйләнәчәкләр. Хәрби бүлекләрдә дә алар, мәктәпләрдә дә алар.

Исламны түзеп кенә тоталар. Анысын да фольклорга әйләндереп баралар. Без – имамнар бүген “культпросвет” хезмәткәрләре. Зур ифтарлар, мөселманнар сабан туе, мөселманнар хоккее, футболы, матурлык бәйгеләре. Ислам бит ул идеология, яшәү рәвеше. Бүгенге хәлләр утырып еларлык.

Белешмә

24 июнь Русия Думасы иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты башлыгы Ирина Яровая һәм Федерация шурасы әгъзасы Виктор Озеров тәкъдиме белән әзерләнгән "террорга каршы" кануннар өлгесен соңгы укылышта кабул итте.

Кануннарга төзәтмәләр Русия Конституциясе биргән хокукларны чикли, дип белдерә хокук яклаучылар.

Интернетта террор эшчәнлеккә чакыру һәм терроризмны аклаган өчен җаваплылык катылана, берничә маддәдә төрмәгә ябу вакыты һәм штраф күләме арттырыла. Канунга күрә, 14 яшьтән үк җавапка тарта алачаклар.

Җинаятьләр кодексына халыкара терроризм дигән яңа маддә кертелә. Аның нигезендә гомерлек төрмәгә ябу да каралган.

Җинаятьләр кодексында әләкләмәүгә кагылган юллар да кертелә. Террор, хакимиятне кулга төшерү, дәүләт эшлеклесе тормышына куркыныч тудырачаклары турында "хәбәр итмәүче"не бер елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.

Элемтә операторлары кулланучылар турында ярты елга кадәр мәгълүмат сакларга һәм аларны хокук саклау оешмаларына бирергә тиеш булачак. Сүз язышулар, шалтыратулар, файллар җибәрү турында бара.

"Дин һәм намус иреге турында" канунда руханиларның бары тик гыйбадәтханәләрдә генә эшчәнлек алып баруы турында язылган.

Хокук яклаучылар әлеге өстәмәләр каралганда Русия Конституциясенә каршы килә, ә депутат Ирина Яровая тәкъдиме белән әзерләнгән канун өлгесенең террорга каршы көрәшкә бернинди дә катнашы юк дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG