Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова: "Стратегияләр язып ятарга кирәкми"


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Икенче дөнья сугышындагы татар легионерлары корылтае турында бүген хәбәрдар кеше сирәк. Әсирлек шартларында да Татар иле булдыру турында уйланып, алар 75 ел элек корылтай уздырган. "Стратегияләр язып ятарга кирәкми, "Идел-Урал" легионерлары чыгышларында бөтенесе бирелгән" ди язучы Фәүзия Бәйрәмова.

75 ел элек, 1944 елның 4-5 мартында Германиянең Грайфсвальд шәһәрендә татар өчен зур әһәмияткә ия булган корылтай уза. Анда төп катнашучылар – "Идел-Урал" легионы сугышчылары милләтнең киләчәге хакында борчылып фикер алыша. Бу мөһим вакыйга турында документлар язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова кулына эләккән, тик аларны хәзерге Татарстанда бастырып чыгарырга җөрьәт итүче юк. Ни өчен? Бу хакта без аның белән әңгәмә кордык.

– Фәүзия ханым, татар легионерларының Грайфсвальд шәһәрендә узган корылтае турында документларның кулга төшү тарихын сөйләсәгез иде.

Германиягә соңгы тапкыр баргач Мюнхен шәһәрендә Гариф Солтан миңа "Идел-Урал корылтае" дигән кечкенә генә брошюра бирде

– Дөресен әйткәндә, татар әсирләренең Германиядә уздырган корылтайлары тарихта бик билгеле, чөнки моны хәзер алман галимнәре дә, Төркия галимнәре дә өйрәнә һәм миңа да шушы темага кереп китәргә туры килде. 2008 елда, Германиягә соңгы тапкыр барганда Мюнхен шәһәрендә Гариф Солтан миңа "Идел-Урал корылтае" дигән кечкенә генә брошюра бирде. Кечкенә генә булса да, ул 60 битлек. Корылтайның бөтен документлары, чыгышлары, кабул иткән карарлары 1944 елда Берлинда басылып чыккан. Ул латин хәрефләре белән иде, мин аны, әлбәттә, кайтуга ук кирил хәрефләренә күчердем. Төрле редакцияләргә тәкъдим итеп карадым, чөнки ул – безнең өчен тарихи документ бит.

Әмма бу корылтай мәсьәләсен күтәрергә, аның турында сүз куертырга теләмәүләрен аңладым. Язган очракта да, алардан көлеп, мыскыллап, имеш, татарлар сугыш ахырында Германиянең җиңеләсен аңламыйча һәм белмичә, юләрләнеп корылтайлар уздырып, дәүләт бәйсезлеге турында сукырларча сөйләшеп утырганнар дигәнрәк язма күрдем татар матбугатында. Яңадан бу темага керүче булмады, мин дә инде бик тирән төшмәдем. Брошюраны бастыруны сорап күп кешегә мөрәҗәгать итеп карадым, алар да бастырып чыгарырга курыкты. Чөнки ул брошюрада ул вакыттагы Германиягә мәдхия дә бар иде, һәм беренче куркынычы шул булса, икенчесе – татарның бәйсез дәүләте булырга тиеш дигән сүз.

– Бу корылтай турында төрле сүзләр йөри, кемдер аны хаиннәр җыены дип атый, икенчеләре киресенчә уйлый. 1552 елда Казанны Явыз Иван басып алганнан соң татарлар икенче тапкыр шулай глобаль җыела, беренчесе 1917 елның "Милли Мәҗлес" корылтае булгандыр.

– "Идел-Урал легионы" корылтаена килгәндә, бу бик кызыклы факт, чөнки чит илдә татарның корылтайлары күп булмаган. Аның берсе шушы Гаяз Исхакый Япониядә уздырган Ерак Көнчыгыштагы мөһаҗирләр белән, икенчесе һәм соңгысы менә шушы "Идел-Урал легионы"на кергән әсир татарлар дип әйтимме инде. Гәрчә алар әсир статусында булмаган, кулларында кораллары булган. Ни дисәң дә, 60 мең татар сугышчысы бит ул, шуларның корылтае.

Монда гел "без илебезгә кайтабыз, бәйсез татар дәүләтен торгызабыз" дигән чыгышлар урын алган

Бер караганда, 1944 елның март башы, Сталинград бәрелешендә җиңелгәннән соң алманнар чигенә бара, сугышның ахырын һәркем чамалый, сугыш алманнарның җиңелүе белән тәмамланырга мөмкин дигән фаразлар бар. Шуңа карамастан, татарлар җыелып корылтай уздыралар һәм шушы корылтайда бәйсез татар дәүләтен игълан итәләр. Бу батырлыкмы, ахмаклыкмы, ничарадан бичара эшләнгән эшме – менә шушыларга да җавап биреп китәргә кирәктер. Ләкин шушы корылтайдагы чыгышларны укыганнан соң монда бер дә мескенлек күренми, монда бер дә аклану күренми, монда гел "без илебезгә кайтабыз, бәйсез татар дәүләтен торгызабыз" дигән чыгышлар урын алган.

– Кемнәр катнашкан бу корылтайда?

– Анда алман генераллары да, зур-зур галимнәр дә катнашкан. Шунысын да әйтәсе килә, корылтай ике генә көн – 4-5 мартта барган диелсә дә, документларга караганда, ул ике атна дәвам итә. Февраль азагында җыелыша башлыйлар, башта әзерлек эшләре бара, 4-5 мартта корылтай була, корылтай беткәч тә аның күргәзмәләре, аерым легионерлар белән очрашулар, президиум утырышлары була. Бу корылтайда Идел-Урал төрек-татарларының көрәш берлеге дигән оешма төзелә. Әле 10 мартта да бу бетмәгән була.

Анда "бәйсезлек" сүзе гел яңгырап тора

Корылтайда барлыгы 200-ләп кеше катнашкан. Монда инде иң тетрәндергәне – шушы оешманың җитәкчесе, аны президент дип тә атыйлар, Шәфи Алмазның чыгышы. Ул бик көчле. Аны хәтта бүген дә кулланырга, аерым бастырырга да була. Мин аның чыгышы Гаяз Исхакыйның "Идел-Урал" хезмәтеннән алынган дип уйладым. Алай булмаса, Исхакыйның "Яңа милли юл" газетында басылып чыккан мәкаләләре нык файдаланылган, чөнки анда "бәйсезлек" сүзе гел яңгырап тора. Ул Шәфи Алмазга бик хас түгел, Исхакыйның стиле сизелә.

– Бу нәрсәдә чагылылыш тапкан?

– Мәсәлән, бу нотыкта болай диелгән:

"Без, югалткан истикълалыбызны (бәйсезлек - ред.) кире кайтарыр өчен йөз еллар дәвамында каләм белән, халкыбыз арасында фикер тарату сүзләре белән, уңае килгәндә, кулыбызга корал алып көрәшеп килдек. Ләкин безгә Идел-Урал истикълалы өчен көрәшергә хәзерге вакыттагы кебек уңайлы вакытның булганы юк иде. Безнең төп максатыбыз – йөзләрчә ел дәвамында изелгән халкыбызны большевизм коллыгыннан азат итү. Ләкин халкыбызны азат итү корал көче белән генә мөмкин. Без хәзер коралсыз түгел, бу коралны безгә бөек Германия халкы бирде. Без большевизмга каршы кулыбызга корал алган хәлдә милли оешмабыз тирәсендә җыелган милләтчеләр бер җан, бер тән булып азатлык өчен көрәшне ахыргача кадәр дәвам итәбез. Бу сугыштан Германиянең җиңеп чыгуы безгә азатлык китерәчәк. Шуның өчен безгә Германия халкы белән кулга-кул тотынып көрәшүдән башка юл юк."

Күрәсезме, Германия җиңсә, без азатлык алабыз диелгән. Шушы корал көче белән большевикларны бәреп төшереп, Идел-Уралга кайтып татар дәүләтен торгызу дигән фикер корылтайның башыннан ахырына кадәр яңгырый.

– Гаяз Исхакый үзе корылтай эшендә катнашмаган булса кирәк?

– Әйе, Гаяз Исхакый бу корылтайда катнашмый, бәлкем аны чакырмаганнардыр. Әммә аның идеяләрен кулланганнар, Исхакый байрагы монда җилфердәп тора. Габдрәшит Ибраһимны карт дигәннәр, ул вакытта Габдрәшит әфәнде исән була, 1944 елның августында гына вафат итә, ә менә Зәки Вәлиди килеп киткән. Башкортлар аның турында "ул килмәгән" дип язсалар да, үз истәлекләрендә Вәлиди шул хакта яза. Моның өчен Вәлидине хәтта төрмәгә дә утыртканнар, ул вакытта Төркиядә хакимияттә күбрәк коммунистлар була. Бу корылтайда татарлардан тыш чуашлар да чыгыш ясый, чөнки биредә Идел-Уралдан башкортлар, марилар, удмуртлар, башка халыклар да була, кунак рәвешендә кырымтатарлар һәм төркестанлы кардәшләребез дә чыгыш ясый.

"Без кайтабыз, большевизмга бирешмәгез, безнең үз дәүләтебез булырга тиеш, гасырлар буе дәүләт белән яшәдек", диелә

Корылтай шулай ахыргача көрәшәбез дигән карарга килә. Туган җирдә калган милләттәшләргә мөрәҗагать кабул ителә һәм ул бик тетрәндергеч: "Без кайтабыз, большевизмга бирешмәгез, безнең үз дәүләтебез булырга тиеш, гасырлар буе дәүләт белән яшәдек", диелә. Һәм легионерларга мөрәҗәгать кабул итәләр: "Рухыгызны төшермәгез, без илебезгә кайтачакбыз, ватаныбызны кире кайтарачакбыз", дип. Һәм алманнар да шулай чыгыш ясыйлар: "Сезнең төп максатыгыз, иң зур теләгегез – ватаныгызга кайту, үз тормышыгызны кору, ләкин сезнең юлыгызда большевиклар өере тора, аларны җиңмичә азатлыгыгызны яулый алмыйсыз, дошманга каршы бергә көрәшик", дигән сүзләр әйтелә.

– Корылтайның нәтиҗәләре нинди була һәм анда катнашучыларны ни көтә?

– Ярдәм итү өчен оешма, фонд төзелә. Әмма тарихны яхшы белсәгез, бу легионерларның бер өлеше "бәлки безне американнар советка бирмәс" дип Америкага бирелеп карый, ләкин Ялта килешүе нигезендә аларның күпчелеген Совет берлегенә тапшыралар, бер өлеше генә Германиядә кала. Аларның күбесен монда алып кайтып хөкем итәләр, күпләрен Себергә сөрәләр, бер өлешен кайтканда поездда ук атып үтерәләр, бик күп җәзалар күрәләр. Исән калганнарның берничәсе белән миңа очрашырга туры килде, шуларның берсе Гариф абый иде, ул да бик ачылмады, архивын да Татарстанга да, Төркиягә дә бирмәде. Алманнар татарларны файдаланганнар, барыбер дәүләт бирмәсләр иде дигән фикер дә бар.

– Бу алай түгелме?

Кытай диварыннан башлап Иделгә хәтле бөтен җирләрне яңадан татар иле итеп игълан итәргә дигән галимнәр була

– Дөресен әйткәндә, алманнар туранчылык идеясе белән бик кызыксынганнар. Шушы сугыш башлангач төрекләр дә килгән һәм алар җиңсә дә, җиңелсә дә, төрки халыклар белән, татарлар белән кызыксынуын ташламаган булырлар иде һәм ташламыйлар да. Алар татарларны фәнни дәрәҗәдә өйрәнәләр. Һәм хәтта Кытай диварыннан башлап Иделгә хәтле бөтен җирләрне яңадан татар иле итеп игълан итәргә дигән галимнәр була һәм биредә төп халык бары тик татарлар гына яши дип китаплар язып чыгаралар. Татарга хөрмәт зур дәрәҗәдә була. Әлбәттә, монда безнең элеккеге мөһаҗирләрнең роле зур була, татарларга карата уңай фикер уяту өчен шул ук Шәфи Алмаз, Галимҗан Идриси, Әхмәт Тимер бик каты тырыша. Шул сәбәпле "Идел-Урал" легионы аерым төзелә. Азәрбайҗаннар белән дә, төркестанлылар белән дә кушмыйлар. Һәм бу корылтайга Германиядә яшәүчеләр генә түгел, Польшадан, Франциядән, Германия, башка җирләрдән дә легионерлар килә. Алар сугыш вакытында Кызыл армиягә каршы корал тотып бик йөрми, аларны алманнар үзләре дә аңлый һәм утка бик кертәселәре килми.

– Совет укучысы өчен "Идел-Урал" легионы Муса Җәлил исеме белән генә бәйледер, мөгаен. Ул вакытта җәлилчеләр төркеме кулга алынган була. Шагыйрьне корылтайда искә алалармы?

– Тагын бер әйбергә игътибар иттем: 1944 ел, Муса Җәлил кулга алынган, кайберәүләрне чыгарганнар. Бәлки менә бу корылтайны уздыру алманнарга бер сигнал-хәбәр дә булгандыр. Чөнки бит хәзер татарларга карата ышаныч кимергә мөмкин: болар Сталинга хезмәт итәләр, аны сатып алманнарга чыгалар, аннары алманнарны сатып яңадан Совет берлегенә чыгарга җыеналар дип бәлки татарларга ышаныч кими башлагандыр. Шушы ышанычны яңадан яулап алу өчен бу корылтай кирәк булгандыр. Бу минем фикерем, татарларның Германиягә лояль икәнлеген күрсәтү – бәлки корылтайның максаты булгандыр. Мин документларны тикшереп чыктым, анда җәлилчеләр бер дә искә алынмый, аларны яклап бернинди дә документ кабул ителми, әмма аларны яклап хатлар язылганын мин беләм.

– Нигә корылтай материаллары өйрәнелеп фәнни хезмәтләр язылмый?

– Бездә бу корылтайны әле беркем дә өйрәнмәде, чыгыш ясаган унлап кешенең исеме дә мәгълүм түгел, Шәфи Алмаздан кала: кайсы Ирек, кайсы Чишмәле, Мәҗит дигән, чөнки корылтай нотыклары советлар кулына эләксә, ватанда калган туганнарга зыян килергә мөмкин. Нигъмәти бар инде, ул билгеле кеше, тарихчылар беләләр, Скобелев – чуаш, ул без татарлар белән бергә көрәшәбез дигән. Бу брошюраны яңадан бастырып чыгарсыннар иде, аны мин "Казан утлары"на биргәч, ул чакта баш мөхәррир булган Равил Фәйзуллин миңа "Монда һайл Һитлер да, һайл Һитлер, безне бетерәләр бит", дип әйтте. Тик анда "Һайл Һитлер" юк, яшәсен Германия...

– Җәмәгатьчелек бу корылтай материаллары белән кайчан да булса таныша алырмы?

Шәфи Алмаз чыгышында безнең канлы тарих, безнең бөтен көрәш, исән калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге барысы да бар

– Хәзер заманалар үзгәрде, аны бастырып чыгармаслар инде, беренчедән, татарлар үзләре теләми, нәрсәгә ул дип куркалар, ә менә милли азатлык идеясен өйрәнәсең килсә, бу корылтайда бөтенесе бар: дәүләтне ничек торгызырга, ничек эшләргә. Шәфи Алмазның барлык чыгышлары юк икән, аерым чыгышларын бастырырга була. Шәфи Алмаз чыгышында безнең канлы тарих, безнең бөтен көрәш, исән калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге барысы да бар. Стратегияләр язып ятарга кирәкми, "Идел-Урал" легионерлары чыгышларында бөтенесе бирелгән. Анда Исхакый идеяләре һәм шушы татар легионерлары аны тормышка ашырабыз дип Коръән тотып ант итәләр. Бу корылтай шул хәтле тетрәндергеч була. Коръән белән башлана, аннан соң Заһидулла Яруллинның "Тукай" маршын уйнаталар, еларлык була, соңыннан концертлар була, күргәзмәләр. Бу корылтай, беләсезме, мине нәрсәсе белән тетрәндерә – монда да татарлар елап ятмыйлар, хәтта әсирлек шартларында ничек итеп татарның бәйсез дәүләтен торгызыйк дип план коралар, стратегия язалар. Миңа кайберәүләр "болар бит шайтанның үзенә ияреп дәүләт торгызырга җыеналар, болар бит Һитлер белән беректәш булып җыеналар" дип. Нәрсә, Сталин белән беректәш булырга кирәк идеме аларга? Кем белән беректәш булырга, аларга беркем дә дәүләт бирәбез дип тормый. Алар форсаттан файдаланырга тырышканнар, шуңа күрә аларны мыскылларга кирәкми.

– Сезнең бу темага язылган мәкаләләрегез матбугатта аз чыкты кебек?

Аның, тарихчы буларак, үз фикерен әйтергә хакы бар дигән

– "Мәдәни җомга"да чыккач җәлилчеләрне мыскыл итә дип беренче җинаять эшен ачтылар, газетта бастыруны туктаттылар. Искәндәр Гыйләҗевтән сораганнар – бу материалда фашизмны күтәрү бармы дип. Гыйләҗев чын галим, чын тарихчы буларак, мине яклабрак язган, аның, тарихчы буларак, үз фикерен әйтергә хакы бар дигән. Шуңа күрә бу мәкалә өчен мине хөкем итмәделәр.

– Корылтай материаллары хәзерге заман өчен актуальме, аларны ничек кулланырга мөмкин?

– Корылтай чыгарган карардан бер абзац китерәсем килә:

“Күп гасырлар буенча бөек дәүләт иясе булган һәм тәррәкыяткә ирешкән төрек-татар халкы бәйсезлеген югалтканнан соң азатлыгын кире кайтару өчен 400 елга якын туктаусыз көрәш алып барды. Заманында төрек-татарлар белән бер дәүләттә, бер хокукта туганнар кебек яшәгән мари, удмурт, мордва кебек башка Идел-Урал халыклары да бу авыр көрәштә төрек-татарлар белән һәрвакыт бер сафта булдылар. Хәзерге көндә төрек-татар халкының бәйсезлеге өчен көрәш тарихында мөстәкыйльлекне яулау өчен иң уңайлы вазгыять туды, чөнки Европа халыклары, бөек Германия җитәкчелегендә, безнең дошманыбыз – большевизмга каршы, милли азатлык нигезендә яңа гадел тәртип урнаштыру өчен зур көрәш алып баралар. Большевизм юк ителгән вакытта гына безнең милли азатлыгыбызның хәл ителәчәк икәнлеге бик ачык аңлашыла. Шунлыктан, Идел-Урал халыкларының фронт сызыгының бу ягында булган өлеше, большевизм тәртипләренә каршы көрәшкә катнашып, милли максатка ирешү өчен оешырга керештеләр. 1942 елда Шәфи Алмаз әфәнде җитәкчелегендә милли оешма эшли башлады һәм төрек-татар легионы төзелде”.

Аннан соң без ни өчен көрәшәбез дигән сорау куялар да, карарда болай дип җавап бирелә:

  1. "Без Идел-Урал халыкларын: татар, чуаш, башкорт, мордва, мари, удмуртларны мөстәкыйль милли дәүләт сафына берләштерү өчен көрәшәбез;
  2. Идел-Урал дәүләте сафына кергән бөтен милләтләр бер дәрәҗәдәге хокукка ия булган дәүләт әгъзалары булып хисапланачаклар;
  3. Җир эшчән игенчеләргә булырга тиеш, колхоз төзелеше авыл хуҗалыгын хәерчелеккә төшерде, без колхоз төзелешен бетерү һәм җирне, авыл хуҗалыгы байлыкларын игенчеләрнең хосусый милегенә бирү өчен көрәшәбез;
  4. Җир асты байлыгы, урманнар, сулар һәм илебезнең бүтән табигый байлыклары милләтнең хосусый байлыгы булып саналырга тиеш;
  5. Сәнәгать, сәүдә, юл һәм милли хуҗалыкның башка тармаклары беренче нәүбәттә милләт мәнфәгатен күз алдында тотып үстерелергә тиеш;
  6. Без милли мәдәниятебезне, милли гореф-гадәтләребезне һәм ана телебезнең сафлыгын саклау һәм алга үстерү өчен көрәшәбез;
  7. Дингә ышану һәм гыйбадәт кылуларның иреклеге дәүләт кануннары белән сакланырга тиешлеген яклыйбыз."

Нәкъ шушы җиде пунктны 1917 елда Идел-Урал дәүләте штатын игълан иткәндә Милли Мәҗлес кабул итә, нәкъ шушы җиде пунктны без 1990 елның августында Декларациядә яздык.

XS
SM
MD
LG