Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел-Урал легионы фашистларга каршы чыккан


Идел-Урал легионында намаз вакыты. Гариф Солтан архивыннан
Идел-Урал легионында намаз вакыты. Гариф Солтан архивыннан

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә тарих фәннәре кандидаты, татар мөхәҗирләре турында китап авторы Рөстәм Гайнетдинов һәм Идел-Урал легионы турында фәнни хезмәтләр авторы, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев катнаша.

Римзил Вәли. Күптән түгел Казанда “Яшен шары” операциясенең барып чыкмавы турында китап басылып чыккан иде. Анда Икенче дөнья сугышы елларында Идел-Урал легионының 825нче батальоны турында кызыклы мәгълүматлар китерелә. 930 кешедән торган бу батальон фашистлар гаскәри бүлеге булып саналса да, Витебски шәһәре янында Беларус партизаннары ягына чыккан. Алар үзләре бик күп корал һәм ядрәләр, туплар алып киткән.

“Яшен шары” операциясенең барып чыкмавы турындагы китап күпләрне гаҗәпләндерер, яңа сораулар һәм ачышлар тудырыр. Чөнки 825нче батальонның 1943 елның 23 февралендә партизаннар ягына чыгуы Һитлер армиясенә җимергеч һөҗүм булып тора. Меңнәрчә татарлар, башкортлар һәм башка милләт вәкилләре фашизм аләме астында хәрәкәт итә башлый дигәндә, нацизмның киләчәккә өмете юклыгы шунда ачык күренә.

Идел-Урал легионы хәрбие
Икенче яктан караганда, Идел-Урал легионы сафларында булган 20-30 мең татар һәм башкортлар кичкән юллар әле дә ачыкланып бетмәгән. Аларны башта фашист әсирлегендә, аннары легионда, соңрак яңадан фронтта, ә сугыш беткәч ГУЛАГ лагерьларында һәрвакыт михнәт, газаплар, берсеннән-берсе маҗаралы вакыйгалар көтеп торган.

Бу китапта Рафаэль Мостафин, Мәхмүт Гәрәев, Әбүлхан Әхтәмҗан, Рөстәм Гайнетдинов һәм башка тарихчыларның хезмәтләре басылган. Шунда ук йөзләрчә легионерларның исемнәре, кайда туулары, әсирлектә һәм легионда нинди эш башкарулары турында мәгълүматлар бар.

Соңгы вакытта легионерлар каһарманмы, әллә сатлыкҗанмы һәм Муса Җәлил кайсы якта булган дигән темага уйдырмалар һәм бәхәсләр тарала башлады.

825нче батальонның 500дән артык легионеры партизаннар ягына чыкканда Муса Җәлил алар янында булмаган, ләкин язмыш, кичерешләр һәм әхлакый дилемма, берүк әсирлектәге татарлар һәм башкортларның легиондагы мәдәни чаралары – барысы да уртак мохиттә барган, милләттәшләрнең язмышлары да уртак булган.

Рөстәм Гайнетдинов.
Бу вакыйга турында мәгълүмат безнең илгә илле елдан артык керә инде. Беренчедән, Пантелеймон Пономаренко сугыш вакытында Беларуста партизан хәрәкәтенең җитәкчесе иде, аннан соң Беларус коммунистлар партиясенең беренче секретаре булды. Ул 60нчы елларда Казанда булганда безнең җитәкчеләргә: “Татарлар белән бик кызыклы вакыйга булган иде. Нигә сез аларның батырлыкларын күтәрмисез?” дигән иде.

Аннары озак еллар дәвамында Рафаэль Мостафин Муса Җәлил турында мәгълүмат туплап йөрде. Ул шулай ук Беларуста булды, татарларны үз сафларына керткән партизаннар белән дә очрашты. Материаллар китапларда, төрле матбугат чараларында чыга иде. Соңгы елларда “Татарстан”, “Гасырлар авазы” журналларында бу хакта мәгълүматларны чыгара башладык.

2005 елдан бирле Мәскәү галимнәре шушы эзләнүләрдә катнаша башлады. Бу – танылган профессор Әбүлхан Әхтәмҗан һәм генерал-лейтенант Мансур Хәкимов. Бөтен мәгълүматларны туплагач, шушы китап чыкты.

Римзил Вәли. Идел-Урал легионы Һитлер армиясе составында әсирләрдән сайлап алынган, махсус әзерләнгән гаскәрләр булган. Бу гаскәрләр арасында татар-башкорт легионы да булуы – тарихчылар һәм сәясәтчеләр тарафыннан чәйнәлгән әйбер. Аны төрлечә бәялиләр. Бөтенләй булмаган, яки, барысы да – хыянәтче, дип әйтүчеләр дә бар. Шуңа күрә бу мәсьәләнең актуальлеге шулкадәр сызланып тора. Сугыш беткәнгә 65 ел үткән. Шушы төенне чишү – изге бурыч.

Соңгы елларда Мәскәүдәге сез әйткән тарихчылар хәтта Берлинга барып кайтты. Нинди яңа документлар табылды? Алар китапта ничек яктыртылды?

Рөстәм Гайнетдинов.
Беренче кызыклы факт. Легионның баш күтәрүен Җәлил исеме белән бәйли иделәр. Ләкин Җәлил 30 гыйнварда Берлин астында лагерьдә булган. Ул вакытта бик каты уйлана. Шәфи Алмаз аны шушы легионга чакырган. Ләкин Җәлил коммунист, Совет язучылар берлегенең рәисе буларак, әгәр мин легионга керсәм, минем хакта, гаиләм турында нинди мәгълүмат таралыр микән дип уйлаган.

Римзил Вәли. Андый шикләнүләр Җәлилнең “Моабит дәфтәре”ндә дә сизелә. Дилемма булган, чөнки Шиһаб Нигъмәти белән сөйләшкәндә шул сорауны биргән идем, барыбызның да яшисе килгән иде, диде. Сугыш, ачлык, кешеләр чирләп, туңып үлә баралар иде. Шул вакытта кешеләрне җыя башладылар, диде ул.

Рөстәм Гайнетдинов
Рөстәм Гайнетдинов. Февраль аенда хәрәкәтнең баш күтәрүе булгач, Муса Җәлилнең чиге чыга. Апрель аенда татар комитеты алдында мәдәният һәм пропаганда төркеме төзелә. Муса Җәлил шушы хәрәкәткә кереп китә.

825нче батальон ноябрь аенда төзелә башлый. Шушы ноябрьдән үк башлап, анда яшерен оешма барлыкка килә. Минем кулда Габделхак Шакировның истәлекләре. Ул: “Ноябрь-декабрь айларында безнең легионерлар пропаганда алып барды һәм шушы оешма җитәкчеләрен (алар арасында Сабир Латыйпов булган) кулга алып, каторгага озатканнар”, диде.

Ләкин хәрәкәт шуның белән бетмәгән. Аны врач Жуков, чын фамилиясе Волков, җитәкләгән. Барлыгы ун кеше булалар. Алар советлар гаскәрләренә чыгу эшләре алып бара. Легионерлар хәрби яктан бик әзерлекле була. Аларга: “Хәрби эшләрне бик яхшы өйрәнегез, чөнки совет ягына чыккан вакытта, бу бик кирәк булыр”, диләр.

Икенчедән, легионерларны берничәгә бүлгәлиләр. Аларның башларында командирлар булган. 13 февральдә вагоннарга төялгән вакытта алар чыгуга әзер була. Легионерлар арасында да төрлеләре булган. Мәсәлән, кайберсе бер командир кирәкми, алманнар бик көчле, чыкмыйбыз дип каршы килгән. Аны үзебезнекеләр юк иткән.

Легион әзерлеге беткәч, анда бик зур күтәрелеш була. Берничә кеше туган якка кайтабыз, вагоннан сикереп калабыз ди, аларга юк, сикермисез, мөмкинлекләрне табып, партизаннар ягына чыгабыз дигәннәр.

23 февральдә 900 кешедән 557 кеше партизаннар ягына чыкты. Ерак Гралево дигән авылда бер төркем өлгермәде, чөнки алар елгадан ераграк булды. Ләкин 557 кеше дә бик күп. Партизаннарда беркайчан да булмаган туплар, танк пулеметлары, кул пулеметлары, патроннар, снарядлар, миналар зур ярдәм булган.

Римзил Вәли.
Беларус партизаннарына күчтәнәч булган.

Рөстәм Гайнетдинов. Икенче көнне алар кулга төшкән минометларны кулланган. Ә кулланучылар кем? Татарлар идарә иткән.

Жуков беренче көнне ук партизаннар белән мөнәсәбәткә кергәндә, партизан разведчигы Нина Буйниченкога зур гына бер төркем документлар тапшырган.

Римзил Вәли. Бәлки ул махсус әзерләнгән разведчик, шымчы булгандыр?

Рөстәм Гайнетдинов. Юк. Легионерларны бөтен лагерьләрдән җыеп, аларны сораштырып, схемаларны төзеп (аэродромнар, хәрби бүлекләр, заводлар турында) бөтен мәгълүматларны партизаннарга тапшыралар. Шул ук вакытта алар Мәскәүгә бик тиз рәвештә җибәрелә. Шушы Нина Буйниченкога орден да бирергә тиеш булалар. Ләкин ул Мәскәүгә оча алмый. Жуков үзе дә һәлак була.

Аларның яшерен идарәдә ун кеше булган. Өч кеше һәлак була, ләкин Мөхәммәдов фамилияле егет баш күтәрүнең планнарын үз кулына ала һәм партизан ягына күчү планын тормышка ашыра.

Римзил Вәли. Алар күчкән, ләкин барыбер әсир чагында сатлыкҗан буларак исәпләнгән. Аларның язмышлары ничек булган?

Рөстәм Гайнетдинов.
Февраль аенда һәм май аенда германнар тарафыннан бик зур каратель операцияләре үткәрелә. Май аенда бик каты бәрелешләр була, күп татарлар һәлак була. Исемлек бар.

Китапның әһәмияте – без беренче тапкыр кулга төшкән документларны җыеп, тулы исемлекне бастырдык. Аларның туганнары табыла башлады. Галеев дигән бер егет турында туганнарына, Харьков астында исемсез югалган, дип хәбәр килгән иде. Безнең китап аркылы гына, алар аның әсирлеккә эләккәнен белгәннәр. Һәлак булган көне дә, районы да билгеле. Аның оныгы җәй көне Беларуска барып кайтты.

Римзил Вәли. Мәгълүм булганча, татар-башкорт легионында 20-30 меңләп кеше булган. Зур сан бит.

Рөстәм Гайнетдинов. Юк, хәрби батальоннарда 10 мең кеше булган. Бик күп эш батальоннары булган.

Римзил Вәли. Ә Кызыл Армиядән чыккан кешеләрнең санын киң җәмәгатьчелек белә микән? Мин бер тарихи китаптан РОАга (Российская освободительная армия) Власов җитәкчелегендәге армиягә бер миллион кеше кергән, дип укыдым.

Рөстәм Гайнетдинов. Бәлки шулайдыр, ләкин татарлар анда катнашмады.

Римзил Вәли. Татар-башкорт легионы РОА составында булмадымы?

Рөстәм Гайнетдинов. Юк инде, әлбәттә.

Римзил Вәли. РОАда батальон-батальон кораллар күтәреп чыгучы, кайтучылар булды микән?
Римзил Вәли


Рөстәм Гайнетдинов. Минем мәгълүмат юк. Татарлар күчкән беларус партизан отрядлары 1943 елның ахырында Кызыл Армия белән берләшә. Һәм 1943 ахырыннан легионерлар тагы бер мәртәбә сугышта катнаша. Алар өч мәртәбә сугыша. Беренче мәртәбә – 1941-1942 елларда, без чигенгән вакытта. Икенче мәртәбә – беларус партизаннар сафларында сугышканнар. Өченче мәртәбә – яңадан Кызыл Армия сафларында сугышалар. Шуңа күрә без аларга хыянәтчеләр, сатлыкҗаннар дип, беркайчан да әйтергә тиеш түгел.

Римзил Вәли. Ни өчен бик азы гына акланган?

Рөстәм Гайнетдинов. Беренчедән, безнең җәмгыятьтә шундый караш иде. Туксанынчы елларда гына без шуның белән шөгыльләнә башладык. Аларга сатлыкҗаннарга кебек караганнар. Хәзер без аларның батырлыгын күрсәткән документларны табабыз. Төрле орденнарга, медальләргә лаеклы булган партизаннар документларны әзерләгәннәр. Хәзер без шул документларны табып, халыкка күрсәтеп, китапта да бастырдык.

Искәндәр Гыйләҗев. Идел-Урал легионы турында сүз күпертәләр инде. Төрле фикерләр очратып була. Мин үз позициямдә торам, аны китапларда да язганым бар. Легион дигән күренешне бер төс белән билгеләп булмый. Аларны тулысынча хыянәтчеләр дип әйтү дә, йөз процент каһарманнар дип белдерү дә дөрес түгелдер. Чөнки аларның арасында төрле кешеләр булган. Бөтенесе дә бер фикердә булган, бер максатка хезмәт иткән дип әйтергә дә ярамый.

Ныклап уйласаң, алар – зур дөнья көче сугышында корбаннар. Чөнки Германиядә аларны үз итеп күрмәгәннәр, аларга конкрет вәгъдәләр бирмәгәннәр. Ватаннарында да аларга карата хыянәт кылганнар. Билгеле, Сталинның күрсәтмәсе бар иде. Ул күрсәтмә буенча совет солдаты әсирлеккә бирелми. Әсирлеккә бирелә икән, ул – хыянәтче.

Римзил Вәли. Шушы елның май аенда Түбән Камада сабан туе үткәрелде. Анда театральләштерелгән сугышны күрсәттеләр. Медведевка дип әзерләнгән сәхнә уртасында берничә йөз буйлы-буйлы киемнән әсирләр концлагерьдә яталар, аларны коткаралар. Димәк, сәяси сәхнәдә әсирләрне каһарман дип тану мизгеле җитте. Медведев алдында шуны күрсәтеп булгач, яңа дәвер башланды дип уйлыйм.

Искәндәр Гыйләҗев. Әсирләргә мөнәсәбәт үзгәрүне Медведевка күрсәткән белән генә бәяләп булмый. Заманында әсирләрне бик мескен итеп күрсәттеләр, хыянәтче итеп күрсәткән чорлар да булды. Без гомумән тарихыбызга киңрәк карасак, тарихта барнәрсәне күрергә тиеш. Ул вакытта без бөек булачакбыз. Ошыймы, юкмы, бу – тарих, бу – булган хәл. Шуңа күрә әсирләр булган, алар арасында төрле кешеләр булган. Әсирләрнең бер өлеше легионга күчкән.

Римзил Вәли. Легионга язылмаганнарының язмышы ничегрәк икән? Бәлки ачлыкка, сәяси басымга чыдый алмыйча күчкәннәрдер? Һитлер файдасына хезмәт итәм диючеләр булды микән?

Искәндәр Гыйләҗев. Сугыш вакытында Германия кулына 6 миллионга якын совет солдаты әсирлеккә төшә. Бу бит коточкыч сан. Сан ул – бик мәкерле нәрсә. Соңгы эзләнүләрне алсак, гомумән алганда алманнарга күчкән элекке Совет ватандашларының саны бер миллионга җитә. Бу зур һәм уйландыра торган әйбер.

Бу нинди кешеләр? Аларның шактый өлеше, үз гомеремне саклыйм дип, герман ягына күчкән. Бу – нормаль күренеш. Алманнар халыкара килешүләргә нигезләнеп, Советлар Берлегенә әсирләрнең исемлекләрен биреп торган. Ә безнекеләр өчен алар хыянәтче булып саналган.

Римзил Вәли. Күбесе кайткач, яңадан утыртылган иде бит.

Искәндәр Гыйләҗев. Алар автоматик рәвештә хыянәтче булып саналганнар.

Римзил Вәли. Бу кешеләрнең язмышы нинди булган?

Искәндәр Гыйләҗев. Соңгы вакытта 825нче батальон турында бик күп сөйләнә. Рафаэль Мостафин яза: “Барлык легионерлар, 1000 якын татар, герман ягына күчкән”, ди. Без яңа чыганакларны, беларус партизаннарының документларын алсак, сан андый югары булмаган. Кечкенә дә булмаган, чөнки бу – әзерләнгән күтәрелеш.

Аның нигезендә яшерен төркемнең эше ята. Муса Җәлил белән турыдан-туры бәйләү булмас. Ләкин бу – әзерләнгән күчү. Анда катнашкан кешеләрнең исемнәре дә билгеле. Гомумән 825нче батальонның беларус партизаннары ягына күчү, һичшиксез, соңрак башка татар батальоннарын көнчыгышка җибәрмәү сәбәбе булып тора. Соңрак алманнар татар батальоннарын фронтка җибәрергә курыккан.

Римзил Вәли. Үзләре төзегәннәр, ләкин боларның бик нацизмга бирелгән халык түгел икәнлеген сизгән булып чыга.

Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев. Германнар тарафыннан чыккан кеше беркайчан да нацист дип билгеләнергә тиеш түгел. Аларның күпчелеге национал-социализм фикерләрен кабул итмәгән. Бер өлеше бәйсезлек өчен көрәшәбез дип уйлаган.

Римзил Вәли. Кайберәүләр бу хәрәкәткә Муса Җәлилнең бернинди мөнәсәбәте юк дип әйтә. Бу сүзләр урынлымы? Ул вакытта татар язучылары, хәрбиләре, музыкантлары җыелып, сөйләшеп, концертлар куеп йөргән вакытта, туган илгә мөнәсәбәтләре начар түгел кебек, үзара пышылдашканда, җае чыкканда таябыз дигән кәефе булды микән?

Искәндәр Гыйләҗев. Булгандыр дип уйлыйм, чөнки алар барыбер татар кешеләре булып калганнар. Ә бит легионерларга карата алманнарның сәясәте каршылыклы булган. Алар беркайчан да бәйсезлек, дәүләтчелек турында вәгъдәләр бирмәгән. Германнар легионерларга тулысынча ышанмаган. Корал бирәбез икән, ул корал безгә каршы әйләнергә мөмкин дигән сүз.

Римзил Вәли. Казан Кирмәне янында богауланган ир кеше символик, гомумән коллектив һәйкәл түгел микән? Без Кормаш дибез. Монда Кормашның кулы күренми. Ләкин фикере берүк түгелме?

Искәндәр Гыйләҗев. Әйткәнемчә, документлардан чыгып Муса Җәлилнең биографик фактларын алсак, бу конкрет күтәрелешкә Җәлилнең һәм аның төркеменең турыдан-туры мөнәсәбәте юк. Ләкин моңа кадәр легионда ниндидер яшерен төркем булган. Кайбер алман документларында алар арасында интеллигент татарлар булган, дип әйтелә.

Римзил Вәли. Муса Җәлил легионга кереп, чыгыш ясый башлаган, концертлар оештыра башлаган вакыт ноябрьме, декабрьме?

Искәндәр Гыйләҗев. Соңрак булган. Ул вакытта легион да булмаган.

Римзил Вәли. Бу китап һәм әсирлекккә эләккән татар-башкортларның фашистлар коралын үзләренә таба юнәлтү тарихы гади түгел. Әлегә кадәр бик күпләр акланмаган. Муса Җәлил, Гайнан Кормаш һәм башкаларның эшчәнлеген өйрәнү һәм бәяләү дә тәмамланмаган. Иң мөһиме, әлбәттә легионда катнашкан меңнәрчә милләттәшләребезнең исемнәре әле дә туганнарына, якташларына кайтып җитмәгән.
XS
SM
MD
LG