Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 20:57

Татар халкының Милли Мәҗлесе Казан шәһәренең үзәк урамнарының берсенә Батырша хәзрәт исемен бирергә, аның 300 еллык юбилеен дәүләт һәм милләт дәрәҗәсендә зурлап билгеләп үтәргә чакыра.

12 апрель Петербур шәһәрендә "Фәезханов укулары" дип аталган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Бу чара шулай ук танылган дин әһеле, милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе Батырша хәзрәт – Габдулла Галиевнең 300 еллык юбилей датасына да багышланган иде. Чарада Казан, Мәскәү, Петербур галимнәре, дин әһелләре катнашты.

Тарих фәннәре докторы, Батырша хәзрәт турында берничә фәнни китап авторы Фәйзелхак Ислаевның "Батырша һәлак булган Шлиссельбур кальгасы диварына аның турында истәлек тактасы куярга кирәк" дигән тәкъдиме кайберәүләрдә ризасызлык уятты. Урыс православ чиркәвенә караган һәм "Всемирный русский народный собор" дип аталган оешма вәкилләре Батырша хәзрәткә карата гаделсез фикерләр әйттеләр, аны "Известный антироссийский националист и религиозный фанатик" дип тә атадылар. Шулай ук Петербурда террор гамәленнән соң бу чараны уздыруны әхлакъсызлык, дип билгеләделәр, ягъни, татарларның үз милли һәм дини җитәкчеләрен олылап искә алуны террор белән янәшә куйдылар.

Тарихны бер яклы гына белгән, башкасын белергә дә теләмәгән урыс православ чиркәве әһелләренең исләренә төшерәбез: Батырша күтәрелеше – Русия империясенең рус булмаган халыкларга карата гасырлар буе алып барган көчләп чукындыру сәясәтенә җавап иде ул.

Фәүзия Бәйрәмова Батырша музеенда
Фәүзия Бәйрәмова Батырша музеенда

Татар халкының Милли Мәҗлесе түбәндәгеләрне белдерә:

1. Батырша хәзрәт – татар халкының милли азатлык каһарманы, дини юлбашчысы, ул үз гомерен корбан итү бәрабәренә Идел-Урал халыкларын көчләп чукындырудан саклап калды.

2. Татар-башкорт халкы Батырша хәзрәтне беркайчан да онытмады, дога белән искә алды, аның турында китаплар язды, бу тарихи шәхес турында дөреслекне килер буыннарга да әйтеп калдырды.

3. Русия империясе мөселманнарга, татарларга һәм урыс булмаган башка халыкларга карата гасырлар буе юк итү – геноцид сәясәте алып барды, моның өчен беркайчан тәүбәгә килмәде, үзе рәнҗеткән бу халыклардан гафу үтенмәде. Киресенчә, шушы явызлыкларны кылган Явыз Иван һәм башкисәр Ермакларны байрак итеп күтәрде, аларга һәйкәлләр салды, фильмнар төшерде.

4. Бүгенге көндә дә урыс православ чиркәвенең басып алучыларны зурлавы, кыерсытылган халыкларның милли каһарманнарын хурлавы – шушы сәясәтнең, мөселманнарга каршы Явыз Иван башлаган тәре походының дәвамы ул.

5. Батырша хәзрәт фаҗигале рәвештә үлгән Шлиссельбур төрмәсенең диварына аның истәлегенә мемориаль такта куюны дөрес дип табабыз. Шулай ук Казан шәһәренең үзәк урамнарының берсенә Батырша хәзрәт исемен бирергә, аның 300 еллык юбилеен дәүләт һәм милләт дәрәҗәсендә зурлап билгеләп үтәргә тәкъдим итәбез.

"Батырша явы" китабының тышлыгы
"Батырша явы" китабының тышлыгы

Урыс патшаларының татар-мөселманнарга золымы

1552 елда, урыс басып алучылары сәбәпле, татарлар үз бәйсез дәүләтләрен югалтсалар, XVIII гасырда инде, көчләп чукындырулар сәбәпле, татарлар алдына динне, иманны, милләтне югалту куркынычы килеп баса. Явыз Иваннан башланган мөселман-татарларны христианлаштыру сәясәтен Петр I , Анна Ионовна, Елизавета Петровна кебек Русия патшалары дәвам итә. Менә татарларны юк итү өчен Русия империясе тарафыннан кабул ителгән кайбер фәрманнар:

* 1713-1715 елларда Петр патша татарның бөтен югары катлавын, морза аксөякләрне чукынырга мәҗбүр итә торган фәрманнар чыгара, алар христиан динен кабул итмәгән очракта, мал-мөлкәтсез калырга тиеш булалар;

* 1722 елның 19 гыйнварында Петр патша 10-12 яшьлек татар малайларын рекрутка алу турында фәрман чыгара, аларны армиядә көчләп чукындыралар;

* Петр патша чукынган татарларны солдат хезмәтеннән, шулай ук яңа чукынганнарны өч елга салымнардан азат итә. Алар өчен салымнарны мөселман-татарлар түләргә тиеш була, керәшеннәр өчен солдатка чукынмаган татарлар китә. Авылда берничә кеше христиан динен кабул итсә, калган бөтен мөселман-татарлар башка урынга күчеп китәргә мәҗбүр булалар;

* 1722 елда Петр патшаның Фарсы явында йөз мең гаскәринең яртысы мөселман-татарлар була, аларны көчләп мөселманнарга каршы сугышка алып китәләр;

* Шушы ук чорда 70 меңләп мөселман-татар лашманчылыкта – Петр патша өчен урман кисүдә газап чигә, шушының кадәр үк татар Петербур шәһәрен салуда катнаша. Петербур татар сөякләре өстенә төзелә;

* 1735-1740 еллар – Русия тарихында татарлар өчен иң фаҗигале еллар, Идел-Уралда йөзләгән татар-башкорт авылы, меңләгән мөселманның юк ителгән вакыты. Христиан динен кабул итмәгән өчен, мөселман-татарларны патшабикә Анна Ионовна әмере белән тереләй утта яндырып үтергән канлы чор;

* Казан губернасының Уфа өязендә Себер юлы татары Туйкилде Җүләковны, көчләп чукындырганнан соң яңадан ислам диненә кайткан өчен, 1738 елның 20 июнендә, патша фәрманы белән, Екатеринбур шәһәрендә тереләй утта яндырып үтерәләр;

* 60 яшьлек татар хатыны Кисәнбикә Байрасованы, көчләп чукындырганнан соң яңадан ислам диненә кайтканы өчен, 1739 елның 30 апрелендә Екатеринбур уртасында патшабикә фәрманы белән тереләй утта яндырып үтерәләр;

* 1736-1737 елларда гына да Идел-Урал арасында 696 татар авылы яндырыла, мәчетләр юк ителә, 40 меңнән артык татар җәзалап үтерелә, 4 мең мөселман мәңгелек сөргенгә сөрелә;

* 1740 елның август-сентябрь айларында Себер һәм Нугай юлларында тагын 537 татар-башкорт авылы яндырыла, 5 мең мөселман ир-аты үтерелә, меңгә якыны сөргенгә озатыла, хатын-кызлар чукындырылып, урысларга коллыкка бирелә;

* 1740 елның 25 августында Оренбур далаларында 6 мең татар җәзалап үтерелә;

* 1741 елның 25 ноябрендә Русия тәхетенә Петр патшаның яраткан кызы Елизавета килә, ул да мөселманнарга каршы рәхимсез көрәш башлый;

* 1742 елның 6 апрелендә Елизавета Петровна указ чыгара, аның нигезендә, 10-12 яшьлек рекрут татар малайлары да, урыс армиясендә 25 ел хезмәт итәргә мәҗбүр булган татар ир-атлары да христиан динен кабул итәргә тиеш булалар;

* Яңа патшабикә Елизавета Петровнаның хуплавы белән, 1742 елның 19 ноябрендә Сенат ислам диненә каршы коточкыч фәрман чыгара. Ул "О недопущении в Казанской губернии строить мечети, и о разведывании губернаторам и воеводам об обращенных в магометанский закон" дип атала. Шушы вәхши фәрман нигезендә татарларның бөтен мәчетләре юк ителергә һәм яңалары төзелмәскә тиеш була. Шушы указ нигезендә, Казан губернасында 536 мәчетнең 418е юк ителә, Себердә 133 мәчетнең 98е яндырыла, Әстерхан губернасында 40 мәчетнең 25е җимертелә, Казан һәм Оренбур губерналарында гына да 270 мең кеше көчләп чукындырыла;

* Русия империясе, урыс православ чиркәве ислам динен үзенең төп дошманы дип игълан итә, мөселманнарны көчләп чукындыру, христиан динен кабул итмәгәннәрне юк итү максатын куя.

Карышбаш авылы күренеше
Карышбаш авылы күренеше

Бар гомере шушы канлы чорга туры килгән, үз милләтенә һәм диненә карата шушы вәхшилекләрнең барысын да күргән-белгән дин әһеле Батырша хәзрәт бу очракта нишләргә тиеш иде? Гаиләсен алып, илдән чыгып качаргамы, кайберәүләр кебек, чукынып, тыныч кына яши башларгамы, яки шушы явызлыкка каршы көрәшергәме?

Батырша көрәш юлын сайлый

Батырша көрәш юлын сайлый. 1755 елның җәй айларында Батырша хәзрәт Урал төбәгендә, үзенең туган авылы Карышбашта милләткә мөрәҗәгать – "Тәхризнамә"сен яза, соңыннан аны хөкем иткәндә, бу хат төп дәлил булып тора. Батырша хәзрәт милләтен басып алучыларга каршы көрәшкә күтәрелергә, аларга буйсынмаска, диннәрен дә, үзләрен дә кабул итмәскә өнди.

Батырша хәзрәт диннән тыш, тарихны һәм сәясәтне дә яхшы белгән, кәферләргә каршы изге сугыш игълан итеп, яңадан үз бәйсез дәүләтебезне торгызырга чакырган. Ул шулай ук урысларның татарны басып алу белән генә чикләнеп калмыйча, алар аша кыргыз-казакъ далаларына, Урта Азиягә дә омтылачаклары турында кисәткән, һәм нәкъ шулай булган да.

Әмма кыйналган, таланган, куркытылган, таркау, түрәләренең бер өлеше урыс хакимиятенә сатылган татар милләте Батырша хәзрәт өндәгән бу яуга бердәм булып күтәрелә алмый. Патша хакимиятенең Идел-Уралдагы 50 меңлек гаскәренә каршы ул аз санлы тарафдарлары, шәкертләре белән генә күтәрелергә мәҗбүр була.

Оренбур губернаторы Неплюев аңа каршы бөтен мәкерен, явызлыгын, көчен куллана, нәтиҗәдә, бер елдан соң, 1756 елның 8 августында Батырша хәзрәт кулга алына һәм Уфа-Оренбур-Самар-Муром-Владимирлар аша Мәскәүгә, аннан Петербурга озатыла. Шул ук юл белән аның хатыны Зөлхәбирәне, балалары Таҗетдин, Зөләйха, Салиханы этап белән Мәскәүгә озаталар.

Кышкы юлда Таҗетдин өшеп үлә, калганнарын Мәскәүдә чукындыралар. Батыршаның хатыны Зөлхәбирә Мария Александровнага, олы кызлары Зөләйха – Натальяга, Салиха исә Верага әйләнә, алар 1763 елны Мәскәүнең Девичий монастырендә үләләр.

Мәскәүнең һәм Петербурның Яшерен кәнсәләрие төрмәләрендә Батырша хәзрәттән елдан артык кыйный-кыйный сорау алалар, шушы вакыт эчендә ул патшабикәгә үзенең данлыклы "Гарызнамә"сен яза. Биредә Батырша хәзрәтне чукындырырга да тырышып карыйлар, аны ирек, хатыны белән яңадан кавышу, чит илләргә укырга җибәрү белән дә кызыктырырга тырышалар, әмма ул иманын сатмый, мөселман булып кала.

Татар мулласы урыс дәүләте өчен иң куркыныч кеше дип табыла

1757 елның 24 декабрендә Батырша хәзрәткә хөкем карары чыгарыла, татар мулласы урыс дәүләте өчен иң куркыныч кеше дип табыла һәм гомерлеккә иң куркыныч төрмәгә – Шлиссельбур кальгасына ябыла. Аңа кадәр Батырша хәзрәтнең борынын һәм телен кисеп алалар, канга батканчы, гәүдәсе тетелеп беткәнче, камчы белән суктыралар.

Дәрья уртасындагы Шлиссельбур төрмәсенең ялгыз камерасында, кул-аяклары богаулы Батырша хәзрәт 1762 елның 24 июленә кадәр утыра, аны көне-төне дүрт хәрби саклый. Аны Себердәге Нерчински каторга-рудникларына сөрү турында инде Сенат карары әзер була, әмма шул вакытларда тәхет түнтәрелеше булу нәтиҗәсендә хакимияткә Екатерина II килә, Шлиссельбур төрмәсендә дә кирәкмәгән тоткыннарны үтерү башлана.

Шушы ыгы-зыгы вакытында Батырша хәзрәткә дә сакчылар тарафыннан һөҗүм булган булырга тиеш, ул аларның икесен балта белән чабып үтерә, икесен яралый, кул-аякларындагы богауларны өзеп качарга җыенганда, үзе дә үтерелә... Батырша хәзрәт Шлиссельбур төрмәсеннән качарга омтылган бердәнбер тоткын булып та тарихка кереп кала.

Батырша явы зурлап кабынып китә алмаса да, патша хакимияте өчен куркыныч сигнал булып яңгырый

Батырша-Габдулла Галиев үзенең, гаиләсенең гомерен һәм нәселен милләт азатлыгы хакына корбан итә. Ул вакытларда Батырша явы зурлап кабынып китә алмаса да, патша хакимияте өчен куркыныч сигнал булып яңгырый, татарларның соң чиккә килеп җиткәнлеген һәм дин-милләт өчен үлемгә барырга әзер кешеләре барлыгын күрсәтә.

Батырша хәзрәтнең язып калдырган мөрәҗәгатьләрен русчага тәрҗемә итеп, зур игътибар белән өйрәнәләр. Әле ул исән вакытта ук Елизавета Петровна мөселманнарга карата кайбер ташламаларга барырга мәҗбүр була, инде 1756 елда ук мөселман татарлар керәшеннәр өчен рекрут бирми һәм салым түләми башлыйлар. Шулай ук бу елда татарларга мәчетләр салырга рөхсәт ителә, хакимияткә Әби патша (Екатерина II) килгәч, татарлар яңадан баш күтәрмәсен өчен, патша хакимияте аларга карата шактый ташламаларга барырга мәҗбүр була.

Җирле халыкның үзенә каршы зур яуга кузгалуыннан курыккан патша хөкүмәте татар һәм башкортларга җир һәм тоз салымын азайта, халык хезмәт күрсәтергә теләми торган почта станнарын бетерә, татар һәм башкортларны Оренбурга бушка казна урманы ташудан азат итә, халыкны теләсә ничек хәрби яуларга җыймый башлый.

Мөселманнарның таләбен искә алып, көчләп чукындыруда татарларның бәгыренә төшкән Казан әрхәрәе Лука Канашевич һәм Тубыл митрополиты Сильвестр Гловацкий башка урынга күчерелә. Русия империясе татар бугазына батырган канлы тырнакларын, вакытлыча булса да, ычкындырга мәҗбүр була, милләт шул форсаттан файдаланып, аякка басып өлгерә.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG