Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:31

3 август Омскида хакимиятләр Ермак һәйкәлен ачу тантанасы үткәрде. Һәйкәлгә себертатарлар, татар иҗтимагый оешмалары протест белдерсә дә, хакимиятләр активистларга басым ясап, бу һәйкәлне ачты.

3 август хакимиятләр Омскида "Советская" паркында мылтыклардан атып Ермакка һәйкәл кую тантанасы оештырды. Чарада шәһәр хакимияте, өлкә мәдәният минстрлыгы вәкилләре катнашты. Чыгыш ясаучылар күп булды. Алар барсы да Ермакны Русияне торгызуда, ныгытуда, киңәйтүдә зур өлеш керткән шәхес буларак бәяләде. Аның Себер ханлыгын басып алып, себертатарларга каршы сугышуын телгә алучы булмады.

Омскида Ермакка һәйкәл ачу

Омскида Ермакка һәйкәл ачу

ӘЛеге чарада "Ермак исеме безнең ил тарихына алтын хәрефләр белән язылган" кебек купшы сүзләр әйтелде, хәтта Ермакның Себерне "буйсындыруын" кешелек цивилизациясе дәрәҗәсендәге зур вакыйга дип атаучылар да булды.

"Ермакның Себергә килүе кешелек цвилизациясе өчен эпохаль әһәмияткә ия, аны Колумбның Америка ачуы белән, Гагаринның галәмгә очуы белән чагыштырып була". Бу сүзләр Омск крайны өйрәнү музее директоры Петр Бибе авызыннан яңгырады. Ул Ермакка һәйкәл кую – тарихи гаделлекне торгызу, дип белдерде. "Үткән белән яу алып бару – безнең эш түгел. Һәйкәлләр җәмгыятьне таркатырга тиеш түгел", дип тә өстәде музей директоры.

Өлкәнең төбәктә куркынычсызлык өчен җавап бирүче идарәсе башлыгы, казакълар гаскәре атаманы генерал Геннадий Привалов директорны хуплады: "Тарихны без язмадык, ул үзен үзе яза. Бу тарихта Себернең беренче атаманы Ермак Тимофеевич лаеклы урын алды", диде ул. Әйтергә кирәк, Русиядәге унбер казак гаскәренең берсе генә – генерал Привалов җитәкләгән Омски (Себер) гаскәре Ермак исемен йөртә.

Омскида Ермакка һәйкәл ачу

Омскида Ермакка һәйкәл ачу

"Омск" дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры, Омскидагы хәрби-тарихи җәмгыять җитәкчесе Александр Малькевич та Ермакны мактау сүзләрен кызганмады. "Русия дәүләтчелегенә монда, Себердә ничек итеп нигез салынганын халык үз хәтерендә кадерләп саклый. Ермак гаскәрләре тырышлыгы белән Себер бердәм Русия составына керде", диде ул.

Омски шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте Ермакка һәйкәл кую белән килешмичә, шәһәр башлыгы исеменә 150дән артык имза җыеп хат юллаган һәм видеомөрәҗәгать яздырып социаль челтәрләргә урнаштырган иде. Җавап бер айдан соң гына бирелә дип, хат игътибарсыз калдырылса, видео интернетта күренү белән рәсми оешмалар бик тиз "уянды", мохтарият җитәкчелегенә чылтыратулар, чакырып сөйләшүләр һәм басым башланды. 2-3 августта һәйкәл куюга каршы булган кайбер активистларның социаль челтәрләрдәге битләре эшләүдән туктады.

Фәгыйлә Чумарова

Фәгыйлә Чумарова



Видеода мөрәҗәгатьне укыган "Умырзая" фольклор ансамбле җырчысы, шәһәр мохтариятенең "Мәрхәбә" оешмасы җитәкчесе Фагыйлә Чумарованы эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы үзәге бүлек башлыгы Павел Ларичев эш урынына килеп полиция бүлегенә алып китә. Анда Фәгыйлә ханымнан әлеге министрлыкның үзәк башлыгы Булат Хәйруллин сорау ала. Бик кырыс, кискен сораулар бирә. "Тубыл татар оешмалары белән нинди бәйләнештә?", "Язма эшләп интернетка куюны кем оештырган?", "Татар мохтарияте дини оешмалар белән нинди мөнәсәбәттә?" кебек һәм башка сораулар да тезеп китә ул.

Пурехан Сыбыр

Пурехан Сыбыр

"Видео"ны төшереп интернетка куйган Пурехан Сыбырны да полициягә чакырдылар. Ул 28 июльдә Омскида түгел, ә Большеречье районының Олы күл авылында була. Аны район полиция бүлегенә чакырып алалар, фотога төшерәләр, тәртипсезлекләр оештырмаска, дигән кәгазьгә кул куйдыралар.

29 июль көнне Омcкида өлкә Мәдәният министрлыгы һәм Шәһәр хакимияте вәкилләре, Эчке эшләр министрлыгының өлкә бүлеге экстримизмга каршы үзәге, өлкәнең эчке сәясәт баш идарәсе вәкилләре татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашу ике сәгать дәвам итте. Анда видеоязма авторы Пурехан Сыбыр, шәһәр мохтарияте активыннан рәис урынбасары Марат Катыров, Разыя Мәҗитова, Омски татар оешмалары ветераннары Шәйхулла Бариев, Әсхәт Курамшин, Наил Шихов, эшмәкәр Муса Нигъмәтуллин, Татар мәдәният үзәгеннән Камил Сәйфуллин һәм башкалар – барлыгы 19 кеше булды.

Очрашуда катнашкан шәһәр хакимиятенең милли һәм дини оешмалар белән эшләүче бүлеге башлыгы Марина Штергер кереш сүзендә: "Хәзер Ермакка һәйкәл кую мәсәләсе киңкүләм мәгълүмат чараларында куертыла башлады, сез беләсез, бу – Татарстан мәгълүмат чаралары", диде.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Омски өлкәсе эчке эшләр министрлыгының экстримизмга каршы идарә башлыгы Максим Самошестка "нигә андый һәйкәл куясыз?", "халыкның түземлеген сынамыйча бөтенләй куелмаса, яхшырак булмасмы?", "без бернинди канунны да бозмадык, ә сез безнең сорауны игътибарсыз калдырдыгыз", дип белдерделәр.

Себертатарлар өчен Ермак – шул ук Һитлер

Чарада Муса Нигъмәтуллин: "Минем әти-әнием сөйли иде. Сугыш башланганда аларга 4-5 яшь була. Әтиләр сугышка китте, ә без нәрсә булды дип сорыйбыз, Һитлер һөҗүм итте диләр, кем ул Һитлер дип сорагач, Ермак кебек үк дип әйткәннәр, аңлыйсызмы, себертатарлар өчен Ермак – шул ук Һитлер. Хәзер, һәйкәл куелса, дәүләт бөтен бер халыкны үтерүне дөрес дип саный дип аңларгамы? Себер татарларына карата геноцид дип, Һааг, Страссбург мәхкәмәләренә генә биреп эш башларга кала. Сезгә шул кирәкме?... Мине экстремизмда гаепләмәсеннәр өчен әйтим – мин үз илемнең патриоты. 1986 елда Чернобыльдә булдым, чөнки минем илемдә бәла килеп чыкты. Кызым чит илдән кайтты – ул дөньяда урыс теле илчесе. Күптән түгел азчылык халыклар проблемы юклыгын Путин ачыктан-ачык әйтте. Берничек тә аларны кысрыкларга хакыбыз юк дип тә белдерде. Бу президент нотыгы булды, һәм мин бу сәясәт белән килешәм. Ә безнең өлкәдә алып барылган сәясәт белән килешә алмыйм! Омскида 51 ел яшим, соңгы 15 елда элек ишетмәгән сүзләрне ишетергә туры килә - үзеңнең Чуркистаныңа ычкын, диләр", диде.

Омскиның "Хаир-Ихсан" мәчете имамы, "Тәүфыйкълылык" дини оешмасы рәисе Закир Шарыпов калада нигә нәкъ Ермакка һәйкәл куелды дигән сорауга җавап таба алмый.

"Әти-әнием себер татарлары, безнең ил халкы: казакъ, татар, урыс һәм башкалар катлаулы юл үткән. Җәберләүләр, яулап алулар булган. Ходайга шөкер, барысын да җиңеп чыктык, һәм хәзер тыныч кына тормышта яшибез, үтерешмибез. Мин бик күп йөрим, һәм күрәм, безнең шәһәрдә күпкә тынычрак! Хәтта Төмән белән чагыштырганда да. Минем фикерем – Ермакка һәйкәл куярга мөмкин икән, димәк Казанда Явыз Иванга, Кавказда Ермоловка да куярга мөмкин була. Кем ул – Ермак? Урыс бандитымы, татар хыянәтчесеме? Нигә аңа һәйкәл куярга?" диде Шарыпов.

Себертатарларны һәйкәл куюга күндерү өчен махсус оештырылган бу утырышта экстремизмга каршы үзәк вәкиле "һәйкәл монда озак тормаячак, алып музейга урнаштырылачак", дип белдергән иде.

3 августтагы тантанада, Ермакка һәйкәл кую идеясен күтәреп чыккан Русиянең хәрби тарих җәмгыятенең Омски бүлеге җитәкчесе Александр Малькевич Азатлыкка һәйкәлне алып башка җиргә урнаштыру планнары турында ишетмәвен әйтте.

Омскида Ермакка һәйкәл ачу

Омскида Ермакка һәйкәл ачу

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG