Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:37

Себертатарлар Ермакка һәйкәл куюга каршы


Төмән шәһәр думасы депутаты Альбина Селезнева Ермакка һәйкәл кую эшләрен башлап җибәргән. Себертатарлар моңа каршылык белдерә.

Төмәндә янә Ермакка һәйкәл кую мәсьәләсе куера. Аны Төмәннең "Тура" бистәсеннән (халык арасында атамасы "Лесобаза") шәһәр думасы депутаты Альбина Селезнева күтәреп чыккан. Таләпләрен дәлиллерәк итү өчен шул тирәдә яшәүче халыктан имзалар да җыялар.

Селезнева "2016 елның 22 маенда Чимги-Тура астыннан (Төмәннең элекке исеме) Ермак дружинасының Тубылга таба йөзеп китүенә 435 ел тула" дип белдереп, Төмәннең шәһәр төзелеше һәм җир мөнәсәбәтләре департаменты башлыгы Руслан Кухаруктан һәйкәл өчен урын сораган. Төмәндәге татар активистлары белдерүенчә, һәйкәлнең нигезен дә әзерләп куйганнар инде.

Әлеге хәл татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык тудырды. Милли лидерлар Искер шәһәренә яу белән килгән, Себер ханлыгын җимерүдә катнашкан Ермакка һәйкәл Төмән өлкәсенең бер генә җирендә дә булмаска тиеш дип белдерә. Активистлар Ермакка һәйкәл куелса "себертатарларның милли хисләре түбәнсетеләчәк" ди һәм бу идея белән чыкканнарны бар милләтләргә дә "толерант булырга" чакыра.

Төмән шәһәре депутаты, Төмәннең себертатар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин әлеге мәсьәләне өстәл янына утырып, һәр якның да фикерләрен тыңлагач кына уңай хәл итәргә мөмкин дип әйтә. Әлегә бу мәсьәләдә Төмән өлкәсендәге татарларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге дә, өлкә татар конгрессы вәкилләре дә дәшми.

Селезневаның мөрәҗәгате астына имзалар җыела

Селезневаның мөрәҗәгате астына имзалар җыела

Селезнева сүзләренчә, Ермакка һәйкәл куелу Русияне җиңелмәс итәчәк. "Миңа Русиянең һәр ватандашы – безнең кардәшебез, чөнки безнең рухыбыз бер дип әйтимме, без Русияне сакларга, ул җиңелмәс булсын өчен кулыбыздан килгәннең барсын да эшләргә тиешбез", ди. Ул үзенең сугышчан рухтагы казак кызы булуын да искәртеп уза.

Ермакка һәйкәл куярга теләгән урыннар элекке заманнарда халык арасында "Казаклар болыннары" ("Казачьи луга") дип аталган. Янәсе, Селезнева сүзләренчә, анда үз вакытында (1580 еллар, төрле чыганаклар төрлечә күрсәтә - Азатлык) Ермак һәм казаклар туктап торган.

"Барыбыз да тарихны бик яхшы беләбез", дип сөйләгән бу ханым Ермакны "ул теләсә кем булырга мөмкин, үзбәкме, татармы, урысмы – монсы мөһим түгел", дип тә әйтә. Аның фикеренчә, иң әһәмиятлесе – Искергә (Себер ханлыгы башкаласы) яуга чыккан дружина башлыгы булган. Һәм аның походы ярдәме белән Себер Төмәннән алып Камачаткага кадәр Русиягә "кушылган".

Төмәндә Ермак исемендәге фонд булдырылган

Төмәндә Ермак исемендәге фонд булдырылган

Төмән тарихчыларының Селезневага биргән мәгълүматларына күрә, 1700 елларда гына бу урыннар урыс казаклар яшәгәнгә һәм анда печән чапканга "Казачьи луга" дип атала башлаган. Түрә Селезнова, бәлки бу сүз элегрәк тә кулланылгандыр дип, тарихны да шик астына куя.

Селезнева 2011 елда ук Төмәндә Ермак исемен беркетеп кую мәсьәләсен күтәрә башлый, "Тура"дагы бакчага аның исемен бирү тәкъдиме белән чыга, әмма ул вакытта бу бистәдә яшәүче рус милләтеннән булган берәү өлкә хакимиятенә шикаять яза һәм эшләр тукталып тора.

Русиядә "Ермак" фильмы төшерелә башлагач (1986-1996 еллар) Әнәс Гаитов җитәкчелегендәге себертатар активистлары кинода җирле халыкны кимсеткән һәм тарихи дөреслекне бозып күрсәткән урыннар булмаска тиеш дип протест белдергәч, режиссерлар аларның сүзен исәпкә алган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG