Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:43

Тарих дәреслеге татар ханлыкларын яуламый, Русиягә "куша" гына


Тарих дәреслекләре

Тарих дәреслекләре

Русиядә язылачак бердәм тарих дәреслеге концепциясенең өлгесе әзерләнеп бетте. Татарстан тарихчылары әлеге өлгедә ханлыкларга караган тарихның бозылуын белдерә.

Бу концепция нигезендә Русиядәге бөтен мәктәпләр өчен тарих дәреслеге язылачак. Алдан әлеге концепция 1 ноябрь көнне Русия президенты Владимир Путинга тәкъдим ителәчәк дигән хәбәрләр булган иде. Концепцияне әзерләүгә җитәкчелек иткән Русия тарих җәмгыятеннән Азатлыкка 31 октябрь кичендә бу документы рәсми хат итеп Путин хакимиятенә җибәргәннәрен белдерделәр.

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов Путин хакимиятендәгеләрнең концепциядәге үзләренә ошамаган урыннарны үзгәртәчәген, сәяси моментларның ныгытылачагын кире какмый.

Тарих институтының Урта гасырлар тарихы бүлеге башлыгы Илдус Заһидуллин сүзләренчә, концепция – ул вакыйгалар җыелмасы гына, анда башка тарихи моментлар белән бергә төрки-татарга караганнары да тупланган, әмма дәреслектә бу тарих дөрес һәм анык итеп, бөтен тулылыгы белән яктыртылармы – бу ягы сорау тудыра.

Дәреслек концепциясе тикшерелгән вакытта татар җәмәгатьчелеген, тарихчыларны һәм белгечләрне тарихтагы биргәк тә өч мәсьәлә: тарихны яза башлау вакыты, татар-монгол игосы һәм Казан ханлыгының яулануы ничек бирелер икән дигән сораулар борчыды.

Русия тарихы кайчан башлана?

Русия тарихын кайчаннан башлап бирү, славяннар пәйдә булгач кынамы, аңа кадәр булган төрки каганлыклар һәм башка күчмәннәр тарихының төшеп калу-калмавы – Татарстан галимнәре өчен иң җитди мәсьәләләрнең берсе булды.
Концепция: Евразия далаларында бронза һәм иртә тимер чорында күчмәннәр җәмгыяте. Дала һәм аның мәдәниятләр йогынтысы таралуда роле. Халыкларның бөек күчеше. Һуннар һөҗүме. Славяннарның таралуы. Көнчыгыш Европада, Себердә һәм Ерак Көнчыгыштагы илләр һәм халыклар. Төрки каганлык. Хәзәр каганлыгы. Идел буе Болгарстаны. Рус дәүләте оешу.
Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов

Хәкимов: Татарстан галимнәре керткән тәкъдимнәр нигезендә концепциягә ул шулай язылды. Безнең тәкъдимнәрнең күбесе кабул ителде. Беренче вариантта Болгар дәүләте, Хәзәр дәүләте, Төрки каганлык, бүтән ханлыкларны да оныткан иделәр. Әмма дәреслектә алар ничек яктыртылыр, әлегә әйтеп булмый.

Заһидуллин: Концепциягә кертү бер әйбер, әмма күчмәннәр цивилизациясе, борынгы төрки һәм андагы дәүләтчелекләр чоры Русия тарихында ничек чагылыш табар дигән сорау туа. Славяннар килгәнгә кадәр үк әлегеләр бит бик зур мәйданнарны һәм берничә гасырны биләп торган. Концепция – ул детальләштерелмәгән гомум җөмләләр генә.

Татар-монгол золымы (игосы)

Советлар чорында һәм аннан соң булган тарих дәреслекләрендә “татар-монгол золымы” дигән төшенчә бар иде. Советлар берлегендә бу дәреслекләрне укып үскәннәрнең күпчелеге татарларны татар-монголларның дәвамчылары дип уйлады.
Концепция: Алтын Урданың барлыкка килүе. Монгол явыннан соң рус җирләренең язмышы. Руслар тарихының урда чорында православ чиркәүнең роле. Алтын Урданың таркалуы. Казан ханлыгы. Себер ханлыгы. Нугай Урдасы. Кырым ханлыгы. Касыйм ханлыгы. Төньяк Кавказ халыклары.

Хәкимов: Советлар чоры дәреслекләрендә "татар-монгол игосы" дигән төшенчә бар иде. Хәзерге концепциядә күбрәк Алтын Урда яңгырый. “Иго” дигән сүзгә килгәндә әле дә бу концепцияне әзерләүчеләр арасында тарткалашу бара. Бу мәсьәләдә галимнәр Татарстан фикере белән килешә. "Иго" дигән сүз фәнни яктан аңлашылып бетми торган, публицистик төшенчә. Җитмәсә ул французлардан кереп киткән. Без "протекторат" дип тәкъдим иткән идек, алар "буйсыну", "зависимость" дип язды. Кайбер сәясәтчеләр моның белән канәгать түгел. Алар "иго"ны калдыруны таләп итә. "Татаро-монгольское"ның төшеп калуы, барыбер, уңай әйбер. "Иго" тарихи хакыйкатьне фәнни ачу өчен туры килә торган сүз түгел. Мәскәүдә бу мәсьәлә турында киңәшкәндә беркем дә аны төгәл генә аңлата алмады. Бу мәсьәләдә дә без галимнәр белән уртак тел таптык, әмма сәясәтчеләр гел каршы килеп тора.
Илдус Заһидуллин

Илдус Заһидуллин

Заһидуллин: Концепциянең беренче вариантында “иго” дигән сүз бөтенләй юк иде. Хәзер инде соңгы вариантта “Система зависимости русских земель от ордынских ханов (т.н. "ордынское иго") дип язганнар һәм "иго" дигән сүзне керткәннәр. Дөрес, Рус кенәзлекләренең бер өлеше Алтын Урда составына кергән һәм рус кенәзләре ханнан ярлык алып идарә иткән.

Алтын Урда чорында Русия империясендәге кебек полякларны яки яһүдләрне кыерсыту, Советлар берлегендәге кебек аерым халыкларны депортацияләү сыман каралар тормышка ашырылмаган. Салым җыю сәясәте утрак тормышлы төбәкләргә салынган салым системасы нигезендә тормышка ашырылган.

Концепциягә “Ордынское иго” сүзенең керүе Мәскәү дәүләтенең ул заманда артта калганлыгын аклар өчен нигез булып тора, Русия империясендәге һәм Советлар Берлеге чорындагы идеологияләрнең бүген дә дәвам итүен дәлилли.

Казанны басып алумы, әллә кушумы?
Концепция: Кырым һәм Казан ханлыклары белән мөнәсәбәтләр. Казан һәм Әстерхан ханлыкларын кушу. Урта һәм Түбән Идел буен Русия дәүләтенә кушуның әһәмияте. Кырым ханлыгы белән сугышлар. Ермак Тимофеевичның Себер ханлыгына походы. Көнбатыш Себерне Русиягә куша башлау.

Хәкимов: Без Тарих институты исеменнән ике мәртәбә үзебезнең тәкъдимнәрне җибәрдек. Икенче тәкъдимдә Казан һәм Әстерхан ханлыкларын "кушу" ("присоеденине") түгел, ә "яулап алу" ("звоевание") дип язган идек. Алар һәм шулай ук Кырым ханлыгы да басып алынды бит. Бу төшенчәне алмаштыруны сорадык.

Тагын шул ягын да әйтеп узасым килә. Безнең тәкъдимнәр арасында татар-урыс арасын гел әшәке итеп кенә күрсәтергә кирәкми диелгән иде. Анда сугыштан башка сәүдә дә иткәннәр, аралашу да булган. Тарихны күрсәткәндә сугыш кына булырга тиеш түгел. Бары тик шунда гына дөреслек языла.

Заһидуллин: “Казан һәм Әстерхан ханлыкларын кушу" дигән юллар һичкенә дә дөреслеккә туры килми. Ике ханлык та Мәскәү дәүләре тарафыннан яулап алынган. Казан алынгач, биш ел чамасы бәйсезлекне кире кайтару өчен җирле халыкларның Ватан сугышы булган (“Казанская война”).

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG