Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:24

Себер төбәге тарихында берьяклы караш хөкем сөрә, ди язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова. Яңа чыккан "Күчем хан" китабында ул урыс тарихчылары җибәргән тупас хаталарны төзәтергә тырыша.


Себер ханлыгының җимерелүе атаман Ермак исеме белән дә бәйле. Себердә бик күп кан койган Ермак 1585 елның 6 августында шушында үлемен таба.

Тарихчыларга атаман Ермакның фамилиясе билгеле түгел. Соңгы елларда бу кешенең нәсел-тамыры татарларга барып тоташа, дигән фикерләр дә әйтелә башлады. Ләкин бу фикерне раслаучы булмады әле.

Шунысы мәгълүм: Ермак Себер ханы Күчем белән шактый сугыш алып бара. Болар хакында урыс тарихчылары инде күп язды. Татар язучысы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың шушы көннәрдә генә Казанда “Күчем хан” дигән яңа китабы басылып чыкты.

Бу әсәрдә Себер ханлыгының басып алыну тарихы, атаман Ермак, Күчем хан кебек шәхесләр турында бәян ителә. Китапта Ермакның 6 август төнендә үтерелүе дә әйтелә. Атаманның, ягъни Ермакның себер татарларына салган зыянын тарихчы, язучы Бәйрәмова ничек бәяли?

“Ермакның җирле халыкларга китергән зыяны бик зур. Ул – чын мәгънәсендә башкисәр. Себер халкы аны шулай искә ала. Әмма урыслар аны милли каһарман итеп күрсәтә, зурлый, аңа һәйкәлләр куялар, китаплар язалар.

Себергә кадәр дә ул 1582 елда Иделдә фарсы илчесен үтерә. Явыз Иван, “Ермакны кайда очратасыз, шунда асып куегыз”, дигән әмер дә биргән булган.

Ермакның, нугай татарларының Сарайчык шәһәренә бәреп кереп, 1580 елларда зиратлардагы каберлекләрне, алтын-көмеш эзләп, актарып йөрүе дә билгеле. Күп татар шәһәрләрен кылычтан үткәргән бер явыз адәм булган ул.

Себер татарлары арасында үз тарихларын язучы юк. Бу тарихны җиңүчеләр буларак урыслар яза. Алар Күчем ханны шакал, канэчкеч, түбән дәрәҗәле татар итеп сурәтли. Моңа хәтерем калды. Себер татары, Күчем хан үз җирендә көрәшкән, беркемне басып алмаган бит. Ә Ермак татарны юкка чыгару нияте белән килгән.

Тарихны ныклап өйрәнгәч, Күчем хан турында язарга алындым. Максатым тарихи ялгышларны төзәтү, хакыйкатьне күрсәтү иде. Әсәрне язу җиңел булмады. Себер ягында халык белән очраштым, урыс елъязмаларын өйрәндем. Булган ялганны какшату өчен дәлилләр кирәк иде.

Беренче ялган – Себерне Ермак яулап алган дигәннәре. Себерне Ермак үлеменнән соң да Русиянең регуляр армиясе 20 ел буе сугышып яулый. Икенче ялгыш караш – имеш бу сугыш Ермак белән Күчем арасында булган. Бу сугыш Русия һәм Себер ханлыгы, ике милләт арасында бара. Әсәремдә шушы күренешләрне алга чыгардым”, диде язучы Ф. Бәйрәмова.

Фәүзия Бәйрәмованың “Күчем хан” дигән китабын урыс теленә тәрҗемә итүдә дә беркадәр хәрәкәт башланган. Монысы тарихны урыс телендә укучылар өчен мөһим булыр иде, дип саный Фәүзия ханым.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG