Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:05

Төмән өлкәсендәге себертатар оешмалары вәкилләре Ермакка һәйкәл куюга каршы.

Төмән өлкә думасында "Төмән җирен үзләштерү тарихында шәхесләр һәм архитектура" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүен татар җәмәгатьчелеген һәм галимнәрен чакырмыйча яшертен генә үткәрү себертатарлар арасында зур ризасызлык тудырды. Әлеге сөйләшүдә рус дәүләтен киңәйтү өчен Себер җирен басып алучы казак атаманы Ермакка һәйкәл кую мәсьәләсе янә күтәрелде.

Түгәрәк өстәлгә урыс оешмалары вәкилләре, депутатлар, сәясәтчеләр һәм тарихчылар чакырылган иде. Чыгыш ясаучылар арасында: "Без балаларга кече яшьтән үк үз иленең тарихын, нинди булуына карамастан, яратырга кирәклеген төшендереп үстерергә тиешбез. Ермак – лаеклы кеше. Безгә оялыр урын юк. Тарихның кара да, ак та битләре булган кебек, җиребезнең үсешендә зур өлеш керткән кешеләр онытылырга тиеш түгел. Булачак һәйкәлнең үзәгендә Ермак басып торсын", дип белдерүчеләр дә булды. Җыелуда Ермакны Төмәнгә нигез салучы буларак мәңгеләштерү кирәклеген расларга тырыштылар.

Ришат Җиһаншин

Ришат Җиһаншин

Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Ришат Җиһаншин бу түгәрәк өстәлгә карата катгый рәвештә: "Ермакка һәйкәл булмаячак", диде.

Себертатар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Марат Корманов һәйкәл кую башланса милләтара ызгышка китерәчәк дигән фикердә.

Марат Курманов

Марат Курманов

"Ермакка һәйкәл кую идеясен янә күтәреп чыгучылар безнең уяулыкны сыный сыман, кайчан да булса дәшми калырлар, каршы килүче булмас һәм шул вакытта һәйкәл куярбыз дигән кебек. Аллага шөкер, бернигә карамый үз сүзен әйтә торган җәмәгатьчелек бар. Төмәндә Ермак һәйкәлен кую милләтара ызгыш кузгатудан башка бернинди яхшылык алып килмәячәк, себертатарларның бу вакыйгаларга карата генетик хәтере бик көчле", дип сөйләде Каюмов. Аның сүзләренчә, мохтарият утырышында бу мәсьәлә тикшереләчәк.

Ринат Насыйров

Ринат Насыйров

Төмән өлкәсе татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров депутатлар да катнашкан бу чараны сайлау алдыннан үзләрен күрсәтәсе килү дип бәяли.

"Дөресен әйткәндә, Сталинга да, Ленинга да һәйкәлләр куелган, бәлки алар халыкны күбрәк тә кимсеткәндер. Бер яктан, мөселман буларак, йөзле һәйкәлне кемгә дә булса куюга риза булуыбызны күрсәтә алмыйбыз. Алдагы елларда мондый һәйкәлләр булмаячак. Монда татар җире, татар ханлыгы булган, андый вак мәсьәләләргә вакытны исраф итмәскә кирәк", ди Насыйров. Ул Cебердә яшәүче татарларга үзләренә кадерле шәхесләргә һәйкәл кую идеясе белән чыгарга кирәк дигән фикердә.

Ермак – җирле себертатарлар өчен иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Үткән ел гына өлкә думасы депутаты Альбина Селезнева һәйкәлне шәһәрнең Лесобаза бистәсендә урнаштырырга тәкъдим иткән иде. Себертатарлар медиада кискен фикерләрен белдергәч, Төмән шәһәре себертатар оешмасы һәйкәлгә каршы булуын хакимиятләргә җиткергәч эшләр тукталып торган иде.

Видео: Себертатарлар Ермакка һәйкәл кую турында

Галим Фоат Вәлеевның "Себер татарлары" китабында язылганча, себер ханлыгында 1555 елда ясак түләргә тиешле кешеләр саны 40 мең тирәсе була, ә профессор Николай Томилов белән икесе чыгарган "Көнбатыш Себер татарлары: тарих һәм мәдәният" китабында XVI гасыр ахырына рус дәүләте басып алулары нәтиҗәсендә ул 40 мең кешенең 80 проценты юкка чыгарылуы, яисә үз җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр ителүе әйтелә.

Сургут шәһәрендә дә атаман Ермакка һәйкәл куярга телиләр. Бу хакта omsk-news.net сәхифәсе яза. Проект белән Омски өлкәсе губернаторы Виктор Назаровны да таныштырганнар. Ул хуплаган.

Фотогалерея: Русия шәһәрләрендә Ермак һәйкәлләре

Гомумән Русияне һәйкәл кую дулкыны чолгап алган дияргә дә була. Казанда Әби-патшага һәйкәл кую шаукымы әле дә дәвам итә. Дөнья татар яшьләр берлеге башкала хакимиятенә халык фикере өйрәнелергә, киң җәмәгатьчелек тыңлаулары үтәргә тиеш дип белдерсә дә, Әби-патша һәйкәленә шыпырт кына яңа урын эзлиләр. Казанның баш архитекторы һәйкәлгә карата каршы фикерләр күтәрелгәч, һәйкәлнең Иске татар бистәсендә куелмаячагын, йә бистәгә каршы Кабан күле ярына, йә башка урынга урнаштыралачагын белдерде.

Татар милли активистлары арасында Русия җитәкчелегеннән эре шәһәрләргә Русия империясен торгызган, дәүләт биләмәләрен киңәйткән патшаларга, шәхесләргә һәйкәлләр куярга дигән күрсәтмә төшкән, әнә шул сәбәпле Казан җитәкчелеге татарларга патшалар арасында "иң миһербанлы" Әби-патшаны сайлап алган дип белдерүчеләр дә бар. Галимнәр фикеренчә, Әби-патшаның татарларга ташламаларга баруы үз сәясәтен яхшырак үткәрү өчен кирәк булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG