Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте: Әби-патша һәйкәле Иске татар бистәсенә куелмаячак


Әби-патша рәсеме. Авторы Федор Рокотов. 1770 елда ясалган
Әби-патша рәсеме. Авторы Федор Рокотов. 1770 елда ясалган

Казан хакимияте шау-шулардан соң Әби-патшага "Тергезү" дип аталган һәйкәлне Иске татар бистәсенә куймаячак.

Казан хакимияте Әби-патшага "Тергезү" дип аталган һәйкәлне Иске татар бистәсенә куймаячак. Бу хакта шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева белдерә. Аның сүзләренчә, һәйкәл Иске татар бистәсенең каршы ягына куелырга, әгәр яңа урын тәкъдим ителсә комиссия башка урынны да карарга мөмкин.

Әби-патшага һәйкәл кую татар җәмәгатьчелегендә зур шау-шу тудырды. Прокофьева кайнар бәхәскә аптырамаска чакыра. "Безнең үсешебезгә уңай йогынты ясаган тарихи шәхескә теләсә нинди һәйкәл әйбәт булачак", ди ул.

Бөтендөнья татар яшләре форумы 5 майда "Әби-патша самодержавия һәм изү, хокуксызлык чоры – крепостное правоның чәчәк атуының чагылышы булып тора" дип белдереп җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп нәтиҗәләр ясаганга кадәр бәйгене туктатып торырга чакырып хат язган иде.

Форум хатында "нинди генә очракка багышлап куелмасын, һәйкәл ул җәмгыятьнең, шәһәр халкының абсолют күпчелеге хуплавыннан соң гына куелырга тиеш. Моннан тыш, ул шәһәр мохитына яраклашкан булырга, тарихи контекстка һәм шәһәрнең гомуми рухына туры килергә тиеш. Екатерианага һәйкәл бу шартларга туры килми", диелде һәм бу мәсьәләдә белгечләр фикерен дә өйрәнү кирәклеге әйтелде.

Бәйге башлангач җәмәгатьчелектә генә түгел, ә галимнәр арасында да Татарстанда патшаларга һәйкәл кую белән мавыкмаска дип белдерүчеләр булды. Тарих институтының яңа тарих бүлеге башлыгы, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин Азатлыкка Әби-патшаның татар-мөселманнарны үз максатында куллану өчен генә аларга ташламалар ясарга мәҗбүр булуы турында сөйләгән иде.

Һәйкәлгә бәйге 2016 елның 14 апрелендә игълан ителде, йомгак 1 июльдә төгәлләнәчәк.

XS
SM
MD
LG