Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гаяз Исхакый патша, большевиклар заманы, бүгенге Русия кысаларына да сыймый"


Чистай районы Яуширмә авылы музеендагы Г.Исхакый фотосурәтләре

23 февраль – татар әдәбияты классигы, публицист, милли идеолог Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тула. Азатлык аның иҗатын, гомер юлын өйрәнүгә гомерен багышлаган галимә Лена Гайнанова белән сөйләште. Аның фикеренчә, бүген Исхакыйның исеме уңайсызга әйләнеп бара.

Гаяз Исхакыйның туган ягы Чистай районы Яуширмә авылында аны искә алу чаралары узды, мәктәп укучылары белән бергә аның музее янында урнашкан бюстына чәчәкләр кую тантанасы булды. Музей хезмәткәрләре зур чаралар март башында булачак ди, ул вакытка Казаннан бер төркем татар язучыларының килүен көтәләр. Казанда әлегә Исхакыйның юбилее белән бәйле мәдәни чаралар күренми. Язучының тормыш юлын, иҗатын, эшчәнлеген җентекләп өйрәнгән галимә Лена Гайнанова бүгенге Русиядәге сәяси вазгыятьтә Гаяз Исхакый уңайсыз фигурага әйләнергә мөмкин, аның эшчәнлеген халыкка аңлату сүрелә бара дигән фикердә. Азатлык галимә белән бу хакта әңгәмә корды.

– Лена ханым, матбугатта Гаяз Исхакыйның халыкка янәдән кайтуында Ибраһим Нуруллинның тырышлыгы зур булды дип укырга мөмкин. Әмирхан Еники исеме дә искә алына. 70 ел дәвамында исеме дә телгә алынмаган әдипнең кайту тарихы сезнең хәтердә ничегрәк саклана?

– 1969 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтында Галимҗан Ибраһимовның күп томлыкларын чыгару планлаштырылды, мин – яшь галимә, телгә караган томын әзерләргә тиеш идем. XX гасыр башында чыккан матбугатта аның әсәрләре, аңа бәйле язмаларны барладым. Кызыксынып эшли башладым, басмаларны актарам, укыйм һәм, ни гаҗәп, нинди генә татар газетасын ачмыйм, һәр санда диярлек Гаяз Исхакый турында йә кыска мәгълүмат, йә саллы материаллар пәйда була. Исхакый дигән кешенең һәр адымы, һәр сүзе татар матбугат битләрендә яктыртылып бара. Исхакый кулга алынды, Исхакый төрмәдән качкан, Исхакыйның яңа әсәре басылып чыкты дигән хәбәрләр, йә аның публицистик, әдәби әсәрләреннән өзекләр басыла. Кызыксыну биләп алды, Исхакый исеме телгә алынган һәрбер язманы кулдан күчерә башладым. Китапларын, әсәрләрен укыйсы килә башлады, ләкин кайдан табарга?

Казанның Тинчурин урамы янындагы бакчада ял көннәрендә “кара” базар оештырыла, “самиздат”лар, дефицит китаплар итәк астыннан гына сатыла. Сирәк китапларны да шуннан гына алып була. Исхакый китапларын саклаучыларны очратып булмасмы дигән өмет белән киттем базарга. Карап торам: кешеләр килә дә сатучы янына шыпырт кына авторларын әйтә дә китә. Аңлашылды. Мин дә кыюланып килдем дә “Гаяз Исхакый” дип пышылдадым. Читкә киттем, әмма артымнан бер генә кеше дә килмәде. Шулай да базардан китмәдем. Аннары бер егет яныма килеп: “Апа, Сездә Исхакыйның нәрсәсе бар?” диде. Яшь килеш Исхакыйны каян белә дип үзенә чат ябыштым, кесәсенә өчлек салдым, Исхакый китабы кайда булырга мөмкин икәнен әйтергә үтендем. Ул биргән адрес белән шунда юнәлдем. Ул көнне уңышка ирешә алмадым, шулай да апа берничә көннән соң килергә кушты. Килдем, өйдә хуҗабикәдән кала тагын ике кеше бар, алар миннән җентекле итеп сорау алды. Ышанычлы кеше дигән карар чыгардылар бугай, ахыр чиктә минем кулыма Исхакыйның тышсыз китабын тоттырдылар. Ул “Зөләйха” әсәре иде.

Лена Гайнанова
Лена Гайнанова

​Гаяз Исхакыйның әсәрләрен туплый башладым. Китапларның күбесе гарәп яки латин имласында язылган иде. Аны кирилл хәрефләренә күчереп бастырдым. Китапханәләрдә Исхакый әсәрләре картотекаларда юк, Мәскәүнең “ленинка” китапханәсенең картотекасында бар, әмма китаплар яшерен фондларда.

Галимнәр Гаяз Исхакыйдан башка татар әдәбияты бозылып күрсәтелде дигән фикерләрне ешрак яңгырата башлады. Ибраһим Нуруллин, Әмирхан Еникилар Исхакыйны яклап матбугатта чыгышлар ясады, әмма Камил Фәсиев, Гомәр Билалов кебек язучылар әдипне кара буяулар белән каралтуларын дәвам итте. “Исхакый. Он же Шольц” дигән язма әле дә хәтердә, Уфа галимнәре иленә хыянәт итүчене аклап булмый дип яздылар.

1989 елда безнең институтта “Мирас” комиссиясе төзелде. Галимнәр Исхакыйның әсәрләре бармы икән, күпме икән, кайдан эзләргә дип баш ватканда мин аның инкыйлабка кадәр язылган барлык әсәрләрен дүрт томда өстәлгә салдым. Әбүнә кенәгәсе ачып теләгән кешеләргә укырга бирә башладым.

1991 елда җыелган материалдан сайлап алып “Зиндан” җыентыгын төзеп чыгардым. “Мирас” журналының һәр санында Исхакыйның “Зиндан”га кермәгән әсәрләрен бирә башладым, 15 томлык проектын да төзедем.

– Гаяз Исхакыйның 15 томлыгы басылып чыкты. Шуның белән әдипнең иҗаты тупланып бетте дип санарга мөмкинме?

Исхакыйның мирасы никадәр зур икәнен күз алдына да китерә алмыйбыз

– Һич тә юк! Бу мөмкин дә түгел. Без Исхакыйның мирасы никадәр зур икәнен күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул мирас 30-35 томлык булырга мөмкин. Ул мөһаҗирлектә 35 ел яши, 11 ел дәвамында Варшауда яшәп Берлинда “Милли юл” журналын чыгара. Ул журнал чын “боевик”!

1931 елда ул Якын Көнчыгышта өч ай сәфәрдә була. Ерак Көнчыгышта өч ел яши. Кытай, Япония, Корея, Манчжуриядә яшәүче милләттәшләрне бер үзәккә туплый. 1935 елда “Милли байрак” журналын нигезли. Чит илләрдә төрле матбугатта чыгышлар ясый, төрле шәхесләр белән очраша, интервьюлар бирә. Исхакыйның мәкаләләре гарәп, фарсы, алман, инглиз, фин, поляк, кытай, япон һәм башка телләрдә нәшер ителгән. Бу аның мирасын кайчан һәм ничек җыярбыз икән?

Алты еллык татар мәктәпләре ачыла, дин дә укытыла. Япония хөкүмәте мәктәп ачарга каршы булмый. Мәктәп уставы нигезендә балалар алты сыйныфны тәмамламыйча чит мәктәпләрдә укырга тиеш түгел. Татарлар чит илдә яшәсәләр дә, шул кагыйдәдән чыкмый.

1952 елда Гаяз Исхакый “Америка авазы” радиосына 15 октябрьгә туры китереп пластинкага яздырып чыгыш җибәргән. Бу хакта кызы Сәгадәткә язган хатында белдерә. Ул чыгыш 15 октябрь радио аша яңгырый. Менә аның тавышы яздырылган шушы язмаларны да табасы, халыкка чыгарасы иде.

Милли китапханәдә Гаяз Исхакый китаплары
Милли китапханәдә Гаяз Исхакый китаплары

– Лена ханым, Гаяз Исхакый озын гомер кичерә. Аның биографиясе төрле вакыйгаларга бай. Шулай да аның язучы гына түгел, милләт өчен көрәшче булып формалашуына нәрсә этәргеч бирә?

– Безнең кайсы гына бөек классикны алма, ул мулла, имам нәселеннән. Шиһабетдин Мәрҗани дә, Риза Фәхретдин дә, Габдулла Тукай да, Фатих Әмирхан да, Гаяз Исхакый да шул. Мулла баласы мулла кызына өйләнгән, нәселләрнең затлылыгын саклаганнар. Исхакый 11 балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Аның әтисе – авыл имамы, ифрат дәрәҗәдәге белемле, ихтирам казанган шәхес. Исхакыйның атасы гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән. Бик көчле, хөр фикерле булган. Язучы истәлекләрендә "минем артымнан авылга жандармлар килгәндә әти йодрыклары белән аларга каршы бара, әтине көчкә тынычландырдым дип яза.

Язучының балачак тормышы җитеш була. Кечкенәдән дә үк белемгә омтылучан булып үсә, Чистай мәдрәсәсендә үк төрекчә китапларын укый. Казанга китә. Ә анда яңа тормыш, татар, рус зыялылары. Бу 1900нчы еллар башы. Сәгыйть Рәмиев белән “Таң йолдызы” газетасын чыгара башлый, әмма полицайлар, шпиклар күзәтүенә эләгә. Ышанычсыз, патшага каршы эшләүче анархист, аңардан теләсә нәрсә көтәргә була дип сурәтлиләр аны. Казанда 11 ай чамасы ул жандармлардан качып йөреп газетасын чыгарудан туктамый. Казанның жандармерия башлыгы Калининның төп дошманына әйләнә дисәң дә була. Думага сайлаулар алдыннан аны Чистайга алып китәләр, патша турында начар фикерләр әйтер, сайлаулар узганчы сәяси тоткын булып төрмәдә утырсын, диләр. “Зиндан” әсәрен шунда яза. Казанга кайтса да күзәтүләр туктамый. Калинин кайда яшәгәнен белегез дигән әмер бирә, ул сәүдәгәр Апанаевларның “доходный” йортында яшәгән булып чыга. Аны ахыр чиктә күзәтеп кулга алалар.

Менә кызык факт: 1907 елның 10 октябрендә Тукай Казанга килә, ә Гаяз Исхакый инде кулга алынган һәм 26 октябрендә сөргенгә Архангельски губернасының Пенега төбәгенә җибәрелә. 1908 елда сөргеннән кача, Петербурга килә, анда дуслары сыендыра. Язуын туктатмый, кулъязмаларын Казанга җибәрә, бастыралар. Йә, төрмәдән качып йөргән кешенең әсәре басылсын әле! Калинин ярсулы, ул Исхакыйның фотосын Петербурга җибәрә. Нинди фото икән ул, яшереп төшерелгәнеме, башкасымы – менә шуны беләсе иде. Оригиналь фотосурәт булырга мөмкин.

Петербурда Исхакыйның “Зөләйха” драмасының укулары оештырыла, бу яшерен фатирларда уза, татар яшьләре килә. Анда шәфкать туташларына укыган студент татар кызлары да була. Аларны озаталар, ләкин тарантаска утырып кузгалулары гына була Гаяз Исхакый соңгы мизгелдә туктатып, дөнья хәлен белеп булмый, дип Гөлсем Камаловага кулъязмаларын тапшыра. Иртәгәсе көнне ашап-эчеп чыкканнан соң Невская буйлап барган Исхакыйны Петербур шпиклары тотып ала. Аны тагын да ераграк булган, салкын Мезин шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Ай ярым этап белән атта баралар, салкын, үзе ач, бетләп беттек дип яза. Әмма күңел көрлеген югалтмаска тырыша. Шамил Мөхәммәдъяровка хатында:“ Бетләүне сорама да, Европа модасы белән тегелгән пальтоның ерыгы җылы ярата торган урынга туры килеп газаплады гына бит!” дип шаярып язган.

Төрмәргә ябыла, сөргеннәрдә була, әмма сынмый, үз идеяләренә тугры кала

Мезинда ул бары бер әсәр - “Бер тоткарның саташуы” дигән әсәрен яза. Романовлар нәселенең 300 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләгә. Бу – 1913 ел.

Сөргеннән кайткан юлында ул Тукайның вафаты турында ишетә. Кайтып өлгерми, кайгынамә телеграммасын суга. Тукай аны татарның юлбашчысы итеп күргән, ә Исхакый Тукайны милләтнең киләчәге итеп югары бәяләгән. Аңа Казанда да, Уфада да яшәргә рөхсәт ителми, ул кача-поса Яуширмәгә кайта да, кире Петербурга китеп “Ил” газетасын оештыра. Ягъни ул сынмаган, үз идеяләренә тугры калган, эшләгән дә эшләгән.

– Исхакыйның тормышына карасаң, ул һәрвакыт юлда, качуда, ул һәрвакыт эзәрлекләнә. Мондый тормышка Исхакый үзе, бәлки, күнеккән булгандыр, әмма аның бит туганнары, якыннары бар. Алар моны ничек кабул итә?

– Исхакыйның тормышында өч зур фаҗига була. Берсе – аның Идел-Урал республикасы идеясенең тормышка ашмавы, ватаннан чыгып китәргә мәҗбүр булуы, ә моңа Октябрь инкыйлабы сәбәпче була. Икенче шәхси фаҗигасе – Икенче дөнья сугышы, өченчесе – гомере буена туганнары, якыннары тормышынан бихәбәр булып зар-интизар яшәве.

Патша заманында Исхакый туганнарына бер авыр булса, большевиклар хакимияткә килгәч, тагын да хәлләре катлаулана. Аның әтисе 1919 елда 80 яшендә вафат була. Әнисе исә 1923 елда үлә. Исхакый 1922 елда кызы Сәгадәтне Төркиягә чакырта, бик авырлык белән, кача-поса китә ул, әмма Исхакыйның әнисе оныгының әтисе белән очрашканын белеп үлә. Сәгадәт китмәгән булса, үтерелгән булыр иде, мөгаен.

НКВДга чакырулардан туеп Исхакый энесе Әхмәт Хәсән асылынып үлә

Мәхмүт Таһир (Tөркиядәге Исхакый фонды кешесе ред.) Исхакыйның кызы Сәгадәт апаның әдипнең үзеннән 18 яшькә кече булган энесенең - Әхмәт Хәсәннең язмышын бик беләсе килә иде дип язды. Әхмәт Хәсән төрле урыннарда эшли, әмма Исхакыйның энесе дигән мөһер аңа гомерлеккә сугылган була. Исхакый аңа да, башка туганнарына да күп хатлар яза. Мәсәлән, ул татар язучыларының фотоларын сорап язган. Ягъни хатына караганда, берникадәр энесе белән аралашу булган. Әмма хатларның күпчелеге органнар кулына барып ирешә. Әхмәт Хәсән гел күзәтү астында була, түзә алмыйча ул Казаннан Уфага китә, аннары Каракалпакъстанга барып урнаша. Эзләп тапмаслар дип уйлагандыр. Шунда укытучылык итә, аннары гаиләсен - хатыны белән ике улын үз янына чакыртып ала. Туганнары килгән көнне Әхмәт Хәсәнне кулга алалар. 1937-39нчы елларны ул ГУЛАГта уздыра. Аннан кайткач НКВДга чакырулардан туеп Әхмәт Хәсән асылынып үлә. Аңа 44 яшь кенә була. Ике улы да сугышка китә. Илгизәр абый (Әхмәт Хәсәннең улы - ред.) сугыш утында һәлак була, аңа Совет берлеге герое исемен бирергә тиеш булалар, әмма бирелми кала. Сәбәбе – Исхакый туганы. Илтөзәр абый (Әхмәт Хәсәннең улы - ред.) сугыштан кайта, фронт газеталарында аның турында язалар.

1937 елда Исхакыйның сеңлесе Гайнимәрзия кулга алына. 14 ай буена Чистай төрмәсендә утыра. Гаяз Исхакыйдан килгән хатларны таптырып, таш идәнгә салкын су сибеп яланаяк тоталар. Могҗиза белән котыла ул. Беренче иреннән улы Габделхак Калининга хат яза, әнинең гаебе юк дип, чыгаруларын үтенә. Ни гаҗәп, Калинин моңа ризалаша. Гайнимәрзиянең чыгуы була, алар барысы да кубарылып Урта Азиягә чыгып китә. Исхакыйларның йортларын тартып алалар. Исхакый боларның берсен дә белми. Гайнимәрзиянең кызы Сөембикә апа әле дә исән, ул Ташкентта яши, 99 яшен тутырды инде. Элегрәк Яуширмәгә кайтып йөри иде.

– Сез – туганнары белән аралашкан кеше. Исхакый аркасында иза чиккән туганнарының аңа карата үпкә, аны гаепләү хисе барлыгы сизелә идеме?

– Мондый хисләрнең һич әсәре дә юк, сизелмәде. Әлбәттә, аларга авырлык төшә. Ышанычсыз нәселгә әверелә, әмма ничә кеше белән сөйләштем, берсеннән дә Гаяз Исхакыйны каргау, аңа үпкәләү, гаепләү сүзләрен ишетмәдем. Аны якын итеп сөйлиләр.

Ә бер уйласаң, коточкыч хәлләр бар, үпкәләргә дә мөмкин. Һади Атласи белән Исхакыйның ике туганы – Касыйм Исхакый да атып үтерелә. Аның балалары ахыр чиктә исем-фамилияләрен алмаштыра, шул рәвешле читкә чыгып китмичә исән дә калалар. Кешеләр балалар авызларына йозак элә, Исхакый турында сүз чыкса, ләм-мим булырга өйрәткәннәр.​

Әдип большевикларның хакимияте озакка сузылса да ахыры булачагына ышына

1953 елда Мюнхенда АКШ инициативасы белән рус булмаган мөһаҗирләрнең конгрессы оештырыла. Гаяз Исхакыйны да татарлар Төркиядән барып ала. Бу – салкын сугыш вакыты, АКШ мөһаҗирлектә булган оешмаларга матди ярдәм итә. Рус сәяси мөһаҗирләр оешмасына акча күп бирелә, ә татарлар читтә кала икән. Исхакый килгәч, америкалылар ярдәмне арттырырга вәгъдә итәләр дигән истәлек бар. Менә шул Мюнхенга китәр алдыннан әллә исән кайтам, әллә юк дип Гаяз Исхакый васыятен язып калдыра. Әгәр туганнарым исән булса, аларга әдәби мирасым калыр дип уйлый ул. Ул большевикларның хакимияте озакка сузылса да ахыры булачагына ышына. Дөньялар барыбер үзгәрәчәк дип яза. Иҗатым басылып чыгар, акча китерер дип ышына ул. Әхмәт Хәсәнне дә искә ала, һәрберсен исеме белән искә ала, атый, кемгә нинди шәхси әйберен әманәт иткәненә кадәр яза. Әмма аңлашыла: ул туганнары турында бихәбәр. Ул хатта кечкенә Надир Дәүләтне дә (киләчәктә тарихчы галим - ред.) искә алып, аны зиһенле бала, аңа акча тотарга, укытырга кирәк дип әйтә. Кызы Сәгадәттән аны уллыкка алуын үтенгән, әйбәт тәрбия бирелсә, ачылырга тора дип тасвирлый ул аны. Әмма Сәгадәт апа ничек җавап биргәне билгеле түгел – хатлары сакланмаган.

– Лена ханым, Исхакыйның фаҗигаләрен әйттегез, ә бәхетле буламы ул? Милли идеясе чәлпәрәмә килә, шәхси тормышы китек була, татар, татар милләте, дәүләте дип гомерен фида кыла, әмма аның исеме дә телгә алынмаслык дәрәҗәгә җитә, ватанында ул – дошман. Тормышының бер зур өлешен ул Төркиядә уздыра, әмма авыр хәлдә яши. Йосыф Акчура, Садри Максуди шунда, алар бер-берсенә ярдәм иткәнме? Исхакыйга кушылып милләт, бәйсез дәүләт дип төрле проектларны тормышка ашырулары билгеле түгел.

– Минемчә, Гаяз Искыйның иң бәхетле еллары – Варшауда торып, кызы, кияве ярдәме белән Берлинда “Милли юл” журналын чыгару чоры. 11 ел дәвамында 136 сан чыга. Гомере мөһаҗирлектә уза. Аның бәхетле булуы фотоларда да күренә. Ул – тулы йөзле, канәгать, елмайган. 1939 елда Һитлер Польшага сугыш ача. Исхакый илдән качарга мәҗбүр була. Соңгы 15 елын Истанбулда яши. Үләренә ике ай калгач кына кызы Сәгадәт янына күчә. Икенче дөнья сугышын фаҗига буларак авыр кичерә.

Ул ялгыз үлемнән курыккан, вафатым турында белми калырлар дип борчыла. Төркиягә килгәч, өйләнергә кирәк булган дип яза ул кызына. Ялгызлыкта бик авыр яши ул.

Сугыш вакытында татар әсирләре ярдәм сорап кемгә хат яза? Әлбәттә, Исхакыйга! Алар бит аны укып үскән, безгә Төркиягә килергә ярдәм итегез дип хат юллыйлар. Исхакый авыру килеш әле хөкүмәт, әле депутатлар ишеген шакый. Татар әсирләренең исемлеген төзи, кайтарту документлары белән йөргәндә аларга ризыклар юнәтеп бер-ике тапкыр посылка да сала. Тагын җибәрә алмыйм дип борчыла. Аңлашыла да, чөнки үзе дә ачлы-туклы яши. Ерак Көнчыгыштан да ватандашлык алырга ярдәм сорап Гаяз Исхакыйга мөрәҗәгать итәләр. Барысына да игътибарлы булырга тырыша. Дошманнарына кырыс, үз сүзен ярып әйтә торган, тәвәккәл, кыю булса да, Гаяз Исхакыйның күңеле үтә дә нечкә була.

Максуди да, Акчура да – рационалистлар,ә Исхакый - идеалист

Акчура, Максудилар белән элемтәдә булалар. Максуди да, Акчура да – рационалистлар, вазгыятьнең нинди булганын аңлыйлар. Максуди Ататөрекнең мәдәният киңәшчесе, депутат, Акчура төрек телендә “Төрек йорты” журналын чыгара. Гаиләләре белән үз йортларында яшиләр. Ә Исхакый – идеалист. Максуди да, Акчура да җитеш тормышта яшәгән, Исхакыйның соңгы еллары ачлы-туклы була. Исхакый Русиядән китә, әмма ул татарга, ватанына йөзе белән борылган килеш китә. Язганнары, уйлаганнары гел татар, гел ватан, гел бәйсез дәүләт.

– Яуширмә авылындагы музейда Гаяз Исхакыйның фотолары белән беррәттән Зәки Вәлиди сурәте дә эленеп тора. Ничек уйлыйсыз, алар ни өчен ахыр чиктә дуслаша, килешә алмады икән?

– Гаяз Исхакый татар-башкортларны, аларның җирләрен берләштергән Идел-Урал республикасының барлыкка килүенә Зәки Вәлиди аяк чала ди. Башкорт галимнәренең бер мәкаләсендә Гаяз Исхакый белән Зәки Вәлиди очрашкан, кочаклашып елашканнар, икесе дә гаепләрен таныган дип язылган иде. Бу мөмкин түгел. Гаяз Исхакый Вәлидине Идел-Урал җөмһүриятен төзү турында Уфада барган Милли мәҗлес вакытында “Кече Башкортостан” төзим дип башкортларны аерып алып маташуын, берләшеп эшләргә кирәк вакытта таркатырга теләвен үлгәнче гафу итә алмый.

– "200 елдан соң инкыйраз" әсәре Исхакыйның киләчәк буынга кисәтүе булып тора. Соңгы елларда аны ешрак телгә алалар, татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылу белән бетүгә инде күп калмады диләр. Әмма бер әйберне исәпкә алырга кирәк: Гаяз Исхакый татар рус телен белмәсә, аңа юкка чыгу яный дигән. Бүген татарлар рус телен үз теленнән дә әйбәтрәк белә, әмма инкыйраз кичектерелә дип булмый. Ни өчен Исхакый рус телен өйрәнергә кирәк дигән? Моны ничек аңлатасыз?

– Бу әсәрен ул 1902 елда яза, 1903тә тәмамлый, 1904тә басылып чыга. Ул вакытта барлык әсәрләр дә Петербурга цензор Смирновка җибәрелә. Ул укый, рөхсәте булса, әсәр басыла, юк икән, басылмый. Гаяз Исхакый үзенең автобиографиясендә Смирновның “100 елдан соң инкыйраз”ны тураклаганын белгәч, бәреп үтерер дәрәҗәгә җиттем, өчтән бер өлешен кискән дип ачулы итеп яза. Смирнов 27 урында кыскарткан, мәрхүм галим Миркасыйм Госманов 11 урынын ачыклады. Калганы табылмаган.

Әсәрдә Исхакыйның рус телен өйрәнергә кирәк, рус мәктәпләренә керергә кирәк дигәнне гаепләргә кирәкми. Ул рус теле аша Европа әдәбияты белән таныша, аңа зур дөнья ачыла. Ул вакытта, чыннан да, рус теле кирәк була, ул чор өчен актуаль. Бүген, әйе, аңа мохтаҗлык юк.

“200 елдан соң инкыйраз” повесте – хәйләкәрлек, осталык белән язылган әсәр. Анда символлар бик күп. Казанда беткән татарларга багышланган музей ачылуы да бит Казанны яулап алу көненә туры килә дип яза. Ягъни бу көнгә калуыбыз русларның басып алу нәтиҗәсе дигәнне әйтә.

Нишләргә кирәк дигән сорауларга Исхакый җавап та бирә бит. Биш киртәне санап чыга. Шуларның берсе – татарның башлаган эшен азагына кадәр җиткерергә омтылмау. 1990нчы елларны алыйк, мөмкинлекләр ачылды, мәктәпләр булдырдык, китаплар чыгардык, әмма камил дәрәҗәгә, берсе дә бәйләнмәслек хәлгә җиткермәдек, латин имласы мәсьәләсендә дә ярты юлда тукталдык да оныттык. Бүген дә нәкъ шул хәл. Татар теле дәресләре кыскарды, аларны сыйфатлы дәрәҗәдә уздыруга, менә дигән методика, китапларны булдырып, татар теленә мәхәббәт тудырырга мөмкинлек бар. Тик тагын авызны ачып калырбызмы? Беләсезме, мин бу хәлләр озакка бармас дип уйлыйм. Буын алмашырга тиеш. Татар мәктәпләрен, гимназияләрен тәмамлаган, яңача фикерли торган яңа буын бар, әле алар югары урыннарны биләми, алар хакимияткә килү көннәре дә килеп җитәр. Исхакый язганча, татар бер күтәрелә, бер төшә, бер – өметсезлек, бер – җиңү...

– Быел татарлар Гаяз Исхакыйның 140 еллыгын билгели. Әмма шау-шулы тантаналар булачагы ишетелми. Гомер буена татар дип йөрәге типкән кеше кабат кадерсез шәхескә әйләнеп бара түгелме?

– Әле дә ярый 1990нчы еллар булды, әле дә ярый 15 томын чыгара алдык, музеен булдырылдык дим. Ярый ла ашыктырдык, тотып калдык дип шөкер итәм. Бүгенге Русиядәге сәяси вазгыятьтә Исхакый тагын уңайсыз шәхескә әйләнеп бара. Аның татарның бәйсезлек идеяләре бүгенге форматка сыймый, бүген азрак яңгырый. Ул патша заманында да, большевиклар чорында да уңайсыз, куркыныч шәхес булып саналды, әлеге заманның форматына туры килми.

Урам исеменнән башка Казанда Гаяз Исхакый белән бәйле башка берни юк!

Казанның дүрт йортлы урамына Гаяз Исхакый исеме бирелде. Бу – кимсетү. Зур урамга исемен бирергә кызгандылар. Әмирханга, Фучикка, Лумумбага барам дигән кебек Исхакый урамына барам дип сөйләшкәнне ишеткәнегез бармы? Юк, Колхоз базарына яки вокзалга барам дип сөйләшәләр. Бу урамнан башка Казанда Гаяз Исхакый белән бәйле башка берни юк! 1992 елны ук Татарстан мәдәният министрлыгына Исхакыйга бәйле кайсы урында истәлек такталарын куеп булуын, ниләр язарга кирәклеген язып бирдем. Әмма бу зур исемлектән бары тик берсе генә үтәлде. Истәлек тактасы Чистай мәдрәсәсе диварында гына эленеп тора. Максим Горький яшәгән Марусовка дигән йортта Исхакый да яшәгән, ник аңа бер такта кызганалар? Шул ук "Касымия" - Кабан күле буендагы мәдрәсәдә Гаяз Исхакый музее да ачылсын иде, истәлек тактасы кирәк, әмма анысы да юк.

Яуширмә музеенда Исхакый укуларын кайтарасы иде. Кызганычка, Чистай районында Гаяз Исхакый бөеклеген аңлаган түрәләр дә юк, авыл җирендә музейда фанат кешеләрне дә табып булмый. Музейга ремонт кирәк, ул җимерек хәлдә, экспозиция яңартылуы мөһим. Музей ачылганнан соң тагын шактый күп документлар, фотосурәтләр җыелды, Исхакыйның шәҗәрәсе тагын 400 кешегә артты, аларның барысын да эзләү, табу – җентекле авыр эш. Казаннан Яуширмәгә барган вакытта зур юлда музей барлыгы турында зур элмә такта эленсә, азмы-күпме музейга да, авылга да, язучыга да реклам булыр иде.

Гаяз Исхакыйның “Олуг Мөхәммәд” әсәрен сәхнәләштерүен теләр идем, Исхакыйның үз тормышы да кинофильм кебек. Әмма моңа Татарстанның көче, кыюлыгы җитәрме – белмим.

Гаяз Исхакыйның туган ягына сәяхәт
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:36 0:00

Азатлык Исхакый туган авылы Яуширмәгә барып кайтты. Авылда бүген 563 кеше яши. Салада җимерек, хуҗасыз ташландык йортлар шактый. Кешеләр эш юк дип Чистайга яки башка шәһәрләргә китеп эшкә урнаша. Яуширмә авылында ике катлы, ремонт ясалган татар мәктәбе эшли, әмма балалар саны елдан-ел кими. Мәктәптә 29 бала укый, араларында рус, әрмән, үзбәк балалары да бар. Болар – авылга килеп урнашкан гаиләләрнең балалары.

Мәктәп мөдире Рамил Әгъзамов әйтүенчә, балаларның саны кимүе яшь гаиләләрнең эшсезлектән авылдан чыгып китүе дә, балаларның БДИ бирергә куркулары да сәбәпче булып тора. "Прокуратура безне дә тикшерде, татар теле дәресләре кимеде, әмма бездә уку-укыту, тәрбия татар телендә бара. Мәктәп әлегә кыскармый, эшебезне дәвам итәбез. Әлбәттә, кайчандыр гөрләп торган татар авылы, Исхакый кебек якташы белән дан тоткан авылның сүнә баруын күрү авыр. Әмма бу бер Яуширмә авылы проблемы гына түгел", диде ул.

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары кыскармаган, алар мәктәптә эшләүләрен дәвам итә. Лилия Фәсхетдинова әйтүенчә, ул татар телен 12 сәгать укыта, ә хезмәттәше әдәбиятны укыта. "Без шулай бүлештек. Гаяз Исхакый бу хәлләргә түзеп тормас иде, әлбәттә, моны белсә, күрсә, рәнҗер, авыр кичерер иде. Гаяз Исхакый якташлары булу безгә зур җаваплылык өсти, балаларга аның бөеклеген аңлатырга, сеңдерергә тырышабыз. Аны популярлаштыруда хөкүмәт күбрәк эшләр башкарса иде, мәсәлән, Исхакый һәйкәле юк, аның белән бәйле истәлекле урыннар шактый, ә кешеләр белми", диде ул.

Музей мөдире Рәсимә Ибраһимова бинага капиталь ремонт булмасмы дип өметләнә. "Мәдәни җомга" газетында тәнкыйди мәкалә басылгач, бу юнәлештә кымшанулар башланган. Авылга башта Татарстан вице-премьеры, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразыев, аннары Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килеп киткән. Азатлык авылда булган чакта Чистай музей-тыюлык мөдире Александр Печенкин белән дә очрашты. "Вице-премьер да, министр да ремонт кирәклеген күрде, аңлады, безгә барысын да исәптә тотып санарга кушылды. Әлегә без смета төзү эшләре белән мәшгульбез. Күпме акча кирәклеген әйтүе авыр. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрман бирсә, эшне башларга әзербез", диде ул.

* * *
Кайбер галимнәр әйтүенчә, Төркиядәге Гаяз Исхакыйның фонды вәкиле Түләй Дуран 2011 елда Татарстан мәдәният министрына 16 компакт-диск тапшырган. Алар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтына бирелгән. Азатлык институт мөдире Ким Миңнуллинга шул материалларның язмышы турында кызынсынып шалтыратты. "Алар бездә түгел, Милли музейда булырга тиеш. Аларга ниләр тапшырылганын төгәл генә әйтә алмыйм. Безгә кәгазь вариантта күчермәләре (копияләре) тапшырылды" диде ул.

Белешмә

Гаяз Исхакый – XX гасырның күренекле татар язучысы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, милли хәрәкәтнең әйдәп баручы активистларның берсе. 1878 елның 23 февралендә Яуширмә авылында туа. Авыл һәм Чистай мәдрәсәсендә, аннары Казанның Күл буе мәдрәсәсендә белем ала, монда аны Һади Максуди укыта. Казан Татар укытучылары мәктәбендә укый, төрле мәктәп-мәдрәсәләрдә үзе укыта.

1904 елдан иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнаша башлый, "Таң йолдызы" гәзитен оештыра. Берничә тапкыр кулга алына, аннан азат ителә. Петербурда, Төркиядә, Финляндиядә булып ала. Петербурда ул "Ил" гәзитен чыгара. 1919 елда чит илләргә китәргә мәҗбүр була, Кытайда, Франциядә, Германиядә, Польшада, Төркиядә яши. Чит илләрдә дә актив эшчәнлек алып бара, иҗат итә, гәзитләр чыгара. 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була, Истанбулның Әдирнәкапы зиратында күмелә.

Гаяз Исхакый – татар әдәбияты классигы, алтын чорның иң танылган әдипләренең берсе. Аның каләме белән берничә дистә танылган әсәр языла: "Зөләйха", "200 елдан соң инкыйраз", "Остазбикә", "Мөгаллимә", "Алдым-бирдем", "Зиндан", "Тормышмы бу?" һ.б. Әсәрләрендә татар халкының халәтен тасвирлый, милли көрәшкә өнди. Әдәби әсәрләре аша халыкны белем алуга, мәдәнияткә, азатлыкка, җәберләүләргә һәм гаделсезлеккә каршы чыгуга чакыра.

2013 елда Германиянең Һумбольд университеты каршындагы тавыш архивында Гаяз Исхакыйның тавышы яздырылган дүрт минутлык ​аудиоязма табылган:

please wait

No media source currently available

0:00 0:03:52 0:00
йөкләү

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG