Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Гаяз Исхакыйның җәсәден Казанга кайтаруны таләп итә


Батырхан Әгъзамов

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов Татарстан хөкүмәте бинасы каршына ялгыз пикетка чыкты. Ул республика президентыннан Гаяз Исхакый җәсәден Казанга кайтаруны һәм әдипнең тууына 140 ел тулуны зурлап үткәрүне таләп итте.

"Азатлык" татар яшьләре берлегендә Исхакыйның җәсәден Казанның Иске татар зиратына алып кайтып җирләүнең мөһимлеге турында белдерәләр. "Исхакый үзе дә Мәрҗаниләр янында җирләнүен теләгән. Моның белән татар халкының рухи көчен күтәреп, милли үзаңын арттырып булыр иде" диде берлек активисты Наил Нәбиуллин Азатлыкка.

Шулай ук оешма Гаяз Исхакыйның юбилее берничек тә үткәрелмәвенә канәгатьсезлек белдерә. "Апрельдә фәнни-гамәли конференция ниятләнә икән. Безнең фикеребезчә, ул галимнәр дөньясы өчен генә мөһим булачак һәм киң җәмәгатьчелек аны белми дә калачак" ди Нәбиуллин. Активист фикеренчә, Исхакыйның 140 еллыгын зурлап, киң халыкны җәлеп итеп уздырырга кирәк.

Гаяз Исхакый тууга 23 февральдә 140 ел була. "Азатлык" татар яшьләре берлеге бу уңайдан Татарстанда бернинди дә чаралар оештырылуы күзәтелми, без моның белән килешмибез дип ялгыз пикетларга чыккан иде. Ул көнне алар Казанда Гаяз Исхакый музеен һәм һәйкәлен булдыруны таләп итте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG