Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаяз Исхакыйга багышланган фәнни конференциядә милли күтәрелеш темасын да ачарга вәгъдә итәләр


Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин
Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый тууның 140 еллыгына багышлап апрель ахырында Казанда халыкара фәнни конференция узачак. Оештыручылар ХХ гасыр башындагы татар милли күтәрелеше темаларын да ачарга вәгъдә итә.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты 25-26 апрельдә Гаяз Исхакый иҗатына һәм эшчәнлегенә багышланган фәнни конференция уздырырга җыена. Чара дәүләт финансы ярдәмендә оештырылачак диде Азатлыкка институт җитәкчесе, галим Ким Миңнуллин.

Миңнуллин сүзләренчә, конференция темалары әдәбият белән генә чикләнмәячәк, ХХ гасыр башындагы матбугат, тарих, милли күтәрелеш мәсьәләләре дә каралачак. "Бүгенге чорга туры килә торган мәсьәләләр бар, телне саклау гына түгел, милләтне саклап калу проблемнарын күтәрәбез" ди галим.

Конференциягә Русиядән һәм төрки дәүләтләрдән белгечләр чакырылачак. Чит җирләрдән килгән кунаклар Казанда Тукай көннәрендә узучы шигърият бәйрәмнәрендә дә катнаша алачак диелде.

Конференциянең үз җыентыгы булдырылачак. Чарага кадәр исә институтның язма мирас үзәгендә Исхакыйга багышланган "Рухи мирас" җыентыгы чыгачак.

Гаяз Исхакый тууга 23 февральдә 140 ел була. "Азатлык" татар яшьләр берлеге бу уңайдан Татарстанда бернинди дә чаралар оештырылуы күзәтелми, без моның белән килешмибез, дип ялгыз пикетларга чыккан иде. Алар Казанда Гаяз Исхакый музеен һәм һәйкәлен булдыруны таләп итә.

XS
SM
MD
LG