Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" активисты Казанда Гаяз Исхакый музеен һәм һәйкәлен булдыруны таләп итте


Батырхан Әгъзамов ялгыз пикетта
Батырхан Әгъзамов ялгыз пикетта

"Азатлык" берлеге активисты Батырхан Әгъзамов Татарстан мәдәният министрлыгыннан Казанда күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый музеен һәм һәйкәлен булдыру, аның туган авылындагы музейны төзекләндерүне таләп итеп ялгыз пикетка чыкты.

20 февральдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов Татарстан мәдәният министрлыгы каршында ялгыз пикетта торды. Ул Казанда Гаяз Исхакый музеен һәм һәйкәлен булдыру, язучының туган ягы - Чистай районы Яуширмә авылындагы музейны төзекләндерү, әдипнең тууына 140 ел тулуны зурлап билгеләүне таләп иткән шигар күтәреп торды.

"Әлеге пикетның максаты – Гаяз Исхакыйга игътибар җәлеп итү" ди Әгъзамов.

"Азатлык" оешмасы әгъзалары фикеренчә, Казанда кичекмәстән Гаяз Исхакый һәйкәлен һәм музеен булдыру кирәк, чөнки хәтта Гаяз Исхакый урамында да истәлек тактасы куелмаган.

"Исхакый исемен йөрткән урам бер кечкенә генә, кеше йөрми торган урамнарның берсе. Без моны шәхесебезнең хәтерен мыскыллау дип бәялибез. Шулай ук әдипнең туган авылы Яуширмәдә аның музее авыр хәлдә, хәтта коймалары да ауган диләр. Аны кичекмәстән тиз арада төзекләндерү таләп ителә. Боларның барысы балән дә Татарстан мәдәният министрлыгы шөгыльләнергә тиешле дип саныйбыз.

Шулай ук 23 февраль – Гаяз Исхакыйның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда бернинди дә чаралар оештырылуы күзәтелми. Без моның белән килешмибез, чөнки Гаяз Исхакыйга багышланган юбилей чаралар зурлап, күпсанлы кешеләр җәлеп итеп үткәрелергә тиеш. Исхакый китаплары чыгарылырга, түгәрәк өстәлләр, телевидениедә тапшырулар булуы зарур", ди яшьләр берлеге активисты.

XS
SM
MD
LG