Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һади Атласи – соңгы туранчы


Һади Атласи (1876-1938)

15 февраль Һади Атласи һәм аның тарафдарлары атып үтерелгәнгә 80 ел тула.

Һади Атласи – гомеренең соңгы мизгеленә кадәр татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, төрки халыкларны берләштереп, бер бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән, шуңа омтылган, шушы уй-гамәлләре өчен гомере белән түләгән соңгы туранчы ул.

Атласи үзенең төркиче-милләтче (пантюркист) булуын беркайчан да яшермәгән, төрки-татарлар бары тик үз бәйсез дәүләтләре булганда гына исән калачаклар, дип матбугатка да язган, кулга алынгач, сорау алганда да шушыны кабатлаган, мәхкәмәдә дә соңгы сүзе итеп милләтнең азатлыгы турында сөйләгән. Ул үз халкына гына түгел, хәтта палачларына да һәр милләтнең ирекле булырга хакы барлыгын исбатларга тырышкан, басып алучылар кул астында яшәргә мәҗбүр булган татар халкының әкренләп бетүгә таба баруын аңлаткан.

Кайбер тарихчылар Атласи бу сүзләрне, бәйсез төрки-татар дәүләте төзәргә омтылуын төрмәләрдә кыйнауга түзә алмыйча әйткән, үзенә карата алдан әзерләнгән гаепләүләр белән ризалашкан, дип яза. Әмма Һади Атласи сорау алганнарда да, мәхкәмә барышында да үзенең милләт азатлыгы өчен гомер буе көрәшүен яшермәгән, төрки халыклар бергә булганда гына исән калачакларын әйткән.

Һади Атласи
Һади Атласи

Һади Атласи соңгы утыз ел гомерендә дүрт тапкыр төрмәдә утырган, беренчесе – 1909 елда патша зинданында, икенчесе – 1920 елда большевиклар төрмәсендә, өченчесе – 1929-1933 елларда Сталин концлагерында, һәм дүртенчесе – 1936-1938 елларда Казан төрмәсендә. Соңгысында аны "халык дошманы, чит ил шымчысы" дип атып үтерәләр.

Әлмәт-Бөгелмә-Шөгер төбәгеннән 107 татар кулга алына

"Атласовчылар" дип дан алган, бөтен Татарстанны тетрәткән бу җинаять эшендә 1936-1937 елларда Әлмәт-Бөгелмә-Шөгер төбәгеннән 107 татар кулга алына, алар арасында 54 зыялы, 35 мулла, 18 "кулак-сәүдәгәр" була. Күпчелеге укытучылардан торган бу төркемнең башлыгы итеп танылган тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, язучы-публицист, мөгаллим Һади Атласи "билгеләнә". 1937 елның 23-28 октябрендә Казан шәһәрендә шушы төркемнән 24 кешегә мәхкәмә була. Хәрби трибунал 9 татарны атып үтерергә дигән хөкем карары чыгара. Калганнарын төрле елларга төрмәгә ябалар, аларның күпчелеге шунда үлеп кала.

1938 елның 15 февралендә хөкем карары тормышка ашырыла – "бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләгән" 9 татар зыялысы атып үтерелә. Менә алар, динебез, телебез, бәйсез дәүләтебез өчен шәһит киткән каһарман татарлар: Һади Атласи (тарихчы) - 1876-1938; Гани Алтынбаев (укытучы) - 1902-1938; Касыйм Исхаков (имам) - 1890-1938; Фазыл Туйкин (язучы) - 1887-1938; Кәбир Туйкин (укытучы) - 1878-1938; Сабир Уразманов (укытучы) - 1892-1938; Барый Фәттахов (имам) - 1875-1938; Зәкәрия Фәттахов (хезмәткәр) - 1910-1938; Рәшит Яруллин (имам) - 1880-1938.

Имам Касыйм Исхаков - Гаяз Исхакыйның туганы. Һади Атласи белән бергә атып үтерелә
Имам Касыйм Исхаков - Гаяз Исхакыйның туганы. Һади Атласи белән бергә атып үтерелә

Халык арасында "Милләтчеләр", "Укытучылар" дип аталып йөртелгән һәм 2242нче номерлы бу җинаять эшендә кулга алулар һәм мәхкәмәләр әле соңыннан да дәвам итә, татар зыялыларының чыннан да бәйсез төрки дәүләт төзергә әзерләнүләренә палачлар үзләре дә ышана башлыйлар, халыкны да шуңа ышандыралар. Әйе, һәр заманда, хакимияттә кем генә утырса да, Русиядә нинди генә режим булмасын, урыслар татарларның үз бәйсез дәүләтләрен торгызуын теләмиләр, аңа каршы эшлиләр, шул уй-теләк белән йөрүчеләрне төрле сәбәпләр белән юк итәләр. Атласилар төркемен дә, чит илдәге мөһаҗир татарлар белән берләшеп, Совет берлегенә каршы эшләүдә, аны җимереп, бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләүдә гаеплиләр.

"На территории Тат. АССР на протяжении многих лет существовала широкоразвлетвленная, контрреволюционная, националистическая, повстанческая, разведывательная организация, созданная по указаниям представителей иностранного государства (иноразведки), занимавшаяся контрреволюционной работой по подготовке свержения советской власти, с целью образования на территории СССР т.н. независимого тюрко-татарского государства буржуазно-демократического строя. Организацию непосредственно создал и ею руководил главный обвиняемый по настоящему делу Атласов Гади, известный в СССР татарский буржуазно-националистический деятель, пантюркист, бывший правый эсер, бывший член 2-й Государственной думы, бывший белогвардеец, дважды судимый в прошлом за контрреволюционную деятельность", дип языла гаепләү карарында. (А.Л.Литвин. Запрет на жизнь. – Казань, 1993, стр.44.)

Тарихта әле мондый хәлнең булганы булмый – "бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләгәннәр" дип берьюлы, бер көндә, бер сәгатьтә, үз туган илендә, үз туган җирендә 9 татарны атып үтерәләр, алар арасында өч мулла, өч укытучы, ике тарихчы, бер хезмәткәр була. Милләтнең иң асыл ир-егетләре, иманлы мөселманнар, акыл ияләре, нахакка гаепләнеп, фаҗигале рәвештә гомерләре өзелгән золым корбаннары алар. Бу хәлләр фашист Германиясендә түгел, ә Совет берлеге дигән илдә, үзебезнең совет Татарстанында барган!

Әлбәттә, мондый яшерен оешма булмаган, хөкем ителүчеләр беркайчан да шымчылык һәм җимерү-диверсия эшләре белән шөгыльләнмәгәннәр, алар моны мәхкәмәдә дә әйтә. Әмма хөкем ителүче татарларның һәрберсе диярлек бәйсез татар дәүләте турында хыялланган, кайберләре, шул исәптән Һади Атласи үзе дә 1917-1918 елда Милли Мәҗлес эшләрендә катнашкан, Идел-Урал штатын төзү юнәлешендә гамәлләр кылган.

Сталин төрмәләрендә утырып чыкканнан соң, шомлы утызынчы елларда, бу илдә, бу чорда бәйсез татар дәүләте төзеп булмасын Атласи үзе дә аңлаган, ул дәүләт аның хыялында гына калган. Әмма, ахыргача тугры кеше буларак, ул сорау алганда да, мәхкәмә барышында да дөресен әйткән, "татар халкы бары тик үз бәйсез дәүләте булганда гына милләт буларак исән калачак", дигән.

Һади Атласиның 1937 елның 24 октябрендә Казанда, мәхкәмәдә сөйләгән соңгы сүзе дә бик әһәмиятле. Ел ярым Казан төрмәләрендә кыйналып, тән һәм җан саулыгын югалтса да, ул, үлемнең күзенә карап, "Мин – тарихчы, революционер, милләтче һәм пантюркист... Мин бердәм һәм бәйсез төрки-татар дәүләте төзү максаты куйдым, ләкин моңа эволюция юлы белән барырга теләдем", дип әйтергә көч таба.

Һади Атласиның оныгы Әлфия Атласова улы Әмир белән
Һади Атласиның оныгы Әлфия Атласова улы Әмир белән

2016 елның 29-30 гыйнварында мин шушы юлларның авторы, Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Һади Атласиның оныгы Әлфия Атласоваларда махсус булып, аннан бабасы белән бәйле документларның күчермәсен эшләтеп алган идем. Бу документлар арасында Һади Атласидан 1936-37 елларда төрмәдә сорау алу беркетмәләре дә, аның мәхкәмәдә соңгы сүзе дә, кайбер башка материаллар да бар, алар барысы да рус телендә. Әмма, аңлавымча, Атласи һәм аның тарафдарлары мәхкәмәдә татарча сөйләгәннәр, алар өчен махсус тәрҗемәче китерелгән, ул Бауман райкомында сәркатип булып эшләүче Улунбәков фамилияле кеше булган.

Һади Атласиның хатыны Хөсникамал абыстай һәм улы Угыз Атласов
Һади Атласиның хатыны Хөсникамал абыстай һәм улы Угыз Атласов

Атласиның үлем карары игълан ителүгә дүрт көн кала яңгыраган сүзләрен китерәм.

"Мин инде карт, элеккеге җәмәгать эшлеклесе, тарихчы һәм укытучы. Инкыйлабка кадәр үк төркичелек (пантюркизм) хәрәкәте белән таныша башладым. Чит илләрдән газетлар яздырып алдырдым. Шул газеталар аша төркичелек хәрәкәте белән таныштым. 1900 елларда Европа һәм рус әдәбияты белән таныша башладым. Сәясәт белән яхшы таныш идем. Ул вакытта Русиядә бер генә дә үзәкләшкән татарча газет юк иде, бары тик Кырымда гына бер татарча газет чыга иде. (...)

Яшермим, бөекдержавачылык шовинизмына каршы көрәштем

Мин – мулла малае, ләкин ятим үстем. Балачактан крестьян эшен башкардым. 1901 елдан үз әсәрләремне яза башладым, 1902 елда беренче китабым басылып чыкты. Аннан тарих белән кызыксына башладым. 1907 елда Дәүләт Думасы депутаты итеп сайландым. (...) Патша заманында язган китабым өчен 1909 елда хөкемгә тартылдым. Брошюрамны яндырдылар. (...) Февраль түнтәрелешенә кадәр мин полиция күзәтүе астында булдым. Ул вакытта бик күп тарих белән шөгыльләндем. (...) Үземнең төркиче (пантюркист) булуымнан баш тартмыйм.

Мин социалист идем, чөнки Энгельс әйткән, үз территориясе, үз мәдәнияте булмаган милләт социализм төзи алмый дигән. Без башка милләтләр өстеннән хакимлек итә торган дәүләт төзергә тиешбез дип мин беркайчан да әйтмәдем. Яшермим, бөекдержавачылык шовинизмына каршы көрәштем. Тарихчы буларак, таркалып, юкка чыгу мәсьәләләре белән шөгыльләндем.

Мин татар милләте әкренләп үлә бара дип исәплим. Әйтик, Кырымда XVI гасырда 2 миллион кеше (татар) булса, хәзер анда 80 меңләп кеше калды. Юкка чыгу совет чорында да дәвам итте. 1921 елда 4 мең татар ачтан үлде. (...) Татар теле тулы мәгънәсендә дәүләт теле, университет теле булып тормый, ул гаилә, аш әзерләү бүлмәсе теле булып кына санала. (...) Совет власте килгәч, мәктәпләрдә тарих укытылмады. Дин кирәк дип исәплим, динне кискен рәвештә бетерү милләтнең үлеменә алып бара. Шушылар нигезендә мин төркичегә әйләндем.

Мин – дарвинчы, чөнки ул, яраклаша алмау – бетү билгесе, ди. Башка милләт тәэсире астында булган милләт яши алмый. Мин бәйсез төрки-татар дәүләте төзү оешмасын җитәкләргә булдым, әмма ул оешмада мин бер ялгызым идем.. Мәхкәмәдә мине совет властена каршы күтәрелергә тели, дип әйттеләр, бу дөрес түгел. Кайберәүләр исә мине совет власте җимерелгәч, төрки-татар дәүләте оештырырга уйлый, диделәр, менә монысы дөрес. (...) Әмма мин баш күтәрүләргә каршы, ничек инде, ни коралың, ни ярдәм булмаган килеш, коры кул белән хакимияткә каршы күтәрелергә мөмкин?

Бәйсез төрки-татар дәүләтен совет власте җимерелгәндә генә төзеп буласын аңладым

Шымчылык белән беркайчан шөгыльләнмәдем, ул яктан үземне чиста дип саныйм. Мин элеккеге кеше инде, бүгенге заман кешесе түгел – элеккеге укытучы, элеккеге эсер, депутат, элеккеге тарихчы. (...) Ә Төркия илчесенә мин республиканың хәле, аның икътисади һәм географик торышы турында сөйләдем. Мин Төркия илчесенә үземнең соңгы максатым – бөтен төрки халыкларны бер зур төрки-татар бәйсез дәүләтенә берләштерү икәнлеген әйттем, алардан ярдәм сорадым. (...) Бәйсез төрки-татар дәүләтен советлар власте җимерелгәндә генә төзеп буласын аңладым, ә аның җимереләчәгенә мин ышандым..." (Атласиларның шәхси архивыннан.)

Хәрби трибунал беркетмәсеннән күренгәнчә, мәхкәмә рәисе Һади Атласины берничә тапкыр бүлдерә, аңа чит илләрдә яшәүче мөһаҗир татарлар – Гаяз Исхакый, Әгъдәс Нигъмәти, Галимҗан Идриси, Габдрахман Шәфиев (Шәфи Алмаз), Әхмәт Яруллин (Әхмәт Тимер), шулай ук Бубыйлар, Диния нәзарәте турында өстәмә сораулар бирә.

Фәүзия Бәйрәмова Бөгелмә шәһәрендә Һади Атласиның тууына 140 ел тулуга багышланган чарада чыгыш ясый. 2016 ел
Фәүзия Бәйрәмова Бөгелмә шәһәрендә Һади Атласиның тууына 140 ел тулуга багышланган чарада чыгыш ясый. 2016 ел

15 февральне татарлар төрлечә билгеләп үтәләр – кемнәр өчендер ул шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне, җырчы Илһам Шакиров та шушы көндә туган, 15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуын да искә алучылар бар. Әмма милләтнең бер өлеше өчен 15 февраль – Хәтер көне, Һади Атласи һәм аның тарафдарлары атып үтерелгән көн. Моны Бөгелмәдә милли җанлылар шулай билгеләп үтәләр дә. Татарның дәүләт бәйсезлеге, милләт азатлыгы, дин иреге өчен ахыргача көрәшеп, ахыргача мөселман-татар булып калган, безгә дә шушы изге нәрсәләрне васыять итеп дөньядан үткән шәһитләрне дога һәм ант белән искә алу көне.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, тарих фәннәре кандидаты

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG