Accessibility links

сишәмбе, 26 сентябрь 2017, Казан вакыты 11:58

Конгресс корылтаена чит илләрдән килгән татарлардан үзләрендәге тарихи документларны, әйберләрне Казанга тапшыруны сорадылар. Алар биредә ачылачак мөһаҗирләр музеенда сакланачак диелде. Мөһаҗирләрнең нәсел дәвамчылары исә бу гозергә шикләнеп карый.

Дөнья татар конгрессының VI корылтаенда “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портретлар галереясе” дигән түгәрәк өстәл эшләде. Чит илләрдә яшәүче татарларның күбесе музей булдыру идеясен хупласа да, аны кабул итмәүчеләр, тормышка ашачагына ышанмаучылар да булды. Ни өчен эмигрантлар Казан татарларына шикләнеп карый? Бу музей милләтне берләштерә алырмы? Азатлык әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев Музей кирәк, ул милләтне туплап тотар иде дигән фикердә: "Татарлар кебек бөтен дөньяга сибелеп яшәгән халыклар бик күп түгел. Безнең максатыбыз – татар халкын туплау. Әгәр без үзебезне олы бер милләт итеп күрсәтергә телибез икән, һәрбер татарны исәптә тотарга тиешбез. Русия төбәкләрендә, Татарстанда яшәгән татарлар турында шактый мәгълүмат тупладык. Ә бит татар чит илләрдә дә күп яши. Алар турында безнең мәгълүматыбыз бик аз. Татарның чит илгә барып урнашу тарихын, аларның кылган гамәлләрен, гореф-гадәтләрен, күргән авырлыкларын, уңышларын, атаклы шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнәсе, мәгълүматны бер җиргә урнаштырасы иде. Татар халкының сурәте, кызганыч, әлегә тулы түгел."

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Разил Вәлиев әйтүенчә, татар мөһаҗирләренең тарихы бик еракларга барып тоташа: "Ул төрле, дин аркасында китүчеләр дә, туган якларыннан мәҗбүри китүчеләр дә бар. Бу теманы чорлап өйрәнергә кирәктер, минемчә. Әйтик, XIX гасырда дини кысулар булыр дип шомланып китүчеләр бик күп булган. Ул вакытта Русиядә халык санын алырга җыеналар һәм халык санын алганнан соң мөселманнарны кысу башланачак дигән хәбәр тарала. Шулай итеп Төркиягә күпләп күченәләр, анда татар авыллары барлыкка килә.

1917 елгы инкыйлабтан соң да, зыялылар читкә китә. Икенче дөнья сугышыннан соң мөһаҗирлек киң колач ала. Әсирлеккә эләгүчеләрнең күбесе Русиягә кире кайтмый, мондагылар да төрле юллар табып, чит илгә чыгарга тырышалар.

Әлбәттә, музей бинасыз була алмый

Бу күренешне яхшылап өйрәнергә кирәк. Музейның максаты әнә шул. Әлбәттә, музей бинасыз була алмый. Шуңа күрә, түгәрәк өстәлдән соң хөкүмәткә мөрәҗәгать белән чыгабыз. Чөнки мондый зур эшне иҗтимагый оешма гына башкарып чыга алмый. Монда дәүләт ярдәме кирәк."

Хәзер Татарстан президенты идарәсенең Эчке сәясәт департаментында Гамәли тикшеренүләр һәм проектлар бүлеген җитәкләүче элекке КГБ/ФСБ офицеры, әлеге музей проектын төзүчеләрнең берсе Рөстәм Гайнетдинов Конгресс кунакларыннан музей фондына үзләрендә булган тарихи документларны тапшыруны сорады.

Гайнетдинов мөһаҗирләр тарихын туплау белән дөньяда 12 музей шөгыльләнгәнен дә искәртте: "Җуелган мирасның масштабын без әле күз алдына да китерә алмыйбыз. Читтә сыену тапкан милләттәшләребез исә шактый. Бу Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Ләйлә Садри, Чыңгыз Әхмәров, Борһан Шаһиди һәм башкалар. Корылтайга кайткан кунаклар да атаклы буын варислары. Без алардан документларны барлау җәһәтеннән ярдәм сорыйбыз. Шәхси архивларында сакланган мирасны әлеге музейга тапшырсыннар иде."

Гайнетдинов Казанның үзәгендә татар тарихы турында мәгълүмат алырлык урыннарның булмавын да җиткерде. Һәрберебез Иске татар бистәсенә тартылабыз, ә бит анда бер генә дә мәгълүмат бирерлек урын юк диде ул. Бистәгә эләккән кеше чәй йортына керә ала һәм Тукай музеен манзара кыла, ди ул. Кызганыч, әмма Тукай музее да төзекләндерү сылтавы белән ябылды.

Оештыручылар музей Иске Татар бистәсендә төзелергә һәм татарның координацион үзәгенә әверелергә тиеш дип саный

Казан үзәгендә мөһаҗирлек белән бәйле биналар шактый. Ләкин алар хосусый кулларда һәм кире дәүләткә кайтару шактый катлаулы. Оештыручылар музей Иске Татар бистәсендә төзелергә һәм татарның координацион үзәгенә әверелергә тиеш дип саный. Музейдан тыш китапханә, фәнни-өйрәнү үзәге дә булдырырга телиләр. Бу юнәлештә эшне татар энциклопедия үзәге башлап җибәргән. Әлеге эшне тарихчы Искәндәр Гыйләҗев җитәкли.

Түгәрәк өстәлдә мөһаҗирләр бакчасы турында да сүз кузгатылды. Анда читтә сыену урыны тапкан шәхесләрнең һәйкәлләре урнаштырылачак икән. Ләкин бу проектның тормышка ашырылачагына шикләнеп караучылар да булды. Төркия галиме Надир Дәүләт шикләнүен дәлилләп аңлатты.

Надир Дәүләт
Надир Дәүләт

Башта Надир Дәүләт кайбер тәкъдимнәрен әйтте: "Мөһаҗирләр темасын этаплап өйрәнергә кирәк. Алар дулкын-дулкын күченде, чит туфракта татар мәктәпләре салды, мәчетләр төзеде. 1991 елдан соң күченгән мөһаҗирләр дә аерым бер чор. Ләкин болар инде татар телен белми торган буын. Ә без телне сакларга, тарихны язып калдырырга тырыштык. Мин бу этапларны төрле чыганаклардан өйрәндем һәм “Русия мөһәҗирләре” дигән китап яздым. Чит илдә яшәгән татарларның тарихы өйрәнелгән диясем килә. Сез музей фондсыз оеша алмый дисез һәм бездән архив әйберләрен таләп итәсез. Бушлай берни дә булмый. Бушлай әйбернең кадере дә шул кадәр генә аның."

Мин булган нәрсәләрне үземдә саклауны хуп күрәм

Галим Азатлыкка ни өчен шулай кискен чыгыш ясавының сәбәбен болай аңлатты: "Чөнки бу – сәяси бер мәсьәлә. Башта җитәкчелекнең риза булуы кирәк. Аннан да бигрәк, Мәскәү ни әйтер? Акчасын кем табар? Җыелып, фонд ничек төзелә ала – шуны белешергә кирәк. Ә монда әүвәл, сездә материал юкмы, дип сорыйлар. Бар. Бер бирәбез, ике бирәбез – нәтиҗәсе юк бит. Мин булган нәрсәләрне үземдә саклауны хуп күрәм. Монда алар югалачак. Чөнки мондый эшкә бер-ике һәвәскәр белән генә тотынмыйлар. Кайда монда яшьләр? Яшьләр юк. Җыенысы безнең кебек картлар. Безнең бит инде хәзер күпме генә яшисе калган. Шуңа, яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк. Алар эмиграция белән кызыксынса, җитди эзләнүләр башланып китәр иде. Яшьләрне тарту өчен берәр җитди университетта кафедра оештыра алмасалар, һичьюгы курс булдырырга кирәк. Менә бу очракта мин ярдәм итәргә, булган белемнәрем белән булышырга әзер. Музей бит ул һәммә кешене кызыксындыра алмый. Без электроник чорда яшибез. Фоторәсемнәр, видеолар кирәк. Монда инде яшьләрне җикмичә булмый. Карт-корының фонд төзи алмыйбыз дип сөйләнүе җитди түгел. Ә төзи алмасаң, нигә эшлисең? Һәрвакыттагыча күбрәк сүз, гамәл юк."

Мөһаҗирләр исә үз тарихларын белә. Кеше үз тарихын язып калдырырга тиеш

Надир Дәүләт туксанынчы еллардан бирле Татарстан белән элемтә урнаштыруы, күп кенә мәсьәләләр күтәрүе турында сөйләде. Әмма һәммәсе бушка булды, диде ул: “Барысы да бушка. Бигрәк тә тел мәсьәләсе. Мин татар теле минем белән үлеп китәр инде дип тә уйлый башладым. Функциясе булмаган тел ничек яши алсын инде. Сез аны урамда да, кибеттә дә куллана алмыйсыз. Парламентта да татар теле кирәк түгел. Газет-журналларны да укымыйлар хәзер. Басма әдәбият югалу алдында. Мөһаҗирләр исә үз тарихларын белә. Кеше үз тарихын язып калдырырга тиеш. Чөнки тарихын язмаган халык юк була, дип яши алар. Сез белмисез тарихыгызны. “Тартарика” дигән ялгыш исемле китап чыгарасыз. Ул бит грек мифологиясендә җәһәннәм сакчысы дигән сүз. Анда совет чоры, аннан элекке чорны яздылар, ә инкыйлаб чорын язмадылар”.

Мөнир Ерзин
Мөнир Ерзин

“Тартарика” китабын Казакъстаннан килгән тарихчы Мөнир Ерзин да телгә алды. Аныңча, Урта Азиягә күченеп киткән татарлар – иң өйрәнелмәгән катлам. Алар турында “Тартарика”да нибары алты битлек белешмә бирелгән. Ерзин Кытайдагы, Япониядәге чыганакларны өйрәнеп татар тарихы турында өч китап язган һәм шушы хезмәтләре белән Урта Азия татарлары тарихын да күпмедер өйрәнгән кеше. Тулысынча өйрәндем дип әйтә алмыйм, бу зур гөнаһ булыр иде, ди тарихчы. Ул да мөһаҗирләр тарихын өйрәнүгә яшь буынны тартырга кирәк дигән фикердә.

Музей һәм татар халкының портретлар галереясен булдыруны рәссам Камил Муллашев хуплап каршы алды. Казакъстанда тарихны авангард рәвештә өйрәнәләр һәм һәр детальне милләтнең абруен күтәрү өчен файдаланалар ди ул. Казакъстанда Сөембикәне дә үзләренеке саныйлар. Астана каласында Сөембикә урамы бар. “Югалтабыз бит үз ханбикәбезне. Бу җәһәттән Татарстан президентына тәкъдимем бар: Кремль тирәсенә Сөембикә һәйкәлен салырга кирәк. Хәзер салмасак, аннан соң булырга мөмкин”, ди рәссам.

Сафия Вәлиф
Сафия Вәлиф

Австралиядән Сафия Вәлиф исә, балалар, оныклар мирасны ничек хәл кылыр – билгесез, шуңа күрә аны Татарстанга тапшырам, дип белдерде. Ул Милли музейга алтмыш-җитмеш еллык япмалар, намазлыклар, әнисенең ак шәлен бүләк иткән инде. Булачак музейга исә әтисеннән калган мандолина, гармуннарны алып кайтырга тели.

Музейның әле сүзе генә бар, бинасы да, концепциясе дә юк. Шулай да, мирас Татарстанга кайта башлады. Мөнир Ерзин сирәк фотолар тапшырды. Польша татарлары үз тарихлары җыентыгын алып килде. Алман татарлары Муса Җәлилнең моңарчы беркайда да чыкмаган фотосы күчермәсен бүләк итте. Үзбәкстан татарлары да шактый китаплар алып кайткан иде. Әлеге мирас юкка чыкмас дип ышанасы килә, ди алар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG