Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин татарча сөйләшәм – 2024" ниләр белән истә калачак


Казанның Иске бистәсе эшмәкәрләренә антипремия ни өчен бирелде, мәктәп укучыларын татар акциясенә ничек җәлеп итәләр һәм быел кемнәр җырлады – "Мин татарча сөйләшәм" чарасының ничек узганын күзәтәбез.

26 апрель көнне Казанда 18нче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды. Яңгырлы һәм болытлы һава торышына карамастан, анда йөзләрчә кеше катнашты.

Быел чара яңа урында үткәрелде – Казанның нәкъ тарихи үзәгендә, Казан кирмәне эчендә. Чараны үткәрү урыны юкка гына үзгәрмәде, Азатлыкка билгеле булганча, хокук саклау оешмалары Бауман урамында зур күләмле чараларга хәзер рөхсәт бирми. Соңгы 2 елда "Мин татарча сөйләшәм" Камал театры каршында узды, ләкин бу урын халык тарафыннан яратылды дип әйтеп булмый. Беренчедән, бу мәйданда узып баручы халык та күп түгел. Икенчедән, узган елны спектакль башлану сәбәпле, оештыручыларның электр утын сүндереп тә куйганнар.

Быел "Мин татарча сөйләшәм"не кайда үткәрүгә бәйле бәхәсләр дә купты. Мәдәният министры Ирада Әюпова аны Казан циркы каршында, Меңьеллык мәйданда үткәрергә тәкъдим итте. Казан циркында быел Габдулла Тукайга багышланган "Печән базары" тамашасы күрсәтелә. Интернетта бу тәкъдим тәнкыйтьләнде, "татар теленең урыны циркта дип мыскыллыйлар" диючеләр дә булды.

Ахыр чиктә, чараны үткәрү урыны дип Казан кирмәне игълан ителде. Бу урын татар яшьләренә инде яхшы таныш, монда ел да TatCultFest чарасы уза иде, аны оештыру туктатылгач, аның урынына биредә ДәртФест оешты. Ничек кенә булмасын, татарча альтернатив музыка тыңларга дип халыкта Казан кирмәненә йөрү инде күнегелгән кебек.

Быелгы "Мин татарча сөйләшәм" ниләр белән истә калачак? Азатлык чараның иң мөһим урыннарын барлый.

Яңа рәис һәм яңа активлык

Быел чара беренче тапкыр Дөнья татар яшьләре форумының яңа рәисе, Райнур Хәсәнов җитәкчелегендә узды. Беренче "сынау"ны яңа рәис уза алды кебек, һәрхәлдә, чара зур проблемнарсыз узды.

Быелның зур үзенчәлеге – интернетта чарага җәлеп итү максатыннан башкарылган "маркетинг". Яшьләр күпләп утырган социаль челтәрләрдә "Мин татарча сөйләшәм"гә чакырган күп төрле контент чыкты, алар арасында гадәти афишалардан тыш, мемнар һәм кызыклы видеолар да күп булды.

Заманында бу чараны һәм хәрәкәтне башлап җибәрүчеләр һәм төрле елларда актив эшләүчеләр белән кыска интервьюлар сериясе дә кызык булды. Мәсәлән, чараны оештыра башлаучыларның берсе Алия Сабирова 2005 елда "Үзебез" хәрәкәтенең барлыкка килүе һәм шуннан соң беренче "Мин татарча сөйләшәм" чарасы турында сөйләде.

Моннан тыш быел "Мин татарча сөйләшәм" концерт белән генә чикләнмәде. Ярты көн дәвамында аның янында Ташаяк ярминкәсе дә эшләде. Ул Печән базары форматында, татар дизайнерларының продуктларын тәкъдим итте.

"Иске бистә образын кулланып, татар телен санга сукмыйлар"

Ел саен "Мин татарча сөйләшәм" чарасы кысаларында "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла. Аны татар телен хөрмәт итмәүче, эшчәнлегендә аңа урын бирмәүче оешмаларга бирәләр. Быел антипремия конкрет институтка түгел, ә күмәк рәвештә Иске бистәдә эшләүче коммерция оешмаларына бирелде.

— Бу оешмалар реклам максатыннан Иске татар бистәсе образын актив куллана. Әмма, ни кызганыч, үз эшчәнлегендә алар татар телен кулланмый, — дип белдерде сәхнәдән форум рәисе Райнур Хәсәнов.

Антипремия кәгазен оештыручылар быел зур плакат рәвешендә бастырдылар.

Иске бистә образы һәм татарлыкны бары тик акча эшләү өчен генә кулланып, мөһим һәм аерылгысыз өлеше булган татар телен санга сукмау – яраксыз эш, диелә бу хакта активистлар белдерүендә.

Шул ук вакытта, форум татар телен кулланмаучыларны камчылап кына тормый, киресенчә, үз эшендә татар телен кулланган оешмаларга рәхмәтен дә белдерә. Быел мондый мәртәбәгә Fix price кибетләр челтәре лаеклы дип табылды. Бу кибетләрдә элмә такталар һәм язулар ике дәүләт телендә башкарыла, ди акция оештыручылары. Чарада кибетләр челтәре вәкиле күренмәде.

Квиз һәм квест уеннары

"Мин татарча сөйләшәм" бер көн белән генә чикләнмичә, апрель дәвамында узды. Гадәттәгечә, оештыручылар бу акциягә мәктәп укучыларын, студентларны күпләп җәлеп итәргә тырыша. Быел бу яңа форматта узды.

Иң башта мәктәп укучылары өчен "Qazan Quiz" дип аталган квиз уеннары үткәрелде. Анда Казан мәктәпләреннән 300ләп укучы катнашты диелде. Укучыларга татар теле, әдәбият, мәдәнияткә бәйле сораулар, биремнәр тәкдим ителде.

Бу интеллектуаль бәйгедә җиңүче укучылар исә киләсе этапка – "Qazan Quest" уенына чакырылды. Казанны белү һәм Казанның татар урыннарын билгеләүгә багышланган бу уен "Татар-дозор"ның дәвамчысы булса кирәк.

Быел мәктәпләргә үзенчәлекле бәйге дә тәкъдим ителде. Алар социаль челтәрдә берәр тарихи шәхеснең сәхифәсен булдырырга һәм аның исеменнән сәхифә алып барырга тиеш иде. Җиңүче дип Әлмәтнең 2нче лицее һәм Яшел Үзәннең Пушкин исемендәге лицее аталды, ләкин әлегә алар алып барган шәхесләр сәхифәләрен кайдан һәм ничек күрергә икәнен аңлатылмады.

"Безнең киләчәк бар"

Быел чарага Татарстан хакимиятеннән дә вәкил килде – Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Ул чараны ачып җибәрде, татар телен саклау өчен сүз генә җитми, дип белдерде.

— Мин сезгә [татар яшьләренә] бик рәхмәтле, чөнки сезнең сүзләрегез генә түгел, эшләрегез дә бик күп. Һәм сүзегез дә эшегезгә туры килә. Мин ышанам, безнең киләчәк бар, киләчәктә бу чарага күбрәк кеше килер һәм "Мин татарча сөйләшәм, киләчәкне үзгәртәм" дип әйтәчәк, — диде ул.

Чарада Мәдәният министрлыгыннан махсус бүләкләр дә уйнатылды. Лотерея рәвешендә очраклы кешеләргә театраль турга билетлар уйнатылды.

Музыкаль өлеш

Әлбәттә, "Мин татарча сөйләшәм"нең иң күп өлешен альтернатив музыка ала. Быел халыкны "кыздырырга" дип 15ләп төрле башкаручы һәм музыкаль төркем килде. Алар арасында Yummy Music Band, K-Ru, Азат Гыйльметдин, Муса Гаянов, qaynar, Караш, Gauga, Juna, Сәидә Мөхәммәтҗанова кебек башкаручылар бар.

Шунысы игътибарга лаек, оештыручылар ел да бер үк башкаручыларны гына түгел, яңа башкаручыларны да "заманча татар музыкасы" хәрәкәтенә тартырга тырыша. Быел да моның өчен алдан махсус музыкаль бәйге оештырылды. Теләүчеләргә үз видеоязмаларын җибәрергә тәкъдим ителде, соңыннан интернетта алар өчен тавыш бирү оештырылды.

Нәтиҗәдә, җиңүне Идрис Халиуллин белән Тамара Минова яулады. Төп бүләк – алар концертта qaynar һәм Gauga төркемнәре белән берлектә гала-концертта чыгыш ясады.

Урысча сөйләшүләр

Азатлык чараны интернет-трансляция аша күзәтте. Шулай туры килдеме, трансляцияне алып баручы янында гел урысча аралашкан егет-кызлар торды. Алар чара буе сәхнәдә булганны урысча шәрехләп тордылар, үзара да татарча сөйләшүне кирәк дип тапмаганнар. Икенче яктан, "Мин татарча сөйләшәм"нең максаты һәрвакыт татарча аралашырга теләүчеләрне үзенә тарту, татарча сөйләшергә теләк тудыру.

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе һәрвакыт саф татар телендә узды. Бу принципиаль сайланган юл булды. Бу юлы сәхнәдән урысча сөйләү күренеше күзәтелде. Мәсәлән, җырчыларның берсе сәхнәгә дустын чакыргач, анда татар исемле егет чыкты. Ул татарча сүзләрне кыстырырга тырышса да, нигездә урысча сөйләште һәм йөргән кызын сәхнәгә чакыртып, аңа кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Бу барысы да Тукай телендә түгел, ә Путин телендә башкарылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG