Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәүчеләр Миңнехановка кайсыдыр оешманың һавага агулы маддәләр чыгаруына зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Авиатөзелеш районында яшәүчеләр әйтүенчә, төнлә шәһәрдә начар ис чыга, ул күңелне болгата, башны әйләндерә, тәнне кычыттыра.

Казанның Авиатөзелеш районында яшәүчеләр Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка кайсыдыр оешманың һавага химик маддәләр чыгаруына зарлана. Алар үзләренең зарларын Миңнехановның Telegram-каналындагы пост астына язып калдырган. Моңа "Бизнес Online" игътибар иткән.

Казанда яшәүчеләр әйтүенчә, төнлә шәһәрдә начар ис чыга, ул күңелне болгата, башны әйләндерә, тәнне кычыттыра.

"Безгә билгеле булмаган бер чыганактан төне буе туктаусыз агулы һава чыкты. Күңел болганды, баш әйләнде, тән кычытты. Моңа түзәргә чама юк. "Халык контроле"нә дә, экология министрлыгына да яздык, тик алар һаваны көндез тикшерүләре турында белешмә бирә, ә агулы маддәләр төнлә чыга", дип яза алар.

Апрель ахырында Казанның Авиатөзелеш районында, аеруча Челюскин урамы 26нчы йортта яшәүчеләр начар исләргә зарлана башлады. "Бәйрәмнәр алдыннан Авиатөзелеш районында кабат чыдап булмаслык сасы", дип зарланды алар.

Татарстан Роспотребнадзорында әйтүләренчә, 2024 елда "Казан оргсинтез" тирәсендәге һаваны лаборатор анализлар ярдәмендә 200 тапкырдан артык тикшергәннәр, зарарлы маддәләрнең нормалардан артып китү очрагы булмаган.

Республика Роспотребнадзоры вәкилләре исә ис килүгә һава торышы һәм явым-төшемнең дә йогынтысы булырга мөмкинлеген әйтә.

  • Бу ел башыннан Казанның төньяк өлешендә яшәүчеләрдән һавага зарарлы маддәләр таралуы белән бәйле 150дән артык шикаять килгән.
  • Татарстанда 10 меңләп объект төбәк күзәтүендә, ә шикаятьләрнең күпчелеге федераль объектларга туры килә диелә. Казанның төньяк сәнәгать зонасында төбәк күзтүендә 264 объект, федераль күзәтүдәге 407 объект бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG