Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тяжело с татарским" антипремиясе быел Иске бистәнең коммерция оешмаларына бирелде


Иске бистә, архив фотосы
Иске бистә, архив фотосы

Татар телен куллану өчен рәхмәт хаты исә Fix price кибетләр челтәренә бирелде.

2024 елда "Тяжело с татарским" антипремиясе күмәк рәвештә Казанның Иске бистәсендә урнашкан коммерция оешмаларына тапшырыла. Бу хакта бүген Казанда узган "Мин татарча сөйләшәм" чарасында игълан ителде.

— Бу оешмалар реклам максатыннан Иске татар бистәсе образын актив куллана. Әмма, ни кызганыч, үз эшчәнлегендә алар дәүләт телен кулланмыйлар, — дип белдерде сәхнәдән Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Антипремия белән бергә "Мин татарча сөйләшәм" чарасында татар телен хөрмәт иткән оешмалар да барлана. Быел рәхмәт хатына Fix price кибетләр челтәре лаеклы дип табылды. Бу кибетләрдә элмә такталар һәм язулар ике дәүләт телендә башкарыла, ди акция оештыручылары.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында "Тяжело с татарским" антипремиясе 2012 елдан бирле тапшырыла. Әлеге "бүләк" татар телен санга сукмаган, эшчәнлекләрендә дәүләт теленә урын бирмәгән, телгә битарафлык күрсәткән оешмаларга бирелә. Антипремия башлыча дәүләт оешмаларына бирелә дип аңлата оештыручылар.

  • Быел "Мин татарча сөйләшәм" акциясе беренче тапкыр Казан кирмәнендә уза.
  • Быел чара кысаларында Дөнья татар яшьләре форумы ясалма интеллектка бәйле берничә проект әзерләде. Алар арасында "Тукай AI" дип аталган Сhat-GPT өчен өстәмә плагин һәм Youtube-тан татарча һәм татарларга караган барлык видеоларны бер урында туплаган TizTap сайты.
  • "Мин татарча сөйләшәм" акциясе 2006 елдан бирле үткәрелә. Башта ул милли активистлар көче белән үткәрелгән иде, соңгы елларда ул Татарстан дәүләт програмына кертелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG