Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы мөһаҗирлек музеен коруда читтәге татардан ярдәм сорый


Киңәшмәдә катнашучылар

Дөнья татар конгрессы "Татар мөһаҗирлеге музее" проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсен тикшерде. Оештыручылар читтәге татарларга мөрәҗәгать итеп, музейга яраклы әйберләрне Казанга җибәрергә үтенде. Әмма читтәге татарларга әлегә бу тәкъдимгә саклык белән карый.

23 март узган онлайн киңәшмәдә чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм туган илләреннән еракта яшәүче татар активистлары катнашты. Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров мөһаҗирләр мирасы фонды булдыру идеясе күптән тууын искәртте, "бу фикерне яклап, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов саллы сүзен әйтте", диде ул. Шакиров милли стратегияне гамәлгә ашыру кысаларында музей коллекцияләрен - рухи һәм матди ядкәрләрне саклап калу, аларны тарихи ватанга кайтару татар халкының мәдәни-тарихи мирасын саклау коралы булачак, дип белдерде.

Конгресс җитәкчелеге чит илләрдә яшәүче ватандашларга татар мөһаҗирлеге музее фондын экспонатлар (шәхси архивлар, документлар, аудио һәм видеоматериаллар) белән тулыландыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Очрашуга кадәр һәрбер оешма исеменә шундый эчтәлекле хат-мөрәҗәгать тә юлланган.

Данис Шакиров әйтүенчә, Казанның меңьеллык музеенда һәм башка оешмаларда билгеле күләмдә экспонатлар бар инде.

"Бүген безнең татар дөньясын киң колачлырак, киңрәк итеп карыйсыбыз килә. Оешма әгъзаларында, туганнарыгызда, милләттәшләрегездә мондый мирас саклана икән, без аны фондка алырга бик теләр идек. Пандемия аркасында, без бүгенге көндә чит илләргә чыгып китә алмыйбыз. Без бер төркем туплап, әлеге төркем белән, Төркия, Кытай, Европа, Австралия, Америка, БДБ илләренә чыгып, андагы мирасны җыеп алып китеп, шушы фондка тапшырыр идек. Ләкин бүген мондый мөмкинлек булмау сәбәпле, почта аркылы яки туганнарыгыз, милләтәшләрегез Казанда булган вакытта ул әйберләрне тапшыруыгызны сорар идек", дип үтенде конгресс вәкиле.

Шакиров бу мирасның матди кыйммәткә ия булуын, шуңа күрә аны саклау өчен Казан кирмәнендә аерым фонд булдырылуын белдерде.

"Әлеге мирасны барлап, үзебезгә исемлекне төзү өчен, кайда нәрсә бар икәнен аңларга кирәк. Бу эштә безгә бары сез ярдәм итә аласыз. Фонд Казан кирмәнендәге татар мөһаҗирлеге музеенда булачак, татар мәркәзе булган Казанга килгән милләттәшләр, төрле делегацияләр ул әйберләрне музейда күрә алачак", дип аңлатты Шакиров. Аның әйтүенчә, фондка кабул иткәч, һәр экспонатка белгечләр тарафыннан бәя биреләчәк, кабул итү документы тапшырылачак. "Мәсьәлә материаль байлыкка гына кайтып калмасын иде, кемнеңдер үзенең фондка тапшырырга теләге бар икән, без аны рәхәтләнеп кабул итәр идек. Ләкин без мәсьәләгә реаль карыйбыз, шуңа күрә сезнең ярдәм кирәк", дип белдерде Шакиров.

Музейны урнаштыру өчен Казан кирмәнендәге иң зур бина бүлеп бирелгән. Музей комплексы экспозициясе концепциясе турында Татарстан Фәннәр академиясенең Альфред Халиков исемендәге Археология институтының борынгы археология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре археолог Дмитрий Бугров һәм шул ук институтның мәгълүмат-редакция бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарихчы Хәлим Абдуллин сөйләде. Чит илдә яшәүче милләттәшләрнең татар һәм инглиз телләрен яхшырак белүен истә тотып, Шакиров рус телендәге чыгышларны татарчага тәрҗемә итеп баруны үтенде, Бугровның чыгышын хезмәттәше Хәлим Абдуллин тәрҗемә итеп барды, тыңлаучылар белән дә башлыча ул аралашты.

Тәкъдим ителгән концепциягә караганда, музей комплексында татарлар һәм Татарстан территориясендә яшәүче башка халыклар тарихына һәм этнографиясенә багышланган берничә күргәзмә залы оештырылачак. Һәр зал билгеле бер тарихи чорга багышланган - һуннар империясеннән алып хәзергәчә.

Тарихчы Хәлим Абдуллин президент тарафыннан Татарстан, Казан һәм кирмәннең тарихын күрсәткән дөньякүләм музей булдыру мәсьәләсе куелуын әйтте, шул исәптән татар тарихының зур өлешен алып торган мөһаҗирләр, ягъни кайчандыр туган җирләрен ташлап, чит илләргә чыгып киткән татарлар тарихын да чагылдыру. "Моңа кадәр мөһаҗирлек музеен булдыру инициативалары булса да, алар беркайчан да чынга ашмады, археология институтына экспедицияләр вакытында төрле төбәк татарлары белән күп эшләргә туры килсә, чит илдәге милли мирас белән эшләү зур яңалык", диде галим.

Дмитрий Бугров кирмән харитасында музей урнашачак бинаны, булачак музейның эчке өлгесен күрсәтте. Иң зур блок - 2 мең квадрат метрлы экспозиция - этнографиягә, шул исәптән мөһиҗирлеккә багышланачак. Икенче бүлектә иң борынгы татар тарихы - һуннардан алып, Казанга нигез салынуга кадәрге чор күрсәтеләчәк. Алтын Урда чорына багышланган зал "Хакимият чатыры" дип аталачак. Тагын бер зур бүлек Русия тарихына багышланачак, ягъни Казан басып алынганнан соң, ханлыкның Русия дәүләтен төзүдә катнашу тарихы шушы бүлектә күрсәтеләчәк. 20нче гасырга башланган бүлек "Юл сайлау" дип аталачак, биредә инкыйлабтан соң татар милли дәүләт үсеше юлын сайлау: милли-мәдәни автономия, "Идел-Урал" штаты, татар-башкорт республикасы концепцияләре күрсәтеләчәк. Музейда аерым яңа тарих бүлеге дә булачак, галим биредә Татарстан президентлары Миңтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановка багышланган экспонатлар булачагын әйтте.

Киңәшмәдә катнашучы чит ил татарлары сораулардан бигрәк тәкъдимнәр белән чыкты.

Австралиядән Диләрә Вәлиева фондка оешмаларның конгресска бүләк иткән истәлекле бүләкләрен дә тапшырырга тәкъдим итте. Конгресс вәкиле җавап итеп бу бүләкләрнең фонд нигезен тәшкил итәчәген белдерде.

Һельсинки имамы Рамил Беляев соңгы ун елда фин татарлары мөһаҗирлеген өйрәнүен сөйләде, тарихчыларга фин татарлары тарихы турындагы китапны тәкъдим итте. Имам Суоми җирендәге татарларның милли мирасы яхшы саклануын белдерде.

Сан-Францискодан Илһан Садри Америкага күченгән татарлар тарихын җыюын, өенең музейга әйләнүен сөйләде. "Тиле кебек җыеп йөрим, бу - минем тормышым", диде ул. Шулай ук күп мөһаҗирләрнең тарихи мирас белән бүлешергә теләмәвен дә искәртте, ягъни күпләр шундый ук музейны Америкада булдыру яклы. Ул рус мигрантлары музеенда борынгы татар китапларын очратуын да сөйләде.

Хәлим Абдуллин берничә данәдә булган әсбаплар белән бүлешергә, ә борынгы китапларның электрон копиясен ясарга киңәш итте. Америкага күченгән татарларның уникаль язма мирасы белән алмашуга совет чорында "тимер пәрдә", ә хәзерге көндә ул мирасны цифрлаштыру өчен дәүләт грантларын алуга ике ил арасында сәяси киеренкелек тууы комачаулавына борчылу белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (6)

XS
SM
MD
LG