Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли тәрбиядә иң мөһиме: гаилә, мәктәп һәм май канаты


Түгәрәк өстәл сөйләшүе
Түгәрәк өстәл сөйләшүе

Казанда "Хәзерге шартларда милли тәрбия нәрсә ул?" дигән темага түгәрәк өстәл cөйләшүе узды. Чыгышларда һәм фикер алышуда, май канатыннан башлап, элекке мәгариф министры Энгел Фәттаховның эштән алынуына кадәр күп мәсьәләләр каралды. Азатлык бу чарадагы төп 10 фикерне аерып алды.

26 мартта, Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узган бу чарада һәр социаль институт: гаилә, бакча, мәктәп, иҗтимагый оешма вәкилләре бар иде. Түгәрәк өстәлне Тарих институты мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов алып барды. Ул башлап җибәргәндә үк каралачак мәсьәләләрне яңгыратты: "Хәзерге шартларда милли тәрбия нәрсә ул? Яшь буынны милли рухта тәрбияләргә кирәк дигәнне без гел ишетәбез, ә нәрсә ул милли рух? Татар халкының үзенә генә хас милли тәрбиясе булганмы? Булса, ул нинди булган? Хәзер дә безнең халыкның элекке тәрбия мирасы һәм аның әһәмияте сакланамы? Аны киләсе буыннарга ничек тапшырырга мөмкин?" диде Гыйбатдинов.

1. Милли тәрбия заманча булырга тиеш

Тарих институты фәнни хезмәткәре Ләлә Мортазина чыгышындагы төп фикер шул булды.

Ләлә Мортазина
Ләлә Мортазина

— Милли рух – ул үзеңне шул милләт вәкиле итеп хис итү. Милли тәрбия дигәндә милли йолалар күзалдына килә. Бүгенге шартларда 200 элек булган милли гореф-гадәтләр нигезендә баланы тәрбияләү мөмкинме? Бу сорау XX гасыр башында да туа. Риза Фәхретдин "Шура" журналында милли тәрбия турында мәкалә бастыра һәм шундый фикерне әйтә: "Әйе, милли тәрбия һәм милли белем нигезендә безнең гореф-гадәтләр ятарга тиеш, ләкин моннан 100-200 ел элек булган гадәтләрне бүгенгә утыртып аның белән тәрбияләү һич ярамый", ди. Чөнки бүген аларның инде күбесе туры килми. Аның әйтүенчә, шул гадәтләрнең иң матурларын саклап калган хәлдә, аларны заманчалаштырырга кирәк. Заманчалык, заман таләбенә туры килү – иң төп принципларның берсе. Милли булам, миллилекне саклап калам дип, без башка дөньядан аерым яши алмыйбыз. Шуңа без башка заманча традицияләргә дә ачык булырга тиеш, диде Ләлә Мортазина.

2. Кызларны милли үзаң белән тәрбияләү мөһим

Бу фикерне дә Ләлә Мортазина җиткерде.

— XX гасыр башында милли тәрбиягә игътибар бик зур була һәм ул татар газет-журналларда да бик күп бирелә. Аларда милли тәрбия әниләр кулында булырга тиеш дигән нәтиҗә ясала. Милләтебезнең киләчәген тәэмин итәрлек һәм башка милләтләр арасында югалып калмаслык итеп күрәсебез килә икән, без кызларыбызны тәрбияләргә тиеш, диде Мортазина һәм XIX гасырда ук аралашу әдәбе хакында язылган әсбапларны мисалга китерде.

3. Буыннар арасында бәйләнеш булдырырга

Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәләхова югарыда әйтелгән әсбапларны бүген укучы юклыгы, хәзерге әти-әнинең рухи зәгыйфьлеге, буыннар арасында бәйләнеш югалу турында сөйләде.

Эльмира Сәләхова
Эльмира Сәләхова

— Хәзер башлангыч сыйныфта укучыларның әти-әниләре – 30 яшьлекләр – югалган буын. Алар бөек галимнәр язган хезмәтләр турында белми дә, укымый, кулланмый да. Бәла нәрсәдә? Ул әти-әнинең рухи зәгыйь булуында. Икенчедән буыннар арасында бәйләнеш юк. Элек өч буын арасында булса да бәйләнеш бар иде. Үземнән әйтәм: 1915 елгы әбием инкыйлабтан соңгы елларны миңа сөйли иде, хәзер андый мәгълүмат бирүче юк. Әбиләр балалар белән шөгыльләнми. Әби бирә алмаганны әни бирер иде, ул да бирми.

Үзем күзәткәннәрдән генә әйтәм: бүген саф татар гаиләләрендә дә әти эштән кайтып керә, аны каршы алу дигән гадәт юк. Әни дә арып кайткандыр, ул диванда телефонда утыра, ә әти үз ачкычы белән ачып керә. Бу башка сыймаслык хәл, минемчә. Татарның гадәте – бар эшне ташлап әтине каршы алу. Икенчедән, балалар табынга теләсә кайсы вакытта килеп утыра. Башта әти кеше килеп утырырга, аннары гына башкалар утырырга тиеш.

Менә шундый вак кына әйберләрдән башлана тәрбия. Шулар аша халкыңа һәм нәселеңә карата хөрмәт тәрбияләргә кирәк. Җиңү көнендә өстәл артында әби-бабайлар турында сөйләшергә, аларны искә алырга кирәк. Гает бәйрәмендә әни кеше тәмле әйбер пешерсә, ул баланың күңелендә кала. Бәлки, бу әйберләргә акцент дәүләт дәрәҗәсендә эшләнергә тиештер, диде Сәләхова.

4. Шәригатькә таянган нигездә милли шәһәр мәдәниятен булдырырга

Татарстан Мәгариф үсеше институты доценты Марат Лотфуллин шәһәрдә яшәгән әби-бабайларның барыбер берни бирә алмавын, хәзерге әбиләрнең дә пионер-комсомол турында гына сөйли алуын искәртте.

— Безнең ана белән бала арасында балалар бакчасы тора. Совет чорында коммунизм төзү өчен баланы анадан аерырга һәм аны тәрбиягә дәүләткә тапшырырга кирәк була. Шул вакытта гына аларда ватанпәрвәрлек һәм коммунизм идеясы тәрбияләнә дип санаганнар. Бездә әле дә баланы күбрәк гаилә түгел, бакча, мәктәп тәрбияли, бала өйгә кайтып йоклый гына. Әлбәттә, бу гаилә традицияләрен җимереп, дәүләткә эшче куллар җитештерү өчен төзелгән механизм. Һәм ул механизм бүгенгәчә эшли.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

Ә гореф-гадәткә килсәк, безнең халыкның йолаларын өйрәнү бик гади һәм җиңел: XIX гасырда татарлар шәригать буенча яшәгән. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, татарның 70 проценты шәһәрдә яши, монда әби-бабай турында сөйләшү урынсыз. Без, пионер-комсомол булган буын нинди халык традициясе беләбез? Безнең әти-әниләр дә инде коммунизм җимешләре. Шәһәрдә яшәгән әби-бабайларның күбесе инде татар телен дә белми. Быелгы халык санын алуда күренер, хәзер инде 80% халкыбыз шәһәрдәдер дип уйлыйм. Әле 10 ел элек кенә Казанда елына 10 мең бала туа иде, ә хәзер ел саен 20 мең туа. Авылда балалар юк, яшьләр Казанга килеп бала таба. Шуңа күрә алар бар да – шәһәр баласы. Ә бездә милли шәһәр традицияләре, шәһәр мәдәнияте бармы?

Телевидениегә килсәк, анда авылдан сыер савучы балалары килеп утырган, чабаталарын түргә элгәннәр, шуны берничек алып ата алмыйлар. Алар татарлыкны XVIII гасыр киеменә киенеп чыгу дип уйлый инде. Ләкин шәһәр кешеләренә ул үрнәк түгел, яшьләрне ул кызыксындырмый. Шул ук инглизләрне, урысларны алсак, алар борынгы гасыр киеменә киенеп йөриме? Татар мәктәбендә безне әле дә курайда уйнап, читек-кәвеш киеп, чигүле алъяпкычтан каршы алалар. Ә урыс мәктәпләре балалайка белән каршылыймы? Юк, бик заманча кешеләр, бик заманча киенеп каршы алалар. Ләкин урыслыкларын да һич югалтмыйлар, алар аның белән горурланалар. Ә бездә ул бармы?

Бездә татарлыкны да ничек шулай сакларга, заманча да булырга – бу зур проблема. Шәһәрдә яшәгән халыкның мәдәнияте башка була. Минемчә, шәһәрдә шәригать белән яшәүчеләрнең тормыш яшәешен өйрәнергә кирәк. Алар ничек интеграцияләнә, дин һәм милләтне шәһәр шартларыда яшәтә икән? Әнә шул рәвешле, шәригатькә таянган нигездә шәһәр мәдәниятен торгызырга кирәк дип уйлыйм, диде Марат Лотфуллин.

5. Бакча-мәктәпләрдә милли тәрбия булырга тиеш

Татар ата-аналары оешмасы җитәкчесе Илсөя Әхмәгалиева милли тәрбияне гаиләгә калдырмыйча, бакча-мәктәпләргә кайтарырга кирәк дип исәпли. Ул бу юнәлештәге эшкә Русия сәясәте комачаулавы турында да искәртте.

Илсөя Әхмәгалиева
Илсөя Әхмәгалиева

— Ата-ана белән бала арасында зур упкын булып бакча-мәктәпләр тора, чөнки бала көн дәвамында бакчада. Ата-ана өч яшьлек, татарча гына сөйләшкән баласын бакчага тапшырып чыга, ә ике-өч айдан ул бала татарча җавап та кайтармый башлый. Шуның аркасында хәзер күпчелек бала урысча сөйләшә, ә ата-ана татарча сөйләшә. Әгәр бала бакчада да өйдәге кебек татарча тәрбияләнсә, бу мәсьәлә гомумән күтәрелмәс иде. Бала белән ана арасындагы үпкәләр дә булмас иде.

Кайчандыр татарныкы гына булып саналган бакчаларда бүген урыс та, татар да бергә йөри. Бүген ана тәрбия чыганагы түгел, ә финанс чыганагы, чөнки көнозын эштә. Димәк, гаилә тәрбия функциясен тулысынча үти алмый. Күпмедер ата-ананың үзаңында милли тәрбия дигән төшенчә булса да, күбесендә ул юк. Әгәр милли тәрбияне өч-дүрт бөртек аңлы ата-анага тапшырып калдырсак, без моны үз агымына калдырдык дигән сүз. Юк, без моны бакча-мәктәпләргә кертергә тиеш, диде Илсөя Әхмәтгалиева.

6. Бакча-мәктәпләрдән милли тәрбияне таләп итәргә

Марат Лотфуллин ул бакчаларның, мәктәпләрнең шул ук татар халкы акчасына да төзелүен һәм милли тәрбияне таләп итәргә кирәклеген әйтте.

— Без барыбыз да шул бакча-мәктәп ситемасында тәрбияләнгән кешеләр. Аларны аерым дәүләтнеке дип карарга ярамый. Мәктәпкә дигән акча каян килә соң? Минем баламны һәм хатынымны ашатасы акча шуларга дип, миннән сорамый гына тартып алынган бит. Минем акчага мәктәп төзеп, анда укытучы яллап, урыслар әзерлиләр. Нишләп мин аңа милли тәрбия турында таләп куя алмыйм, ди? Куя алам! Ул акчаны мәктәпкә Путин да, Шәймиев та бирмәгән. Сез беркайчан да шуны онытырга тиеш түгел, таләп итәргә кирәк, диде Лотфуллин.

7. Бала тәрбиясе пар кавышканчы үк башланырга тиеш

"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова үзләре уздырган чаралар һәм аларның милли тәрбиядә булган әһәмияте хакында сөйләде. Оешма мәктәпкәчә яшьтәге балалар, яшьләр, өлкәннәр белән аерым-аерым эш алып бара икән.

Кадрия Идрисова
Кадрия Идрисова

— Риза Фәхретдин: "Бала тәрбиясе бала тугач башланырга тиеш", ди. Күп ата-ана да шулай дип саный. Юк, җәмәгать, элек шулай булгандыр, әмма хәзер бала тәрбиясе өйләнергә – хатын, кияүгә чыгарга ир эзләгәндә үк башлана. Башка милләт вәкиленә кияүгә чыгып тормыш корып, без үзебезнең әхлакый кануннар белән тәрбияләнгән милләт баласы үстерә алмыйбыз. Без үз оешмабызда "40 көнгә кадәр бала тәрбиясе", "40 көннән 3 яшькә кадәр бала тәрбиясе", "3 яшьтән 7 яшькә кадәрле бала тәрбиясе" дигән дисклар чыгардык. Анда баланы дини, фәнни, халыкчан юнәлештә тәрбияләү чаралары күрсәтелгән. Шуның белән әлегә туктап торабыз, чөнки без аның барысын да үз хисабыбызга чыгарабыз.

Без зурлар белән эшне ничек алып барабыз? Халыкара "Татар кызы" бәйгесендә катнаша торган, финалга чыккан 12 кыз белән дәрес үткәрдем. Шуларга сорау бирәм: "Сез егетегез белән очрашуга әзерләндегез, әмма соңга каласыз. Егеткә шалтыратып ничә минутка һәм нигә соңга калуыгыз турында әйтәчәксезме? Гафу үтенәсезме?" - дим. Алар шаккатты. "Безгә һәрвакыт сез алиһә, сез патшабикә дип әйтәләр", диләр. Әгәр син соңга калып та гафу үтенә белмисең икән, ничек тормыш итәрсең? Ни өчен яңа корылган гаиләнең 70 проценты аерылыша? Менә шул алиһәләр үстергәнгәдер дип уйлыйм. Чөнки аның егете дә шаһзадә булып үсә бит әле. Әгәр дә без бу әйберләрне өйдә эшләмичә, "без түгел, сез гаепле", дип утырабыз икән, милли тәрбия турында сүз йөртеп тә булмый. Без хәзер бала өчен яшәүчеләр заманы. Ә аның өчен үзебез гаепле, бакча-мәктәп түгел, диде Кадрия Идрисова.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар

Ул чыгышының зур өлешен май канаты темасына багышлады. Аңа ышансаң, татар кешеләре май канатын казның кайсы җиреннән алып ясавын да белми икән.

— Мин Чаллыда 500 кешелек залда чыгыш ясадым. Май канаты ясар өчен канатны казның кайсы җиреннән алабыз дип сорадым – белмиләр. Бу сорауны үзебезнең мастер-классларда да бирәм, төрле чарада катнашучылар хәтта идән җыештыра, тузан себерә торган өлешен май канаты ясарга алып килделәр. Болар берсе дә гади әйбер түгел, ә бөртекләп җыелган энҗе-мәрҗәннәр. Бу артка бару өчен түгел, ә алга бару өчен эшләнә. Безнең бәйге мастер-классларын узган әбиләр, әниләр хәзер каз канатларын җыялар. Күмәк бер агым күтәрелде, диде Идрисова.

8. Татар телле тәрбиячеләр укыту кирәк

Казан шәһәрендәге 135нче балалар бакчасы мөдире Гүзәл Садыйкова, бакчаларның кешеләр яшәгән тирәлеккә беркетелүе сәбәпле, татар бакчасына да урысларның килеп тулуын, татар телен белгән тәрбиячеләр җитмәве турында сөйләде.

Гүзәл Садыйкова
Гүзәл Садыйкова

— Мин урыс бакчасы мөдире, татар бакчасы җитәкчеләре сүзеннән генә әйтәм инде: ата-ана өйгә якын бакчаны сайлап ала да, баласын шунда китерә. Ни өчен урыс кешесе өе янындагы бакчага килмичә, еракка, ягъни юл аркылы бакчага йөртергә тиеш? Алар шул ук татар бакчасын сайлап алалар. Гомумән, татар бакчасындагы мохит – 50 процент урыс балалары. Шуның аркасында тәрбиячеләр бер үк материалны татарча да, урысча да сөйләргә тиеш була.

Икенче авыр мәсьәлә: ике телне дә камил белгән тәрбияче табу авыр. Безнең бакчадагы тәрбиячеләрнең уртача яше – 35 яшь, күбесе – шәһәр балалары. Алар үзләре дә урыс мәктәбен тәмамлаган. Педагогия көллиятенең чыгарылыш студентлары белән сөйләшергә бардым, анда татар төркеме бөтенләй юк.

Өченчедән, без хәзер үз бакчабызда һәр яшь категориясендә берәр татар төркеме ачтык, ләкин анда бала җыю авыр. Татар ата-анасына баласын татар төркеменә күчерергә тәкъдим итсәң, алар каршы килә, инглиз төркеменә кертүне сорый. Ә татарча да, инглизчә дә белгән тәрбияче гомумән юк.

Дүртенче авыр мәсьәлә: инглиз телен өйрәнү өчен нинди генә уеннар, програмнар, методик кулланмалар юк? Ә безнең татар телен өйрәтү өчен нибары бер програм бар – бетте, диде Садыйкова.

Бу фикер белән Марат Лотфуллин да килеште.

— Мәгариф министрлыгы институтында башлангыч белем бүлеге бар. Анда бер генә татарча сөйләшүче дә юк. Балалар бакчасы тәрбиячеләр әзерләү этабыннан алып аларның белемен күтәрүгә кадәр Татарстан мәгариф министрлыгына буйсына. Педагогия көллиятләре – Татарстан республикасыныкы. Ярты миллион татар яшәгән Казан шәһәрендә педагогия көллиятендә татар тәрбиячесе әзерләүче бер генә татар төркеме дә юк. Киләчәктә татар бакчалары гомумән калмаячак. Арчада күз буяу өчен бер төркем бар. Бер төркем! Ике миллион татар кешесенә бер төркем ул бөтенләй юк дигән сүз. Русия хөкүмәте сәясәтен үзгәртсә генә вәзгыятьне үзгәртеп була, ләкин бакчаларның тәэсире кешегә искитәрлек зур. Хәзер Татарстанда татар балалар бакчалары урысча эшли. Чөнки алар Казан педагогия көллиятендә урысча укый һәм шул урыс тәрбиясен алып кайтып татар баласына бирә, диде Лотфуллин.

9. Татар бакчасына килгән урыс баласы белән татарча гына сөйләшергә

Марат Лотфуллин татар тәрбиячесенең бакчага килгән урыс баласы белән дә бары тик татарча гына сөйләшергә тиешлеген, балага буйсынуның дөрес булмавын аңлатты.

— Аңлатыгыз әле миңа, нигә урыс бакчасы татар баласына берни дә тәрҗемә итеп утырмый, ә татарлар урыска тәрҗемә итә? Нигә? Монда бит мантыйк юк. Татар бакчасы тәрбияне татарча эшләргә тиеш, монда бер проблем да юк. Күзалдына китерегез: бакчага килеп керәсең – анда 30 яшьлек тәрбияче һәм 3 яшьлек кыз йөри. Ул кыз урысча сөйләшә һәм шул 30 яшьлек тәрбияче аңа буйсынып җавап бирә, аның теләкләрен үти. Нишләп ул кыз татар теленә күчсен, нигә кирәк ул аңа? Шул ук вакытта урыс тәрбиячеләр бар. Аңа татар баласы килеп татарча берәр сүз әйтсә, ул аңа борылып та карамый. Урысча сөйләмәсә, ул ач кала, аның арт ягы да, бите дә юылмый. Ач бала бер атнада урысча сөйли башлый. Барысы да тәрбиячедән генә тора. Татар халкының мәңгегә аңына сеңдерелгән коллыктан килә бу әйбер. Минемчә, тәрбиячеләргә психологик күнегүләр үткәрергә кирәк, - диде Лотфуллин.

10. Без бер-беребезне якларга өйрәнергә тиеш

Бу фикерне дә, Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов мисалын искә төшереп, Марат Лотфуллин җиткерде.

— Без иң беренче чиратта бер-беребезне якларга өйрәнергә тиеш. Элекке мәгариф министры Энгель Фәттаховны барыгыз да беләсез. Ул татар телен укытуны ахыргы сәгатенә кадәр яклады. Татар телен аның әмере белән мәктәпләрдән чыгару өчен аңа бик нык басым ясадылар. Ул барыбер андый әмер чыгармады. Чөнки Башкортстанда мәгариф министры баш прокуратура карары белән түгел, үз карары белән башкорт телен мәктәпләрдән чыгарды. Энгель Фәттахов андый карарга кул куймады. Һәм аны баш прокурор кушуы белән эшеннән алып аттылар. Аны беркем яклап чыкмады бит, шуңа бер-беребезне яклаган очракта гына без көчле була алабыз, диде Лотфуллин.

Чараны алып баручы Марат Гыйбатдинов түгәрәк өстәлгә йомгак ясап, милли тәрбиянең гаиләдән генә түгел, ә бакча-мәктәп белән берлектә систематик рәвештә алып барылырга тиешлеген әйтте.

Мондый чаралар Тарих институтында киләчәктә дә үткәреләчәк, киләсе түгәрәк өстәл сөйләшүе татар халкының мобильлегенә багышланачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG