Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләү: элек һәм хәзер


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Төрле сугышларда һәлак булучы, яраланучылардан тыш хәбәрсез югалганнар төркеме аерым урын алып тора. Аларны эзләү, табу, табылмаса, үлгән дип тану — вакыт һәм чыгымнар таләп итә. Икенче дөнья сугышыннан соң 75 елдан артык вакыт узып та, миллионнарча солдатның язмышы билгесез. Русиянең Украинада алып барган сугышында да хәбәрсез югалганнар белән проблемнар зур.

Хәбәрсез югалганнарның исәбенә чыгу авыр

Русиянең Украинада алып барган сугышына ике елдан артык вакыт узды. Үлүчеләр санын, аларның исемнәрен азмы-күпме ачыклап булса, хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматны табу аеруча авыр. Һәлак булып, җәсәдләре туганнарына бирелгән кешеләрне гадәттә җыелышып күмәләр — бу хакта район басмалары, төрле пабликлар яза, социаль челтәрләрдә туганнары кайгы уртаклаша, зиратларда каберләр пәйда була.

Дәүләт медиасы һәлак булучыларны каһарман итеп күрсәтеп булса да нидер яза ала, ә югалган кеше турында нәрсә язасың?

Сугышта югалганнар белән хәлләр катлаулы. Рәсмиләрдән мәгълүмат чыкмый. Дәүләт медиасы һәлак булучыларны каһарман итеп күрсәтеп булса да нидер яза ала, ә югалган кеше турында нәрсә язасың? Әлеге төркемгә караучы сугышчыларның күп булуы һәм аларның артканнан арта баруы турында "ВКонтакте" һәм "Телеграм"да барлыкка килгән төрле эзләү төркемнәреннән генә күреп була. Анда туганнары хәрбинең фотосын, мәгълүматын бирә, фәлән вакыттан бирле элемтәгә чыкмый, кайдалыгын белмисезме дип сорый.

Кызыл Хач халыкара комитеты Украинада сугыш башланганнан бирле 23 мең кешене эзли. Бу хакта комитетның Үзәк эзләү агентлыгы бюросы башлыгы Дусан Вуджасанин белдерде. Аның сүзләренчә, комитет соңгы ике елда Русия һәм Украина гаиләләреннән югалган туганнары турында барлыгы 115 мең мөрәҗәгать алган. 2024 елның гыйнварына Кызыл Хач халыкара комитеты 8 мең гаиләгә туганнары язмышы яки аларның кайдалыгы турында мәгълүмат биргән. Бу — ике ил саннары.

Украинадагы сугышта Татарстаннан үлүчеләрне һәм хәбәрсез югалучыларны җыеп баручы махсус сайт бар. Аңа мәгълүматны волонтерлар кертә. 8 майга республикадан бу сайтта 385 кеше хәбәрсез югалган дип тора. Үлүчеләр саны — 1623. Ә менә Башкортстаннан хәбәрсез югалучыларның якынча саны да билгеле түгел. Эзләү чатларында алар, әлбәттә, очрый.

Сугышта югалучыларны өч төп төркемгә бүләргә мөмкин: 1) бәрелешләр барган урында һәлак булып яки яраланып, кырда ятып калучылар; 2) әсирлеккә төшүчеләр; 3) үз ихтыярлары белән Украинага чыгучылар.

Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 1606, Башкортстаннан — кимендә 1993, ике республикадан кимендә 3400 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

Әсирлеккә эләгүчеләрне эзләү

Сугышта хәбәрсез югалучы русияләрнең күбесе исән һәм әсирлектә дип саный Кызыл Хач халыкара комитетының үзәк эзләү агентлыгы. Әлеге фаразны агентлыкның мәгълүмат эшкәртү бүлеге башлыгы Жером Кассу "Новости" агентлыгына белдергән. Барлыгы сигез мең гаилә туганнарының әсирлектә булуы турында мәгълүмат алды дигән ул.

Әсирләрне даими алмаштырып торалар, әгәр конкрет кешенең әсирлектә икәне билгеле икән — ул алмаштыру исемлегенә кертелә. Кайтарып та була. Исемлектә юк икән — димәк, юк.

Русия әсирләрен күрсәтеп баручы Телеграм-каналлар бар. Мәсәлән, "Поиск солдат РФ" каналында Татарстаннан — 13, Башкортстаннан 15 кешенең исеме чыга. Шул ук вакытта исемнәре ачыкланмаган кешеләр дә анда бик күп. Һәм Азатлык каналда чыккан видеоларның кайда, ничек, нинди шартларда төшерелгәнен тикшерә алмый.

Башкортстанның кеше хокуклары омбудсмены Михаил Закомалдин сүзләренчә, 2023 елда әсирлектән — өч кеше, 2024 елда тагын өч кеше кайтарылган. Бу мәгълүматны ул февральдә, Башкортстан парламентындагы чыгышында китерде. "Мин үзем генә берни эшли алмыйм. Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москальковага мөрәҗәгатьләр җибәрәбез. Кеше әсиргә эләккәндә генә түгел, хәбәрсез югалса да мөрәҗәгать итәбез. Әсирләрне даими алмаштырып торалар, әгәр конкрет кешенең әсирлектә икәне билгеле икән — ул алмаштыру исемлегенә кертелә. Кайтарып та була. Исемлектә юк икән — димәк, юк. Әлегә шулай", диде ул.

Закомалдин сүзләренчә, февральгә Башкортстаннан ул белгән ике кеше Украинада әсирлектә кала. Моннан тыш, кайбер мөрәҗәгатьләр республика кешеләреннән турыдан-туры Москальковага бара. Алар турында мәгълүмат юк.

Әсирлектән алмаш белән кайтарылган кешеләрне "дошман ягына чыгуда" гаепләп, тоткарлау очраклары да бар. Башкортстаннан 52 яшьлек Ринат Богдановка 20 елга кадәр төрмә яный. Ирне быел 3 гыйнварда әсирләр белән алмашу програмы нигезендә Русиягә кайтарганнар иде.

Татарстаннан 2023 ел башыннан 2024 елның февраленә кадәр Украина сугышында Русия гаскәрендә катнашып әсирлеккә төшкән 13 кеше кире өенә кайта алган. Бу хакта Дәүләт шурасы утырышында Татарстанның Кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская белдерде.

Моңа кадәр Сабурская хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү "җитди проблем"га әйләнде дип белдергән иде. Ул сугышчыларның гаиләләре мөрәҗәгать итүен сөйләгән иде. Әмма рәсми хәбәрсез югалганнарның санын әйтә алмады.

2023 елның октябрендә "Алга" батальоны Бахмут янында тар-мар ителүе, "Шайтан" кушаматлы командир Тимур Абдрахмановның әсирлеккә алынуы хәбәр ителде.

Азатлык ачыклавынча, Актаныш районыннан 12 кеше хәбәрсез югалган.

Яу кырында ятып калучылар

Хәбәрсез югалганнарның тагын бер зур төркеме — ул бәрелешләр вакытында һәлак булып, кырда ятып калучылар.

Мәетне алып чыгуның өч сценарие бар.

  • Җәсәдне яу кырыннан тиз генә алып чыгалар, һоспитальгә җибәрәләр һәм якынча бер атна эчендә үк өенә кайтаралар.
  • Атышлар бару сәбәпле, мәет вакытлыча кырда кала. Яу тынганчы берничә атна вакыт узарга мөмкин, ул чакта җәсәдне һоспитальдән һәлак булучыларны эшкәртү үзәгенә ДНК экспертизага җибәрәләр һәм шәхесен ачыклыйлар.
  • Мәет кырда ятып кала. Каты бәрелешләр яки отрядларның чигенергә мәҗбүр булуы сәбәпле аларны айларча алып чыгып булмый, шуңа күрә алар хәбәрсез югалган дип санала.


Былтыр бу уңайдан Татарстаннан җыелган "Алга" батальоны белән зур шау-шу килеп чыкты. 2023 елның 6 февралендә "Алга" батальонындагы барлык өч ротаны да (алар тулы булмаган) Угледар янындагы урманны штурмларга җибәрәләр. Анда барлыгы 120ләп кеше китә. "Idel.Реалии" басмасы ачыклаганча, хәрбиләр штурмга күзләүсез киткән, аларга артиллерия ярдәме дә булмаган. Сугыш кырында исән калганнарның кайберләре әсирлеккә төшкән булырга мөмкин, әмма чынлыкта ничек булуын беркем белми.

Хәрбиләрнең мәетләрен алып чыгар өчен һәм бу урында кабат урнашып карарга омтылып "Алга" батальоны ким дигәндә өч тапкыр сугыш кырына кире әйләнеп кайткан. Һәрберсендә тагын үлемнәр булган. Соңрак бу сугыш кыры булган кишәрлекне Русия хәрбиләре басып ала, әмма бөтен җәсәдләрне дә алып чыгу яки тану мөмкин булмый, чөнки алар инде таркала башлаган була. Нәтиҗәдә, "Алга"ның 17 сугышчысы, мәетләре табылмаса да, үлгән дип танылды.

Җәсәденнән бигрәк, солдатның акчасын гына көтүчеләр дә бар

Мамадыштан волонтер Сергей Никитин Украинадагы сугышта хәбәрсез югалган кешеләрне эзләргә ярдәм итә. Иң авыры әниләр белән сөйләшү, ә кайбер хатыннар иң беренче чиратта акча турында уйлый дип сөйләгән ул "Ватаным Татарстан" басмасына.

"Гәүдәсе кирәкми, акчасы булса, шул җиткән" дигән сүзләрне ишеткәч, хәрбине эзләүгә киткән никадәр вакытымны кызгандым

"Хәрбиләрне эзләүдә иң авыры нәрсә? Иң авыры — әниләр белән сөйләшү. Алар белән сөйләшкәнче мин дошман уты астында егетләрне эзлим, дим. Шуңа күрә мин әниләренә, хатыннарына якыннарының һәлак булуы турында бервакытта да хәбәр итмим. Аларның һәркайсы соңгы минутка кадәр өмет белән яши бит. Берничә ай дәвамында баласыннан зарыгып бер хәбәр көткән ана акча турында уйламый, алар шул дәрәҗәгә килеп җитә ки, баласының гәүдәсен кайтарып җиткергән өчен дә башларын иеп рәхмәт әйтә. Ничек шундый әниләргә ярдәм итмисең инде?!. Кызганыч, яшь хатын-кызлар арасында җәсәденнән бигрәк, солдатның акчасын гына көтүчеләр дә бар. Әле берничә көн элек кенә: "Гәүдәсе кирәкми, акчасы булса, шул җиткән" дигән сүзләрне ишеткәч, хәрбине эзләүгә киткән никадәр вакытымны кызгандым. Мин ул вакытны һәм энергияне балалары өчен җанын бирергә әзер булырдай аналарга багышлар идем. Тәҗрибә белән андыйларны тоемлый башладым инде. Кайберәүләр шалтырата да: "Син ничә сум акча сорыйсың?" диләр. "Мин такта сатаммыни? Яки берәр оешманың мөдиреме?" дип җавап бирәм. Акчаны сорап алмыйм. Әти-әнисенең көченнән күпме килә — шуның кадәр бирәләр", ди волонтер.

Эзләүне каян башларга?

Сергей Никитин хәрбидән хәбәр килми башлагач, кайларга мөрәҗәгать итәргә кирәген өйрәтә:

Әгәр кеше даими рәвештә хәбәрдә булып, соңгы заданиедән соң элемтәгә чыкмый башлаган икән — димәк, ул югалган. Вакытны сузмыйча аны эзли башларга кирәк.

"Якыннары хәбәрсез югалганнарның иң зур хаталары — шунда ук паникага бирелү. Эшне зур түрәләр, җитәкчеләр, хәрби комиссариатка, прокуратурага шалтыратудан башламаска киңәш итәр идем. Баласы, ире белән бергә булган иптәшләрен табып шалтырату күпкә нәтиҗәлерәк булачак. Соңгы хәрби боерыкны үтәү өчен аның белән бергә кергән егетләргә яисә алар белән элемтәдә торган туганнарына чыгарга, язарга кирәк. Шуңа күрә хәрби кайда, кемнәр белән хезмәт итә, позывноен, полк, батальон, рота, взводын, жетон номерын алдан ук белешеп кую файдалы булачак. Нәтиҗә булсын өчен, күпмедер вакыт көтеп торудан мәгънә юк дип уйлыйм. Әгәр кеше даими рәвештә хәбәрдә булып, соңгы заданиедән соң элемтәгә чыкмый башлаган икән — димәк, ул югалган. Вакытны сузмыйча аны эзли башларга кирәк. Бергә хезмәт иткән иптәшләреннән соң военкоматка мөрәҗәгать итәргә, анда алган мәгълүматлар белән частьның, ротаның яки взводның командиры белән элемтәгә чыгарга була. Шуннан соң гына хәрби прокуратурага барырга кирәк.

Багучылар, кәрт ачучыларга да барырга, кешеләрне эзләүче ышанычсыз фондларга акча түләргә ярамый. Аларның күпчелегендә мошенниклар, акча кортлары гына утыра. Аннан соң андый вакытта имеш-мимеш, кеше сүзләренә дә артык игътибар бирергә кирәкми. Бары тик мөһер сугылган документка гына ышанырга кирәк", ди ул.

"Аларны эзләмиләр"

Хәбәрсез югалганнарның туганнары белән эшләүче хокук яклаучы (үз исемен күрсәтмәүне сорады) "аларны эзләмиләр" ди.

Сугышчыдан ярты ел хәбәр булмаса — аны үлгән дип танырга мөмкин

"Яңа канунга ярашлы, югалган кешене ярты елдан үлгән дип танып була. Түрәләр моның белән сугышчы туганнарының түгел, үз тормышларын җиңеләйтте. Монда инде берничек тә ярдәм итеп булмый — көтәргә генә. Мин бер генә сорау бирә алам: "Ни өчен сез аны сугышка җибәрдегез?" Төрлечә җавап бирәләр, ешрак "Без анда шундый көчле иттарткыч булыр дип уйламадык" диләр. Бер хатын 2023 елның 14 декабренә кадәр Путин ротация игълан итәр дип өметләнгән. Ирен яшерергә кирәк булганын хәзер генә аңлаган", дигән бу юрист "Настоящее время" телеканалына.

Былтыр яз Русия Украинадагы сугышында хәбәрсез югалганнарны үлгән дип тануны гадиләштерүче канун кабул итте. Сугышчыдан ярты ел хәбәр булмаса — аны үлгән дип танырга мөмкин. Элек бу бер ел тәшкил итә иде.

Икенче дөнья сугышы чорында ничек булган?

Гомумән, Русия гражданнар кодексына ярашлы, сугыш белән бәйле хәбәрсез югалган хәрбине мәхкәмә сугыш бетеп кимендә ике ел узганнан соң гына үлгән дип таный ала. Әмма бу норма Икенче дөнья сугышында югалучыларга кагылмый. Сугыш беткәннән соң инде 80 елга якын вакыт узса да, бу зур проблем булып тора. Чөнки түрәләр хәбәрсез югалганнар үлмәгәндер, Көнбатышта яшәп ятадыр дип шикләнә. Рәсми мәгълүматларга караганда, Икенче дөнья сугышында әлеге вакытта 2 миллионнан артык кеше хәбәрсез югалган дип санала. Әмма бәйсез медиа 5 миллионга кадәр булырга мөмкин дип яза.

Бу теманы Казандагы Бөек Ватан сушышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов даими күтәреп килде.

Миллионлаган кешене үлгән дип танымаган бер генә дәүләт бар иде — Советлар берлеге. Русия бу эшне дәвам итте... кешеләргә түләмәс, ташламаларга акча сарыф итмәс өчен.

"Әйе, саклану министрлыгы бездә 700 мең хыянәтче булган, шуңа күрә 5 миллион кешене һәлак булган дип саный алмыйбыз ди. Ләкин без ул кара исемлекне беләбез. Мәсәлән, Татарстанда ул — 8 мең фамилия, аларның гаиләләренә хәрбинең үлеме турында таныклык бирергә кушылмаган. Кемнәр алар? Беренче чиратта, дезертирлар һәм трибунал тарафыннан хөкем ителгәннәр: кем постта торганда йоклап киткән, кем үзе-үзенә аткан, яки берәр малай яудан вакытында частькә кайтмаган, адашкан. Чынлап та ватанын саткан һәм чит илдә калучылар бер процент та түгел. 1990нчы елларда Хәтер китабын төзегәндә махсус тикшердек. Исемлекләрне, дәлилләрне КГБга үзем илттем. Әмма миңа кул гына селтәделәр: "Вак-төяк белән башны катырма әле", дип сөйләгән иде Черепанов берничә ел элек "Новая газета"га.

Аның сүзләренчә, Татарстаннан һәлак булган 398 мең кешенең 180 меңе хәбәрсез югалган. "Алдашмасыннар, хыянәтчеләр исемлеге махсус хезмәтләргә билгеле. Аларның фамилияләре бар. Һәм бу 5 миллион кеше түгел", ди музей мөдире.

Черепанов Германия тәҗрибәсе турында сөйли. 1951-1965 елларда ил сугышта катнашучылар исемлеген системлаштыра.

"Анда хәбәрсез югалганнар юк, чөнки бу — мирас мәсьәләсе. Германиядә хакимият дәрәҗәсендә хәл ителгән. Миллионлаган кешене үлгән дип танымаган бер генә дәүләт бар иде — Советлар берлеге. Русия бу эшне дәвам итте... кешеләргә түләмәс, ташламаларга акча сарыф итмәс өчен", дип саный ул.

2016 елда Баш штабта "хәтер" өчен җаваплы полковник Черепановка "хәбәрсез югалганнарны сез беркайчан да һәлак булган дип таный алмыйсыз, чөнки бу — финанс мәсьәләсе" дигән.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG