Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Украинадагы сугышка киткән улымны өч ай эзлим". Хәбәрсез югалганнар табылырмы?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстаннан Украинадагы сугышка җибәрелгән ирнең анасы улын эзли. Баласы белән элемтә 5 августтан бирле юк. Кая гына язып, барып карамаган, улыгыз хәбәрсез югалган, бернишли алмыйбыз, көтегез диләр. Хатын Мәскәүгә саклану министрлыгына бармакчы. 

Башкортстанның Хәйбулла районы Бакалы авылыннан Гөлнур Әбделманова быел 5 августта Украинага китүе турында хәбәр иткән улы Илгиз Әбделмановны эзли. Илгизгә 25 яшь, башта Чибәркүлдәге, аннары Екатеринбурның хәрби бүлекләренең берсендә контракт нигезендә хезмәт иткән. Екатеринбурда ул ефрейтор булган, вазифасы атучы (стрелок) дип аталган.

Украинага җибәрелгәнче сигез ай Таулы Карабахта булган. Августта бер атнага ялга кайткан.

— Бер генә атна торды өйдә. Екатеринбурдан кире Чибәркүлдәге хәрби бүлеккә күчәргә телим, баргач шуны хәл итәчәкмен дип китте. 3 августта өйдән чыгып китте. 5 августта шалтыратты, әни, без аэропортта, Украинага җибәрәләр, диде. Шунннан бирле бер хәбәре дә юк, дип сөйләде Гөлнур ханым Азатлыкка.

15 августта анага үзен Илгизнең дусты дип таныткан кеше шалтыратып, каты бәрелеш булды, улыгыз үлде дигән.

— Алар алгы фронтта, каты бәрелештә булган. Кемдер чыга алды, кемдер юк диде дусты. Безнең район Сибай хәрби комиссариатына карый, иң башта анда мөрәҗәгать иттем. Берни белмиләр. Минем ДНК үрнәген алдылар. Хәрби прокуратурага шалтыраттым. Бөтен җирдә җавап бер: яралылар исемлегендә дә, үлүчеләр арасында да юк.

Октябрьдә Гөлнур Әбделманова Екатеринбурга, улы хезмәт иткән хәрби бүлеккә барган.

— Анда миңа көлемсерәп кенә карадылар, бездән нәрсә таләп итәсез дип. Бернинди мәгълүмат бирә алмыйбыз диделәр. Аның белән киткән командир сүзләренчә, Илгиз яраланган, контузия алган, күзләре сукырайган. Ничек кенә булса да күрәсе иде дидем, ләкин башка бернинди мәгълүмат юк", ди ана.

Гөлнур ханым Себердә пешекче булып эшләгән. Бу хәлдән соң эшкә күңелем бармый, гел улымны эзләүдә һәм уйлауда ди. Ананың шулай ук кызы бар, ул медицина хезмәткәре, Акъяр хастаханәсендә эшли.

Хәрби кешенең сугышка җибәрелүе мөмкинлеге, анда төрле хәлләр була алуын ана аңлый, ләкин улының үлү ихтималын кабул итә алмый.

— Балачактан хәрби булам диде, мин теләмәгән идем, каршы чыгып та карадым. Мәктәне тәмамлап Сибайда тау көллиятенә укырга керде, ләкин бер елдан үзе гариза язып армиягә китте. Мобилизациягә эләгүчеләрнең аналары, хатыннары ничектер берләшә, ә контрактчыларның хәлләре башкачарак. Алар үз язмышларын үзләре сайлаган, ди Гөлнур ханым.

Башкортстанда хәрби улларын эзләүчеләр бер Әбделмановлар гына түгел.

1 октябрьдә Дүртөйле районы Үткен авылыннан Ранис Шәехов җирләнде. Аңа 20 яшь булган. Мәктәпне тәмамлагач, Дүртөйле һөнәр лицеенда укыган. 2021 елның 25 ноябрендә армиягә алынган, Белгород өлкәсендә 34670нче хәрби бүлектә хезмәт иткән. 2022 елның 12 мартында Украинада Гусаровка авылы тирәсендәге бәрелешләрдә һәлак була.

Сугыш барышын яктыртучы украин журналисты Роман Цимбалюк 34670нче хәрби бүлекнең 752нче мотоукчылар полкының танк батальоны тулысынча диярлек юк ителде дип язган иде апрель башында. Җәсәдләр янып күмерләнгән, аларны тану бик авыр, диде ул.

Ранис белән хушлашу мәрәсимендә аның туганы Әлфидә Байбурина "ул 10 ай элек армиягә китте, өч айдан соң хәбәре югалды. Җиде ай буена кая гына язмадык, шалтыратмадык, Аллаһка шөкер, гәүдәсе чит илдә калмады, туган авылына кайтты", дип сөйләде. Русия Украинада сугыш башлаганда, Ранис армиядә 3 ай гына хезмәт итә, ул контракт төзергә өлгергәнме, анысы билгесез. Егетнең әнисе Азатлык белән сөйләшергә теләмәде, ярам тирән, әлегә сөйләү авыр диде.

Хәбәрсез югалганнарның статусы

Украинадагы сугышта Русиянең күпме хәрбие югалганын белү мөмкин түгел диярлек.

"Төгәл саннарны әйтә алмыйм, чөнки югалтулар саны шулкадәр буталчык, хәтта якынча бәяләмә дә биреп булмый. Гомумән, сугышта хәбәрсез югалганнар, һәрвакыт диярлек үлүчеләр була. Бигрәк тә кешеләр күпләп яшәгән районнарда барган сугышларда. Русия әсирләр санын бер дә бирмәде. Алмашу турында ниндидер хәбәрләр бар, ә Русиянең күпме хәрбие әсирлеккә төшкән - әйтмиләр, - дип искәртә хәрби аналитик Ян Матвеев. — Югалганнарны ничек саныйлар: гадәттә бүлекләрдә иртәнге һәм кичке тикшерү була, анда бөтен хәрбиләр дә җыелырга тиеш. Кем юк — аны йә үлгән, йә югалган дип саныйлар. Командир тикшерү вакытында һәрбер хәрбинең кайдалыгын белергә тиеш.

Үле килеш табылмаганнарны (җәсәдләрне җыеп алырга тиешләр) югалганнар исемлегенә кертергә кирәк. Бәлки ул иртәгә кайтып килер. Бүлек окопларда сугышканда мондый тикшерүләрне уздыру авыр, кайчак аларга кул селтиләр, теләсә ничек уздыралар, кәгазьгә язмыйлар. Ә инде тылга киткәч, анда яхшылап саныйлар — кем кайткан, кем юк. Һәм солдат бүлек белән бергә кайтмый икән, ул инде бүтән кайтамячак дип әйтергә була.

Гомумән, монда фейк статистикасы эшли дип уйлыйм. Ковид вакытындагы кебек. Һәлак булучылар санын әзәйтеп күрсәтәләр, "югалган" дип язалар. Нәтиҗәдә әсирләр дә, үлүчеләр дә "югалучылар" категориясенә керә. Шул исәптән акчалар түләмәс өчен.

Соңгы тапкыр бәйсез матбугат чаралары сугышта 7502 кеше һәлак булды дип бирде ( BBC, 22 октябрь). Мәгълүматларны кимендә ике тапкыр киметеп күрсәтәләр дип алсак та, 15 меңнән артык үлүче дип әйтергә мөмкин. Бәлки 20 меңнән дә артыктыр. Аларның күпмесе "хәбәрсез югалган" дип саналачак? Моны саклану министры Шойгу да белмидер дип уйлыйм. Чөнки сугыш — ул бардак. Аларга дөреслек даруы бирсәң дә, теләсәләр дә, саннарны әйтә алмаячак. Чөнки үзләре дә белми. Асылда, әгәр кеше кайтмаган һәм әсирлектә түгел тикән, димәк һәлак булган.

Аннары Русия ягында "ЛНР", "ДНР" сугышчылары, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт көчләре дә сугыша, ә рәсми статистикада алар исәпкә алынмый. Русия армиясе югалтулар санын шулай итеп тә киметә", дип сөйли Ян Матвеев.

Хәрби хокук өлкәсендә эшләүче Алескей Семеновның юридик бюросына югалган солдатларны эзләп мөрәҗәгать итүләр 10 тапкыр арткан. Семенов юридик яктан "хәбәрсез югалган" дию урынына "хәбәре булмаган" ("безвестно отсутствующий") терминын куллану дөресрәк дип саный. Ләкин бу ике статус та мәхкәмә белән теркәлергә тиеш.

—"Югалган" яки "хәбәре булмаган" статусы мәхкәмә карары белән алынгач кына дәүләткә хәрбинең югалуы өчен җаваплылык йөкләнә, ә туганнарына түләүләр алу мөмкинлеге бирелә. Ләкин мәхкәмә хәбәрсез югалган дип кеше турында соңгы хәбәр алынып бер ел узганнан соң гына таный ала, — дип аңлата юрист. — Калганнары, шул исәптән саклану министрлыгы раслаган статус - формаль түгел. Гомумән, бу эшкә берничә ел узарга мөмкин.

Русия граждан кодексының 42нче маддәсе нигезендә хәрби чаралар барган вакытта югалган кешене мәхкәмә әлеге хәрби чаралар тәмамланып ике ел узганнан соң гына үлгән дип таный ала. Кешене үлгән дип таныр өчен башта аны хәбәрсез югалган дип тану кирәк.

  • Русиянең Украинага һөҗүме 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.
  • Русия һәлак булучы хәрбиләренең санын яшерә. Украина кораллы көчләренең баш штабы 9 ноябрьгә Русиянең 77 мең хәрбие үтерелде дип белдерә. Русия саклану министрлыгы югалтулары турында соңгы тапкыр 21 сентябрьдә хисап биргән иде, 5937 кеше һәлак булуы әйтелде. Пентагон яраланучылар һәм үлүчеләр саны ике яктан да 100 мең кеше дип исәпли.
  • ВВС-ның урыс хезмәте һәм "Медиазона" басмасы ачык чыганаклардагы расланган үлемнәргә таянып, Украинада һәлак булган Русия хәрбиләренең исемлеген алып бара. Ноябрь башына анда 8300 хәрби теркәлгән.
  • Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген алып бара. Ачык чыганаклардагы мәгълүматларга нигезләнгән исемлектә Татарстаннан - 166, Башкортстаннан - 247 хәрбинең исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG