Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон: Украинадагы сугышта Русиянең 100 меңнән артык хәрбие үлгән һәм яраланган


Украинадагы сугышта юк ителгән Русия хәрби техникасы. Архив фотосы
Украинадагы сугышта юк ителгән Русия хәрби техникасы. Архив фотосы

Украинада 40 меңләп тыныч кеше һәлак булуы да әйтелә.

Пентагон мәгълүматынча, Украинадагы сугышта Русиянең 100 меңнән артык хәрбие үтерелгән яки яраланган. Бу хакта АКШ штаб җитәкчеләренең берләшкән комитеты башлыгы Марк Милли җиткерде. Украина кораллы көчләренең югалтулары да шуның кадәрдер мөгаен, ди Америка генералы.

Ул үз бәяләмәләренә таянып, Украинада 40 меңләп тыныч кеше һәлак булуын да әйтте.

Сугыш барган шартларда Азатлык әлеге бәяләмәләрне бәйсез тикшерә алмый. Сугышта катнашучы тарафлар дошманның югалтуларын арттырып, үзенекен киметеп күрсәтергә тырыша, ялган мәгълүмат таратырга да мөмкин.

Русия һәлак булучы хәрбиләренең санын яшерә. Украина кораллы көчләренең баш штабы 9 ноябрьгә Русиянең 77 мең хәрбие үтерелде дип белдерә.

Русия саклану министрлыгы югалтулары турында соңгы тапкыр 21 сентябрьдә хисап биргән иде, 5937 кеше һәлак булуы әйтелде.

ВВС-ның урыс хезмәте һәм "Медиазона" басмасы ачык чыганаклардагы расланган үлемнәргә таянып, Украинада һәлак булган Русия хәрбиләренең исемлеген алып бара. Ноябрь башына анда 8300 хәрби теркәлгән.

Украина да үз хәрбиләре арасында һәлак булучыларының санын әйтми. Июль уртасында Украина саклану министрлыгы вәкиле югалтулар турындагы мәгълүматны чыгару – "дошманга эшләү белән бер" дигән иде. Җәй башында украин хакимиятләре Украинаның ун меңләп хәрбие үлүен белдерде.

  • Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген алып бара. Ачык чыганаклардагы мәгълүматларга нигезләнгән исемлектә Татарстаннан - 163, Башкортстаннан - 247 хәрбинең исеме бар.
  • Русиянең Украинага һөҗүме 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG