Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада хәбәрсез югалган хәрбиләрнең якыннары – 100дән артык гаилә Путинга мөрәҗәгать иткән


Русиянең ныгытылган хәрби техника колоннасы юк ителгәннән соң юлда ятучы хәрби форма. Апрель 2022 ел
Русиянең ныгытылган хәрби техника колоннасы юк ителгәннән соң юлда ятучы хәрби форма. Апрель 2022 ел

Алар туганнарын табуны, Русиянең һәр төбәгендә Украинадагы сугышта югалган хәрбиләрне эзләргә ярдәм итәрдәй пунктлар булдыруны таләп итә.

Украинадагы сугышта хәбәрсез югалган Русия хәрбиләренең якыннары – 100дән артык гаилә аларны табуны таләп итеп ил президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән. Хат авторлары хакимият вәкилләреннән коры җаваплар – "отпискалар" гына килүен әйткән. Мөрәҗәгать итүчеләр белән Север.Реалии хәбәрчеләре сөйләшкән.

Югалган хәрбиләрнең гаиләләре әйтүенчә, Русия министрлыклары һәм оешмалары бер-берсенә каршы килә торган мәгълүматлар бирә: берәүләр туганыгыз исән дип җавап бирсә, икенчеләре хәбәрсез юкка чыкты яки һәлак булды дип җиткерә диелә.

— Хәрбиләрнең туганнарына уллары яки ирләре әсирлеккә төшүе яки һәлак булуы турында фактлар эзләп, үзләренә дәлилләргә туры килә - бөтен илдә шул хәл. Вәкаләтле оешмалар начар эшли, хәрби бүлекчә җитәкчеләреннән ярдәм юк, — диелә Путинга мөрәҗәгатьтә. Хәрбиләрнең әти-әниләре һәм хатыннары бу хатны президент хакимиятенең кабул итү бүлмәсенә илтеп тапшырган.

Мөрәҗәгатьне 106 кеше имзалаган. Алар туганнарын табуны гына түгел, Русиянең һәр төбәгендә Украинадагы сугышта югалган хәрбиләрне эзләргә ярдәм итәрдәй пунктлар булдыруны да таләп итә.

24 февральдә Путин Украинага каршы сугыш башлады. Русия саклану министрлыгы югалтулары турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде.

"Медиазона" һәм ВВС-ның урыс хезмәте журналистлары волонтерлар белән берлектә 24 февральдән 22 июльгә кадәр Украинадагы сугышта Русиянең 4940 хәрбие һәлак булган дип санап чыгарды. Бу ачык чыганаклар аша алынган мәгълүмат кына, чынлыкта югалтулар саны күбрәк булырга мөмкин дип искәртә журналистлар.

Азатлык та Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләре исемлеген туплый. Бу исемнәрне без җирле хакимият хәбәрләре нигезендә раслыйбыз. Хәзерге вакытта исемлектә Татарстаннан 98 хәрби, Башкортстаннан 141 хәрби бар.

Украина баш штабы исә сугыш башыннан алып Русиянең 40 меңнән артык хәрбие һәлак булды дип белдерә. Гадәттә низагта катнашучы тарафлар үз югалтуларын киметеп, дошманыныкын арттырып күрсәтә. Сугыш барган шартларда Азатлык бу мәгълүматны бәйсез тикшерә алмый. АКШ күзләү идарәсе биргән саннар Русия һәм Украина биргән саннар белән чагыштырганда урталыны тәшкил итә, идарә Украинада Русиянең 15 мең хәрбие үлгән дип исәпли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG