Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ үзәк күзләү идарәсе Русия Украинадагы сугышта 15 мең хәрбиен югалткан дип исәпли


Украинада сугыш. Архив фотосы
Украинада сугыш. Архив фотосы

Шулай ук 45 мең хәрби яраланган диелә. АКШ үзәк күзләү идарәсе башлыгы Уильям Бёрнс әйтүенчә, Украин гаскәренең югалтулары бераз азрак дип фаразлана, әмма ике як өчен дә бу зур югалтулар.

АКШ үзәк күзләү идарәсенең соңгы бәяләмәсенә күрә, Украинадагы сугышта Русиянең 15 мең хәрбие үлгән, 45 меңе яраланган. Бу хакта Колорадодагы иминлек форумында идарәнең башлыгы Уильям Бёрнс белдерде, дип яза Axios.

Бёрнс сүзләренчә, Украин гаскәренең югалтулары "бераз азрак дип фаразлана". Ул ике як өчен дә бу зур югалтулар дип искәрткән.

Мәскәү дә, Киев та сугышта һәлак булучыларның санын әйтми. Русия саклану министрлыгы югалтулар турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде. Шуннан соң башка рәсми белдерүләр булмады. Белгечләр бу бәяләмә берничә тапкырга киметелгән булырга мөмкин дип искәртте.

Украина саклану министрлыгы югалтулары турында бер тапкыр да мәгълүмат бирмәде – июль уртасында оешма вәкиле бу дәүләт сере, ә югалтуларны әйтү "дошманга эшләү" белән бер, диде.

Июнь башында Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Алексей Арестович сугышта үлгән украин хәрбиләренең беренче тапкыр гомум санын китерде. Аның сүзләренчә, Русия һөҗүм башлавыннан соң 10 меңгә кадәр украин хәрбие вафат булган.

Июль уртасында "Медиазона" һәм ВВС-ның урыс хезмәте журналистлары волонтерлар белән берлектә 24 февральдән 15 июльгә кадәр Украинадагы сугышта Русиянең 4760 хәрбие һәлак булган дип санап чыгарды. Бу ачык чыганаклар аша алынган мәгълүмат кына, чынлыкта югалтулар саны күбрәк булырга мөмкин дип искәртте журналистлар.

Азатлык та Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләре исемлеген туплый. Бу исемнәрне без җирле хакимият хәбәрләре нигезендә раслыйбыз. Хәзерге вакытта исемлектә Татарстаннан 98 хәрби, Башкортстаннан 141 хәрби бар.

Украина баш штабы исә сугыш башыннан алып Русиянең 39 мең хәрбие һәлак булды дип белдерә. Гадәттә низагта катнашучы тарафлар үз югалтуларын киметеп, дошманыныкын арттырып күрсәтә. Сугыш барган шартларда Азатлык бу мәгълүматны бәйсез тикшерә алмый. АКШ күзләү идарәсе биргән саннар Русия һәм Украина биргән саннар белән чагыштырганда урталыны тәшкил итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG