Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арестович сугышта 10 мең тирәсе украин хәрбиенең үлеме турында белдерде


Украин хәрбие белән хушлашу
Украин хәрбие белән хушлашу

Көнбатыш чыганаклары Русиянең югалтулары 20 меңнән артып китә дип бәяли.

Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Алексей Арестович сугышта үлгән украин хәрбиләренең беренче тапкыр гомум санын китерде. Аның сүзләренчә, Русия һөҗүм башлавыннан соң 10 меңгә кадәр украин хәрбие вафат булган. Бу хакта ТСН украин порталы хәбәр итә.

Хокук яклаучы Марк Фейгинга биргән әңгәмәсендә Арестович сугыш башында Украина тәүлегенә 100 хәрбиен, ә Русия бер мең тирәсе кешесен югалтып баруын әйткән. Арестович исәпләвенчә, хәзер көн дә 200-300 русия солдаты сугыш кырында үлеп бара.

Моңа кадәр Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк көненә 100-200 украин хәрбие югалтулары турында белдергән иде. Сугыш барганда әлеге мәгълүматларны тикшереп булмый.

Украина югалтуларының сәбәбе дип Арестович та, Подоляк та Русия гаскәре артиллериясенең бермә-бер өстенлеккә ия булуын атый.

Моңа кадәр Русия гаскәренең югалтулары турында матбугат чаралары көнбатыш чыганакларына сылтанып хәбәр итте. "Би-би-си"га көнбатыш күзләү хезмәтендәге чыганагына нигезләнеп язуынча, 24 февральдән башлап Русиянең 20 мең хәрбие үлгән. Хәзер Русия Луһански өлкәсенең көнбатыш өлешендә зур югалтулар кичерә диелә.

Шул ук вакытта "Би-би-си"ның урыс хезмәте 10 июньгә 3,5 мең хәрбинең үлеме раслануын хәбәр итте.

Русия саклану министрлыгы югалтулар турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде. Шуннан соң башка рәсми белдерүләр булмады.

Украина саклану министрлыгы рәсми сайтында Русия югалтулары 30 меңнән артык дип белдерә. Моңа алар һәлак булучыларны да, яраланучыларны да кертә.

Русиянең Украинадагы сугышында ир-егетләрен иң нык югалткан төбәкләрнең берсе - Башкортстан. Азатлык Путин сугышы корбаннары исемлеген алып бара, анда Башкортстаннан 100дән артык исем бар. Татарстаннан үлүчеләрнең рәсми танылган саны 60тан артык.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG