Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медиазона" һәм ВВС: Украинадагы сугышта Русиянең 4700 дән артык хәрбие һәлак булган


Архив фотосы
Архив фотосы

Шул рәвешле Украинага каршы биш ай барган сугышта Русиянең дәлилләнгән югалтулары икенче Чечня сугышының өч елы эчендәге югалтулардан артып киткән дип искәртелә.

24 февральдән 15 июльгә кадәр Украинадагы сугышта Русиянең 4760 хәрбие һәлак булган, моны "Медиазона" һәм ВВС-ның урыс хезмәте журналистлары волонтерлар белән берлектә ачык чыганаклар аша ачыклаган.

Шул рәвешле Украинага каршы биш ай барган сугышта Русиянең дәлилләнгән югалтулары икенче Чечня сугышының өч елы эчендәге югалтулардан артып киткән, дип искәртә "Медиазона". Русия саклану министрлыгының рәсми мәгълүматларына күрә, 1999 елның октябреннән 2022 елның декабренә кадәр Чечняда Русиянең 4572 хәрбие үлгән булган.

1 июльдән башлап өлкән офицерларның һәлак булуы турында 17 хәбәр чыккан. "Медиазона" искәртүенчә, бу сугышның соңгы айларындагы иң җитди югалтулар, ә һәлак булучыларның болай күп булуы Украинаның Русия кораллы көчләре штабларына һөҗүм ясавы турындагы белдерүләрен расларга мөмкин.

Азатлык та Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләре исемлеген туплый. Бу исемнәрне без җирле хакимият хәбәрләре нигезендә раслыйбыз. Хәзерге вакытта исемлектә Татарстаннан 96 хәрби, Башкортстаннан 138 хәрби бар.

Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта һәлак булган хәрбиләренең санын март ахырыннан бирле әйтми. Мартта 1351 хәрбинең үлүе турында хәбәр ителгән иде. Украина кораллы көчләре баш штабы исә хәзерге вакытка Русиянең 38 мең хәрбие һәлак булды дип ышандыра.

Сугыш барган шартларда Азатлык югалтулар турындагы мәгълүматларны бәйсез раслый алмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG