Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсирлектән кайткан Башкортстан хәрбиен Украина ягында сугышуда шикләнәләр — аңа 20 елга кадәр төрмә яный


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ир әсирләр белән алмашкан чакта әле 3 гыйнварда гына өенә кайткан булган. Аңа җинаять эшен Башкортстан эчке эшләр министрлыгы ачкан.

Башкортстан хәрбие Радик Богдановны Украина кораллы көчләре ягында сугышуда шикләнәләр. Янәсе 2023 елның җәендә ул украин хәрбиләренә бирелгән һәм алар ягындагы бер батальонга кергән. Ирне 3 гыйнварда әсирләр белән алмашу програмы нигезендә Русиягә кайтарганнар. Богдановка 20 ел төрмә яный. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Басма мәгълүматынча җиныять эшен Башкортстанның Кырмыскалы авылында яшәгән 52 яшьлек иргә ачканнар. Ул былтыр июньдә Украина кораллы көчләренең бер хәрби төркеменә кергән һәм Русиягә каршы сугышларда катнашкан диелә. Әсирләр белән алмашкан чакта ир 3 гыйнварда Русиягә кайтарылган. Аңа җинаять эшен Башкортстан эчке эшләр министрлыгы ачкан.

Шикләнелүче үзенең гаебен инде таныган диелә. Хәзерге вакытта ул сак астында, аны ике тәүлеккә кулга алганнар. Тикшерү исә Богдановны кулга алырга ниятли. Аңа "Русия мәнфәгатьләренә каршы килүче максатларда чит дәүләттә оешкан кораллы төркемдә катнашу" (Җинаять кодексының 208 маддәсе 3 өлеше) эш ачылган. Бу маддә нигезендә 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Әле җинаять эшен яңадан караулары да бар. Богдановны "үз ихтыяры белән әсирлеккә төшү" яки "дәүләткә хыянәт" маддәләре нигезендә хөкем итәргә ниятлиләр диелә. Соңгы маддә буенча Богдановны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

Моңа кадәр ир берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Мәсәлән 2009 елда аны сәламәтлеккә авыр зыян салганы өчен 8 ел да 11 айга утырткан булганнар. Әмма 2016 елда шартлы рәвештә вакытыннан алда азат иткәннәр.

  • 2024 ел башыннан Украинага әсир төшкән өч Башкортстан хәрбие өенә кайткан, ике сугышчы әсирлектә кала бирә.
  • Башкортстан ирләренең сугышта әсирлеккә төшүе турында беренче хәбәрләр әле 2022 елның март аенда ук ишетелә башлаган иде. Азатлык Украинадагы сугышта әсирлеккә төшкән Башкортстан егете Нияз Ахунов турында язды.
  • Аны башка хәрбиләр белән 2022 елның 4 февралендә Воронеж өлкәсенә хәрби күнегүләргә озатканнар, аннан Белгородка күчергәннәр, ә 24 февральдә Украинага җибәргәннәр. Ике көн юлда баргач Украина җирендә беренче бәрелешләрдән соң батальон командиры танкларны калдырып җәяү урманга качарга карар иткән. Батальондагы хәрбиләр урманда 4 тәүлек кая барырга белми йөргәннән соң, аның сүзләренчә, Сумы өлкәсендәге Ромны шәһәре янында урманнан чыгып украиннарга әсирлеккә бирелгәннәр. Алга таба ул Украина хәрбиләре ягыннан үзләренә яхшы мөнәсәбәт булуы, шунда ук ашатулары, кирәкле дарулар һәм коры кием бирүләре турында сөйләде.
  • "Бу — мәгънәсез сугыш, безне, чын сугышны күрмәгән "срочник"ларны да анда ташладылар. Күбебез аны алга таба да күрергә теләмидер дип өметләнәм", диде Нияз һәм Украинага корал белән бәреп кергән, шәһәрләрне бомбалаган өчен барлык Украина халкыннан гафу үтенде.
  • Соңгы тапкыр Русия белән Украина арасында әсирләрне алыштыру 8 февральдә узган иде. Ике яктан да 100шәр әсир үз өенә кайта алды.
  • Әсирләр алмашы вакытында Татарстан хәрбиләре дә кайтарыла. 2023 ел башыннан хәзерге вакытка кадәр Украина сугышында Русия гаскәрендә катнашып әсирлеккә төшкән 13 татарстанлы кире өенә кайта алган.
  • Моңа кадәр Сәрия Сабурская хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү "җитди проблем"га әйләнде дип белдерде. Ул сугышчыларның гаиләләре мөрәҗәгать итүен сөйләгән иде. Әмма рәсми хәбәрсез югалганнарның санын әйтә алмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG