Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңалыкларга ышанмагыз, монда сугыш бара!" Әсирлеккә төшкән Башкортстан егете ярдәм сорый


Нияз Ахунов
Нияз Ахунов

Украинадагы сугышта әсирлеккә төшкән Башкортстан егете Нияз Ахунов әнисе белән телефоннан сөйләште. Нияз Украинада чын сугыш барганын сөйләде һәм үзләренең нинди хәлдә калганы турында тизрәк хакимиятләргә җиткерергә үтенде.

Нияз Ахуновка 20 яшь. Башкортстанның Тәтешле районыннан. Узган елның июнендә хәрби хезмәткә чакырылган. Бу елның февраль аенда ук Украинага сугышырга җибәрелгән. Шунда әсирлеккә төшкән.

Шушы көннәрдә Нияз әнисе белән телефоннан сөйләште. Ана да, бала да күз яшьләрен тыя алмый. Нияз әнисен тынычландырырга тырыша. "Әни, борчылма, барысы да яхшы, безгә яхшы карыйлар, ашаталар, эчертәләр" ди ул. Әнисе ышанмый, "Алай түгел бит инде, улым" ди.

Әсирлеккә төшкән Башкортстан егете әнисе белән сөйләшә
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:30 0:00

Нияз әнисен Русия телевидениесендәге яңалыкларга ышанмаска чакыра. "Монда бомбалыйлар, гади халыкны үтерәләр. Балалар подвалларда качып утыра" дип сөйли ул. Тизрәк өенә кайту өчен Нияз әнисеннән бөтен инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә үтенә. "Барысын да эшләрмен, улым, нык бул, түз ди" ди ана кеше.

Әнисенең әсирләр белән алышу кайчан була, дигән соравына Нияз "сез хакимияткә бу турыда җиткерә алгач, шул вакытта булыр" дип җавап бирә. Ана кеше "хөкүмәтебезгә җиткерермен, ярдәм итәрмен, сине анда калдырмам" дип ышандыра.

14 март көнне Украина эчке эшләр министрлыгы Русиянең әсирлеккә төшкән биш хәрбие белән матбугат очрашуы оештырды. Анда үзләрен Нияз Ахунов, Александр Морозов, Михаил Польщиков, Антон Савин һәм Андрей Поздеев дип танытучы биш егет "срочник" буларак хәрби хезмәткә алынулары һәм Украина сугышына ничек җибәрелүләре турында сөйләде.

Үзен 2002 елның 17 гыйнварында туган Нияз Ахунов Мөнир улы дип таныштыручы егет 2021 елның 21 июнендә "срочник" буларак хәрби хезмәткә алынуын, танкчы булуын белдерде.

Бу — мәгънәсез сугыш, безне, чын сугышны күрмәгән "срочник"ларны да анда ташладылар

Аның әйтүенчә, аны башка хәрбиләр белән 4 февральдә Воронеж өлкәсенә хәрби күнегүләргә озатканнар, аннан Белгородка күчергәннәр, ә 24 февральдә Украинага җибәргәннәр. Ике көн юлда баргач Украина җирендә беренче бәрелешләрдән соң батальон командиры танкларны калдырып җәяү урманга качарга карар иткән. Батальондагы хәрбиләр урманда 4 тәүлек кая барырга белми йөргәннән соң, аның сүзләренчә, Сумы өлкәсендәге Ромны шәһәре янында урманнан чыгып украиннарга әсирлеккә бирелгәннәр. Алга таба ул Украина хәрбиләре ягыннан үзләренә яхшы мөнәсәбәт булуы, шунда ук ашатулары, кирәкле дарулар һәм коры кием бирүләре турында сөйләде.

"Бу — мәгънәсез сугыш, безне, чын сугышны күрмәгән "срочник"ларны да анда ташладылар. Күбебез аны алга таба да күрергә теләмидер дип өметләнәм", диде Нияз һәм Украинага корал белән бәреп кергән, шәһәрләрне бомбалаган өчен барлык Украина халкыннан гафу үтенде.

  • Русия хакимияте башта Украинадагы сугышта бары тик профессиональ гаскәр, килешү нигезендә хезмәт иткән солдатлар гына сугыша дип белдереп килде. Әмма интернетта таралган видео, фотоларга караганда, анда япь-яшь егетләрнең катнашканын аңларга мөмкин. 9 мартта Русия саклану министрлыгы ялганын тишәргә мәҗбүр булды. Сугышта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылар ("срочник"лар) барлыгын рәсми таныды.
  • Украина ягы сугыш башланганнан бирле йөзләрчә Русия хәрбиен әсир итеп алуын, 12 меңнән артык хәрбинең үтерелүен белдерде. Русия моны кире кага. Украина сугышындагы югалтулары турында Мәскәү соңгы тапкыр 2 мартта мәгълүмат биреп 498 хәрбинең һәлак булуын белдергән иде. Шуннан соң Русия саклану министрлыгыннан югалтулар турында рәсми мәгълүмат булмады.
  • 16 март Украина президенты Владимир Зеленский меңгә якын Русия хәрбиенең әсирлеккә алынуын белдерде. Бу хакта ул Халыкара мәхкәмә прокуроры Кәрим Хан белән очрашу вакытында әйтте.
  • Русиядәге гаиләләр белдерүенчә, алар әсирлеккә алынган уллары һәм әтиләре турында Украин хәрбиләре тарафыннан социаль челтәргә куелган фото һәм видеолардан күреп белә. Русиянең саклану министрлыгы, киресенчә, Русия хәрбиләренең урнашу урыны турында дөрес булмаган мәгълүмат бирә һәм якыннарын әсирлектән коткарырга ярдәм итми ди алар.
  • Украина саклану министрлыгы әсирләрнең әниләре Киевка килсә, улларын әниләренә тапшырырга әзер дигән хәбәрләр таралган иде. Әмма "Солдат аналары комитеты" рәисе Светлана Голуб интернетта таралган бу вәгъдәләрне ялган дип атады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG