Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әни, без сугышта, монда коточкыч". Украинадагы сугышта Татарстан егете


Русиянең җимерелгән танклары, Сумы өлкәсе, 7 март 2022
Русиянең җимерелгән танклары, Сумы өлкәсе, 7 март 2022

Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочник"лар барлыгын рәсми таныды. Анда Татарстаннан бер егет булуы да ачыкланды. Килешүгә кул куярга мәҗбүр ителгән, өч ай элек кенә армиягә чакырылган татар егете Сумы шәһәрендәге утка кергәнен әти-әнисенә, туганнарына сөйләгән.

Русия хакимияте 9 мартка кадәр Украинадагы сугышта бары тик профессиональ гаскәр, килешү нигезендә хезмәт иткән солдатлар гына сугыша дип белдереп килде. Әмма интернетта таралган видео, фотоларга караганда, анда япь-яшь егетләрнең катнашканын аңларга мөмкин. 9 мартта Русия саклану министрлыгы ялганын тишәргә мәҗбүр булды. Сугышта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылар ("срочник"лар) барлыгын рәсми таныды.

Азатлык Татарстан, Башкорстан, Идел-Урал төбәкләреннән армиягә чакырылган солдатларны барлый һәм аларның туганнары белән аралашуны дәвам итә. Бер атна элек ата-аналар, солдатларның туганнары журналистлар белән ачыграк сөйләшә иде, хәзер исә күпләр курка, аноним булып сөйләшүгә генә ризалаша. Русиядәге режим катлаулана, кешеләргә дә басым ясала.

Татарстанда яшәүче Әминә Вәлитова (исеме үзгәртелде – ред.) энесенең 23 февраль төнендә сугышка кергәнен һәм 7 мартта аннан чыгарылганы хакында Азатлыкка сөйләде.

— Энем – "срочник". Ул узган елның 23 ноябрендә генә армиягә чакырылды. Берничә егет белән Владимир өлкәсенә эләкте. Барысы да тыныч иде. 2 февраль Воронежда "учебка"лары башланды. Шунда икәнен белә идек. Укулары, өйрәнүләре әле бетмәгән иде, алар Украинага җибәрелгән булып чыкты. 23 февраль кичендә энем әнигә шалтыратты һәм кыска гына сөйләшү булды. "Әни, безне тегендә кертәләр, берничә көн элемтә булмас, борчылма", диде. Әни аны аңламады. Кайда тегендә, ник элемтә булмый? Без дә шәйләмәдек. Иртән инде интернетны ачкач, нәрсә икәнен аңладык. Русия телеканалларында "махсус операция" турында сөйли башладылар. Башка бәйсез медиа, блогерлар, гади кешеләр сугыш башланганын, Русия гаскәрләре Украинага кергәне турында яза башлады, — дип сөйли Әминә. — Энем белән бөтен элемтәләр өзелде, ни әти-әнигә, ни миңа язудан, шалтыратудан туктады. Укуы бетмәгән килеш сугышка керә алмый, анда профессиональ армия генә катнаша дип әйтеп килгәч, ышанасы килмәде. Без билгесезлектән акылдан яза яздык.

Русия хәрбиләре Мариупольдә бала табу йортын һәм балалар хастаханәсен бомбалаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00

1 мартта энем кич белән шалтыратты. "Әни, без сугышта, Украинада, монда коточкыч. Нинди шәһәрдә икәнен белмим, бөтен җирдән аталар иде дип сөйләде. Алар "обстрел"га эләккән. Әни аптырашта калды, телефон трубкасы аңарда иде, ул: "Ник кердегез анда? Берүк бернинди дә кәгазьгә кул куйма!" диде. Әмма энем "безгә барыбызга да кәгазьләр таратыллар, имзаларга куштылар", диде. Ягъни алар берни аңламый калган. Мәҗбүр иткәннәр. Бала-чага бит алар, энемә 20 яшь тә тулмаган әле. Курыккандыр да. Куркытканнар дип уйлыйм. Рәсмән алар үз теләге белән барган булып чыга сугышка, димәк алар бернинди дә "срочник" түгел, ә "контрактник".

Әминә энесенең хәлләрен сөйли, әмма төгәл нинди гаскәрдә икәнен, хәрби бүлегенең саннарын әйтми.

— Алар 3-4 тапкыр атышка эләккән, әмма энемә зыян тимәгән. Аллага шөкер. Ул машина йөртә, ягулык ташырга дигән фәрман булган дип аңладым. Ягъни алдан һөҗүм ясаучы техника бара, бензин кирәк булса, ул техника кайта һәм аларга бензин, керосин салалар. Менә энем шул ягулык ташыган машинада булган. Алар икенче сафта булып чыга, әмма аларга да эләккән, — ди ул. — Кайда икәнебезне аңламадык, диде. Аннары Сумы шәһәре тирәсендәрәк булганын әйтте. Берни аңлатмаганнар, һөҗүм иткән төнне кая барасын әйткәннәр дә бетте. Алар кая килеп эләккәннәрен шәйләмәгән дә. Ноябрь азагында гына армиягә киткән бала ул, ягъни "учебка"лары да тәмамланмаган, ә аларны утка тыккан булып чыга.

Украиннар Киевка баручы урысларның хәрби техникасын тартып алган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00

Ашаулары – "сухпаек". Кулларында автомат, бронежилетлар бар, диде. Танк эчендә йоклаганнар. Ул күп сөйләми, әмма куркыныч дип әйтте. Үзе белән киткән 3-4 егеттән бернинди дә хәбәр юк диде. Әлегәчә юк.

Энем дә, солдатлар да югалып калганнардыр. Анда ни интернет тотмый, ни бәйсез мәгълүмат чыганагы юк. Аларга фәрман бирелгән икән алар зомби кебек үти.

Ике ай да хезмәт итмәгән егетләрне сугышка җибәрү кем фәрманы

Әти ачуыннан шартлый язды, ул шул ук көнне Мәскәү Кремленә шалтыратты, алучы булмады, әлбәттә. Аннары прокуратурага хат язды. Ике ай да хезмәт итмәгән егетләрне сугышка җибәрү кемнең фәрманы, баланың иминлеген кем тәэмин итә дип сорауларны тезде, әмма әлегәчә җавап юк.

Командирларына чыктылар, ул "барысы да яхшы, барысы да тәртип" диде. Әниләр нишли? Ышана, әлбәттә.

Элемтә начар. Энем 1 мартта утка кергәнен әйтте дә тагын югалды. Аның сугышта икәнен белгәч, тагын борчуга калдык. "Срочник"лар арасында һәлак булучылар барлыгы да ишетелә башлады бит. Бер атна буе без нишләргә белмәдек, ут йоттык. 7 мартта энем шалтыратты, "Без Белгородта"диде. Аларны Русия ягына чыгарганнар, телефоннарын таратканнар, шунда гына безгә шалтыратты, үзенең исән булганын әйтте. Бер караганда, тыныч якта кебек, әмма ничек тынычланасы? Сугыш дәвам итә бит. Ә энемә тагын 9 ай хезмәт итәсе бар. Аны тагын утка кертмиләр дигән гарантия юк.

Русия хәрбиләре Украинада мәктәпләрне утка тота
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

Әминә көн саен Русия, Украина мәгълүмат чараларын күзәтә. Русия хакимияте сугышны махсус операция дип атауны цинизм дип атый һәм бәйсез мәгълүмат чараларын ни өчен томаларга тырышуы да аңлашыла дип әйтә. Шул ук вакытта ул кешеләрнең бер өлеше чынбарлыктан качуын, федераль каналларның ялганына ышанып, сугышка теләктәшлек белдерүне кабул итә алмавы турында әйтә.

— Әни телевизордан яңалыкларны карый да тынычлана. Психик яктан ул үзен саклый, аны аңлыйм. Әмма интернетта башка мәгълүмат бит. Телевизор ялганлаганын бүген генә белмәдек. Әсирлеккә төшкән япь-яшь егетләрнең видеолары белән интернет тулды. Аларга карыйсың, нинди "контрактник", нинди профессиональ солдат инде бу дип ачынып куясың. Мин сугыш башланганнан бирле бөтен Украина пабликлары, медиалары, телеграм каналларына язылдым. Һәрвакыт күзәтәм. Федераль каналлар, медиа һәм бәйсез каналлардан килгән хәбәрләрне укып та аңлы кеше дөрес нәтиҗә ясый ала. Русия хакимияте сугыш турында язучы каналларны, матбугатны ябып бетерсә дә мәгълүмат тарала бит.

Утка тотылган Бородянка өстән ничек күренә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:48 0:00

Солдат аналарының үзара чаты бар, анда интернетта таралган видеолар килә. Алар аны карый да, кемнең борыныннан кан китә, кем һушын югалта, кан басымнары күтәрелә.

Русияне, Путинны, сугышны яклаучылар күбәйде. Интернеттагы язмаларны карыйм, чәчләрем үрә тора. Моны балалары, уллары әле армиядә булмаганнар яза ала. Телевизор караучыларның күзләре тәмам томаланган дигән хис туа. Ничәмә-ничә еллар буена без интернет кулланабыз, әмма әлегәчә кадәр бодайны кибәктән аерырга өйрәнмәгәнбез икән. Икесен дә карап, чагыштырып та нәтиҗә ясап була. Сугыш бара. Ике яктан та кешеләр үлә. Һөҗүм аркасында өйләр яна, елаш, үлем... Моны берничек тә аклап булмый. Бернинди дә сәясәт белән дә аклап булмый. Сөйләш. Башка юлларны эзлә. Әмма сугышма. Бу – примитив фикерләү, әмма бу рәвешле эш итү мөһим. Бер генә теләк – сугыш бетсен.

Әминәнең энесе Казан авиация көллиятендә белем алган, узган ел институтка укырга кергән, әмма укуын башлап өлгермәгән. Армиягә чакыру килгән. Егет армиядән йөреп кайтам да укуны дәвам итәм дип чыгып киткән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG