Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләре Украинада мәктәпләрне утка тота


Русия хәрбиләре Украинада мәктәпләрне утка тота
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:03 0:00

Сугыш башыннан бирле Русия хәрбиләре Украинада 211 мәктәпне юк иткән яки җимергән. Бу турыда Украина мәгариф министры Сергей Шкарлет белдерде. Чернигов шәһәрендә һөҗүм вакытында мәктәптә булган бер укучы кыз: “Сездә хәлләр яхшырак дип өметләнәм… Бу видеоны барлык урыс дусларыгызга җибәрегез”, ди.

Сугыш башыннан бирле Русия хәрбиләре Украинада 211 мәктәпне юк иткән яки җимергән. Бу турыда Украина мәгариф министры Сергей Шкарлет телемарафонда белдерде.

“Бүгенгә 211 мәктәп дип әйтә алам. Аларның бер өлеше тулысынча юк ителгән, бер өлешенә зыян килгән”, диде Шкарлет.

Аның әйтүенчә, хәзер Украинада Русиянең тыныч халыкка карата җинаятьләре теркәләчәк интерактив харита әзерләнә. Анда мәгариф инфраструктурасына һөҗүмнәр дә теркәлеп барачак.

Бу видеода Чернигов шәһәрендә һөҗүм вакытында мәктәптә булган бер укучы кыз: “Сездә хәлләр яхшырак дип өметләнәм… Бу видеоны барлык урыс дусларыгызга җибәрегез”, ди.

XS
SM
MD
LG