Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә рецессия, эшсезлек арту көтелә — икътисадчы фаразы


Путинның Украинга каршы башлаган сугышына җавап итеп көнбатыш илләре Русиягә бер-бер артлы санкцияләр кертә. Русия халкы моны беренче көннән үк татый башлады: чит илгә очкычлар туктады, доллар бәясе төште, банкларга чиратлар тезелде. Белгечләр фаразынча, илне алда тирән кризис көтә.

Русия Украинга каршы башлаган сугыш аркасында көнбатыш илләренең Русиягә (һәм өлешчә Беларуска) каршы керткән чикләүләрнең "җимешләрен" Русия халкы беренче көннәрдә үк татый башлады: күп кенә илләргә очкычлар йөрми башлады, банкоматларга чиратлар тезелде, доллар бәясе 100 сумнан артты. Мәскәү биржасы берничә көнгә ябылды, күп җитештерүчеләр Русиядәге партнерлар белән хезмәттәшлектән баш тарта, ә Русия ширкәтләре бер-бер артлы санкцияләр астына эләгә.

Эшсезлек? Девальвация? Халыкны ни көтә? Әлеге билгесезлек шартларында халыкта төрле фаразлар туа. Бүгенге көндә күпләрне борчыган сорауларны Мәскәүдә яшәүче икътисадчы, Югары икътисад мәктәбенең фәнни хезмәткәре Марсель Салиховка бирдек.

Марсель әфәнде, Европа берлеге, АКШ һәм башка илләр Русиягә, аерым оешмаларга һәм билгеле бер тармакларга санкцияләр кертте. Бу Русиядә яшәүчеләр тормышына ничек кагылачак? Киләчәктә ни көтәргә, нәрсәгә әзерләнергә?

Марсель Салихов
Марсель Салихов

— Бу, әлбәттә, бары тискәре чагылыш табачак. Чөнки мондый санкцияләрнең моңарчы булганы юк иде. Әйтик, 2014 ел белән чагыштырганда, алар күпкә масштаблырак һәм җитдирәк. Иң җитди чикләүләр валюта резервы белән идарә итүгә, банк тармагына бәйле. Бу санкцияләр өлешчә санкцияләр түгел – мәсәлән, чит ил ширкәтләрендә импортка чикләү һәм безгә китерүдән баш тарту. Бу инде хәзер үк рубль курсының нык зәгыйфьләнүенә китерде.

Без хәзерге вакытта ук бәяләр артуын күзәтәбез. Якын айларда берни дә үзгәрмәсә, инфляция үсәчәк. Хәзерге вакытта ни дәрәҗәгә җитәсен фаразлавы кыен. Оптимистик сценарий буенча 10-15 процент, бәлки, күбрәк тә. Негатив эффект шулай ук җитештерү бәясе артуда чагыла. Шуңа күрә 2022 елда рецессия, ягъни икътисади төшенкелек һәм эшсезлек артачагын көтәргә кирәк. Иң көчле басымга авиация һәм җитештерү тармаклары эләгәчәк, ә хезмәт күрсәтү тармагы чагыштырмача искечә калыр.

—​ Көнбатыш ширкәтләре Русиягә очкычлар һәм автомобильләр китерүне чикләү турында белдерде. Халыкка нәрсә көтәргә?

— Airbus һәм Boeing Русия очкычларына хезмәт күрсәтүне туктатуларын игълан итте. Лизинг ширкәтләре үз очкычларын кайтаруны таләп итә. Һава ширкәтләрендә үз очкычлары кала, әмма алар чит илләргә оча алмый. Хәзерге вакытта Европа берлеге һава киңлеген япты, шуңа күрә Русия очкычлары Европага оча алмый. Техник хезмәт күрсәтүне Русия һава ширкәтләре мөстәкыйль дә башкара ала, мәсәлән, бер очкычның запас өлешләрен икенче очкычны рәтләү өчен кулланырга була.

Әмма, гомумән алганда, бу Русия очкычларының чит илгә очу мөмкинлекләре кискен кимиячәк дигәнне аңлата. Русия авиапаркының күп өлеше нәкъ менә Boeing һәм Airbus очкычларыннан тора. Фактта ул бу очкычларны алыштыра алмый. Алыштыру дигәндә, хәзерге вакытта әзер Superjet партиясен генә әйтергә була. Ләкин Superjet башлыча чит илдән китерелгән детальләрдән җыела, шул исәптән мотор да. Хәзерге вакытта Русиягә комплект детальләрен китерү тыелды. Шуңа күрә хәзер яңа Superjet’лар төзү дә мөмкин түгел.​

Әлегә без рубльнең кинәт арзанаюын һәм төп ставканың артуын күрәбез, ягъни, гади генә әйткәндә, кредитлар кыйммәтләнә. Бу санкцияләр якын арада нәрсәгә китерергә мөмкин?

— Санкцияләр аркасында Үзәк банк үзенең рубль курсын тотрыкландыруга куллана торган валюта резервының күпчелек өлешеннән колак какты. Шуңа күрә Үзәк банкның төп ставканы күтәрүдән башка чарасы калмады. Әйе, хәзерге вакыттагы тауарларга ажиотажлы ихтыяҗ инфляциягә китерәчәк, кулланучыларның сак куллану тәртибен саклап калыр өчен ставканы күтәрергә кирәк. Бу кешеләр бөтен тауарны сатып алу максаты белән кибетләргә йөгермәсен, ә кимендә банк хисапларындагы кертемнәрен сакласын өчен кирәк. Төп ставка күтәрелеп, банклар депозитларны 20%ка кадәр арттырганнан соң, банклар хәзер кертемнәр артуын җиткерә. Ягъни паника фонында үз акчаларын алган кешеләр бу акчаларны кире кайтара, бу акчалар тауар базарына китми, инфляцияне өстәмә рәвештә арттырмый.

Әйе, төп ставканы күтәрү начар, чөнки кредит арта дип санарга була. Монда яхшы альтернатива юк. Үзәк банк ставканы шул көе калдырса, хәзер инфляция бик нык сикерер иде. Чөнки бәяләрнең кисәк артасын аңлаганда, ник әле акчаны алты процентлы депозитта сакларга? Табигый, Үзәк банк төп ставканы күтәрергә мәҗбүр. Биредә иң мөһиме – финанс стабильлек.

Хәзер Үзәк банкның тыюы аркасында чит илләр Русиядәге активларын сата алмый, ватандашлар валютаны Русиядән читкә чыгара алмый – бусын Үзәк банк турыдан туры тыйды. Болар барысы да вазгыятьне тигезләр өчен эшләнелә. Әмма искә алынган чараларны кулланган көе дә доллар бәясе 100 сумнан артты. Әгәр бу чаралар кертелмәсә, рубль тагын да ныграк егылыр иде. Шуңа күрә Үзәк банк күргән чаралар акланган, Үзәк банк, хәзерге шартларны искә алганда, бик аңлы эш итә дип саныйм.​

—​ Ипотека күпмегә артачак, фаразлар бармы?

— Ипотека инде артты. База ставкасы, ялгышмасам, 18 проценттан башлана. Якын арада базар ипотекасы кыйбат булачак. Ипотека хәзер икегә бүленде: базар ипотекасы һәм дәүләт субсидияли торган ташламалы ипотека. Агымдагы вазгыятьне искә алып, ташламалы ипотека програмы үзгәрешләре әзерләнә. Минемчә, Минстрой бу уңайдан үз тәкъдимнәрен әзерли. Халыкка булышыр өчен ташламалы ипотека програмы киңәйтелү ихтимал. Ә менә базар куя торган ипотека шартлары кыйммәт булачак.​

—​ Нәрсәгә дә булса бәяләр артамы? Беренче чиратта нинди тауарларны туплап куярга?

Чит ил чималына бәйле ширкәтләрнең проблемнары арта барачак

— Бу урында һәркем үзенең ихтыяҗларына карап бәяли. Күренеп тора, якын арада импорт продукция кыйбатланачак. Кимендә вакытлыча – түләү, логистика авырлыклары аркасында. Ничек түләргә, тауарны ничек күчерергә икәнен аңлап бетерер өчен ширкәтләргә берникадәр вакыт кирәк. Шуңа импорт тауарларына бәя артачак, плюс девальвация тагын. Әмма әлегә бу физик тауарлар белән бәйле эффект, киләсе айларда чит илдән китерелгән детальләргә, чит ил чималына бәйләнгән Русия ширкәтләренең проблемнары арта барачак. Мөгаен, аларның ниндидер запаслары бардыр, әмма берничә айдан бу запаслар саегачак, шуңа күрә бу мәсьәләне дә чишәргә кирәк. Шуңа күрә хәзерге вакытта кыйбатланган яки кыйбатланмаган импорт продукт алырга мөмкинлек бар икән, мөгаен, сатып алып калуның мәгънәсе бардыр.​

—​ Кешеләр банклардан үзләренең валютадагы кертемнәрен ала алмыйлар. Банклар моны Мәскәү биржасының эшләмәве белән аңлата. Кешеләргә борчылырга һәм хисаплардан доллар һәм евро алырга кирәкме?

— Иң беренче шуны аңларга кирәк – чит ил валютасында ачылган хисап бар икән, аның ул хисаптан акчаны шул ук валютада алу хокукы бар. Банк моны башкарудан баш тарта икән, регуляторга, ягъни Үзәк банкка шикаять язу урынлы. Мәскәү биржасы хәзер акцияләр базары өлешендә эшләми, әмма ул валюта базары өлешендә эшли. Шуңа күрә хәзер банклар валюта базарына үтә ала. Банк белән банк кертеме турындагы килешү шартларында акчаны кайтару кертем валютасында башкарыла дип язылган. Шуңа күрә Үзәк банкка шикаять җиткерергә була, регулятор бу банкка үз бәясен бирәчәк дип уйлыйм. Әмма хәзер ул акчаны тере акчага күчерүдә зур мәгънә юк дип уйлыйм, санкция кертелгән очракта да ул акча бернинди чикләүләрсез банк хисабында кала. Санкцияләр банкларга валютаны читкә чыгаруны чикли, әмма алар валюталар белән операцияләрне ил эчендә берничек тә чикләми. ​

—​ Доллар һәм евро бәясе үсә, бу озак дәвам итәчәкме һәм аның кимүе фаразланамы?

Яңа санкцияләр булса, рубль егылуын дәвам итәчәк

— Агымдагы курс агымдагы вазгыятьне чагылдыра. Санкцияләргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итми торып, Русия сумының кинәт кенә ныгуын көтү кирәкми. Рубль ныклап тотрыклылансын өчен Украина белән, санкцияләр белән бәйле сораулар хәл ителергә тиеш. Хәзер валюталар белән операцияләргә, Русиядән китәргә теләгән чит ил ширкәтләренең активларын читкә чыгаруга карата чикләүләр бар. Бу чикләүләр акрынлап алына башласа, рубльнең курсы сакланып калырга мөмкин. Санкцияләр шушы ук дәрәҗәдә калса, курс та шушы тирәдә сакланыр, мөгаен. Яңа санкцияләр булса, рубль егылуын дәвам итәчәк.​

—​ Нефтькә бәя күтәрелә, бу, мәсәлән, Татарстан икътисадына йогынты ясаячакмы?

—​ Нефтьнең бәясе арту, табигый, яхшы. Әмма шунысын аңларга кирәк – нефть бәясе төрле була. Хәзерге вакытта Европаның Brent маркалы нефть бәясе күтәрелә. Русия нефтенең (Urals) бәясе үсми, чөнки ширкәтләр үзләренең ирекле күләмнәрен сата алмыйлар. Вазгыять хәзергә шундый. Бәлки, ул үзгәрер. Баррель өчен 17-20 доллар – бу бик күп. Русия икътисады өчен, аерым алганда Татарстан икътисады өчен Русия нефтенең бәясе мөһим, ә ул әлегә үсмәде.

Urals

Urals — Русия экспорт итә торган нефть катнашмасы маркасы. Татарстан һәм Башкортстанда чыгарыла торган авыр, югары күкертле нефть, Ханты-Манси бүлгесендә чыгарыла торган Siberian Light маркалы нефть белән "Транснефть" үткәргечләр системында кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Югары күкертле нефть кушылу сәбәпле Urals маркалы нефть бәясе Brent һәм WTI маркалы нефть бәясеннән түбәнрәк.

Икенче сорау сату күләменә бәйле. Формаль рәвештә көнбатыш илләренә Русия нефтен сатып алу өчен чикләүләр юк. Әмма ширкәтләр яңа санкцияләр кертелүдән яки вазгыять үзгәрүдән куркып, Русия нефтен сатып алудан баш тарталар. Шуңа да дөньяда Русиянеке булмаган нефтьнең бәясе артты. Бәлки, Украинадагы хәлләр җайланса, яңа санкцияләр кертелмәячәге аныкланса, бу хәл үзгәрер. Ягъни сез хәзер шартлы рәвештә Новороссийскида бер танкер Русия нефтен сатып аласыз икән, фактта сез аны бер айдан соң аласыз. Хәзерге чорда вакыйгаларның яшен тизлеге белән үсүен искә алып, импортерларның күбесе "ә бер айдан соң Русия нефтенә карата да санкцияләр кертелсә?" дип эш итә.

Русия нефтен читкә чыгару кыйбатка төшә, шуңа экспортның физик күләменә моның никадәр йогынты ясаячагы әлегә аңлашылмый. Әлегә нефть тармагы озак вакытка төзелгән килешүләр буенча чыгаруны дәвам итә. Шул ук Кытайга, мәсәлән, экспорт күләме үзгәрешсез саклана. Әлегә нефтьнең дөньякүләм бәясе үсүе Русия икътисадына ничек тәэсир итәсен әйтүе авыр. Бәлки бөтенләй тәэсир итмәс. Әлегә бәя белән безнең икътисад арасындагы бәйләнеш аңлашылмый. Санкция астындагы Иран һәм Венесуэла нефте ташламалар белән сатыла. Русия нефтенә ихтыяҗ бик югары. Хәтта санкцияләр шул көе калса да, мондый ташламалар санкция йогынтысын киметәчәк. Әмма хәзергә читкә сатуның физик күләме кайчан элекке күрсәткечләренә кайтачагы аңлашылмый.​

—​ Ә Көнбатыш Русиянең нефть-газыннан баш тарткан очракта ни булачак?

— Көнбатыш Русия газыннан һәм нефтеннән баш тартырга җыенмый. Һичьюгы якын арада. Әмма хәзерге вакытта игълан ителгән планнар һәм мөрәҗәгатьләр Европа санкцияләренең бу мәсьәләдә сыгылмалы булачагын күрсәтә: Европага хәзер Русия газыннан баш тарту бик авыр булчак, чөнки Европада яндырылучы газның 40 проценты – Русиянеке. Шуңа күрә бер ай яки бер ел эчендә баш тарту мөмкин түгел. Ләкин алар акрынлап Русия газыннан баш тарта барачагы турында кисәтеп килә.

Нефть белән вазгыять күпкә җиңелрәк. Хәтта Европа Русия нефтен, Русия нефть продуктларын сатып алудан баш тарткан очракта да башка базарларга йөз тоту мөмкинлеге бар. Азия базарларына.

Газ белән хәл катлаулырак. Хәзер баш тартмыйлар, баш тартырга җыенмыйлар да. Әмма офыктагы илле елда алар альтернатива табарга омтылачак һәм монда Русиягә нидер эшләве кыен, чөнки инфрастурктура беренче чиратта Европага атап корылган. Якын киләчәктә яңа торбалар кору, мәсәлән, Кытайга, күренми.​

—​ Татарстанга күчик. КамАЗ Көнбатыш санкцияләре астына эләкте. Чаллы халкына бу нәрсә белән яный?

— Үзем Чаллыдан булсам да, Чаллы халкы өчен әйтү кыен. Әмма, миңа калса, КамАЗ шактый кыенлыклар белән бәрелешәчәк, беренче чиратта импорт детальләрне китерү ягыннан. КамАЗда глобаль логистика чылбыры бу яктан бик җитди төзелгән, шул ук электроника да читтән китерелә. Хәзер, ихтимал, ниндидер упкын барлыкка киләчәк. КамАЗга детальләр китерүнең чит илләр катнашмый торган яңа каналларын төзергә туры киләчәк. Бу мәсьәләне никадәр тиз чишеп булыр – белмим, күпмедер вакыт кирәк булачак. Бик ихтимал, бу арада финанс күрсәткечләре төшәр. КамАЗның инде мондый хәлләргә эләккәне бар, гадәттә завод идарәсе эшчеләрне кыскартмыйча, аларның эш вакытын кыскарту стратегиясен куллана – бу, гомумән, Русиянең эре ширкәтләренә хас практика. Бездә, кагыйдә буларак, эшчеләрне кыскартмыйлар, җитештерү планын кыскартып, эш сәгатьләрен киметәләр – кешеләр керемнәрен югалтмый. Ихтимал, хәзер хөкүмәт кризиска каршы чаралар эшли торгандыр, шул исәптән социаль ярдәм чаралары да, якын арада Русия хөкүмәте гади ватандашларга булышу турында ниндидер карарлар кабул итәр. ​

—​ Күп кенә халыкара ширкәтләр Русиядәге эшчәнлеген туктата. Алабугада, мисал өчен, "Соллерс Форд" ябыла. Кешеләр эшсез калачак. Бу кешеләрнең, тулаем төбәкнең тормышына ничек йогынты ясаячак?

— Бүгенге көндә бөтен чит ил җитештерүчеләре үзләренең Русиядәге активларыннан чыга. Бу бер генә ширкәтнең түгел, бөтен АКШ һәм Европа ширкәтләренең карары, шуңа биредә аларга алмаш табу авыр булачак. Шуңа күрә Русиядә гомумән эшсезлек үсә башлар, кайбер кешеләр барыбер эшсез калыр дип уйлыйм. Әмма акрынлап икътисад җайлашыр, яңа эш урыннары булдырыр дип саныйм.​

—​ Мәскәүнең төбәкләрдән салымнар җыю өлкәсендә сәясәте үзгәрәчәкме? Сүз беренче чиратта Татарстан турында бара – республика Мәскәүгә берүзе генә дә Идел буеның барлык төбәкләре тулаем түләгән кадәр салым җибәрә.

— Юк дип уйлыйм. Хәзер кризис чоры килә. Икътисади хәл авыр. Бу барысына да кагыла, шул исәптән федераль хөкүмәткә дә. Шуңа күрә федераль хакимияткә дә күп туздырырга туры киләчәк – тегесенә дә, бусына да ярдәм күрсәтергә, кемгәдер салым түләүне кичектереп торырга. Табигый, федераль хөкүмәт беренче чиратта төбәкләрнең кесәсе турында түгел, үз кесәсе турында уйлый. Төбәкләргә күбрәк мөстәкыйльллек бирү турындагы карарлар хәзерге шартларда түгел, яхшы заманнарда кабул ителә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG