Accessibility links

Кайнар хәбәр

КАМАЗ Европа берлеге чикләүләренә эләккән


Исемлектә КАМАЗдан тыш, Русия тимер юллары, Ростех, "Калашников", "Сухой", "Алмаз-Антей" корпорацияләре бар.

Европа берлеге Украинага һөҗүмгә җавап итеп Русия ширкәтләренә керткән исемлекне киңәйткән. Европа берлегенең рәсми журналында чыккан документка караганда, санкцияләр барлыгы 60 ширкәткә кертелгән. Алар саклану сәнәгате, очкычлар, кораблар төзү белән бәйле ширкәтләр. Исемлектә аерым алганда КАМАЗ, Русия тимер юллары, Ростех, "Калашников", "Сухой", "Алмаз-Антей" корпорацияләре бар.

Моннан тыш, Европа берлеге 98 русиялегә дә чикләүләр керткән. Алар арасында Русиянең беренче затлары президент Владимир Путин, тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Михаил Мишустин, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Русия президентының махсус вәкиле, элекке саклану министры Сергей Иванов һәм башкалар бар.

Моңа кадәр Русия думасы депутатларына да шәхси чикләүләр кертелде. Русиянең кайбер банклары Европа берлеге һәм АКШ сакнцияләренә эләкте.

24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Украинаның эре шәһәрләре ракета һәм артиллерия утына тотыла. Донбасста, Харьков янында, Украинаның төньягында сугышлар бара, Киев янында Русия десанты турында һәм Русия гаскәрләренең илгә үз җиреннән дә, Беларустан һәм аннексияләнгән Кырымнан да үтеп керүе хәбәр ителә.

Украина коралы көчләре каршылык күрсәтә, ике тарафтан да йөзләгән корбан турында мәгълүмат бар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG