Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында Башкортстаннан 14 депутатының 12се Европа берлегенең чикләүләр исемлегенә эләккән


Чикләүләр "Бердәм Русия" депутаты – Ризван Корбанов һәм ЛДПР вәкиле Рифат Шәйхетдиновка гына кагылмаячак.

Русия думасында Башкортстаннан 14 депутатының 12се Европа берлегенең чикләүләр исемлегенә эләккән.

"РБК" басмасы хәбәренчә, шәхси чикләүләр исемлегенә "Бердәм Русия" депутатлары Элвира Аиткулова, Зариф Байгускаров, Рима Баталова, Динар Гыйлметдинов, Павел Качкаев, Рафаэль Мәрданшин, Наталья Орлова, Ирина Панькина, Владимир Сенин һәм Римма Үтәшева кертелгән.

Санкцияләргә ЛДПР вәкиле Иван Сухарев һәм КПРФ депутаты Александр Ющенко да эләккән. Бу хакта Европа берлеге шурасының сайтында чыккан документта языла.

Чикләүләрдән парламентның түбән пулатының "Бердәм Русия"ле депутаты Ризван Корбанов һәм ЛДПР вәкиле Рифат Шәйхетдинов кына читтә кала алган.

22 февральдә Русия думасы президент Владимир Путинның Украина көнчыгышындагы "ЛНР" һәм "ДНР" дип аталучы фетнәчел республикаларының бәйсезлеген тануын раслады.

Корбановның ярдәмчесе "РБК"-га хәбәр итүенчә, Корбанов та хуплап тавыш биргән булган. Депутатны чикләүләр исемлегенә нигә кертмәүләрен ярдәмчесе аңлата алмаган.

Думаның Транспорт комитеты рәисе урынбасары Рафаэль Мәрданшин "РБК" белән әңгәмәсендә, шәхси чикләүләр кертелүгә карап кына үзе өчен берни дә үзгәрмәячәген әйткән. "Бернинди куркыныч нәрсә дә күрмим. Беркадәр вакыт Көнбатыш илләренә чыкмаячакбыз. Бездә болай да бара, ял итә, сәяхәт итә алырлык урыннар күп. Минем өчен берни үзгәрмәячәк", дигән Мәрданшин.

23 февральдә Европа берлеге шурасы Русиянең чикләүләр кертеләчәк депутатларының һәм түрәләренең исемлеген чыгарды.

Анда Донбасстагы фетнәчел төбәкләрнең бәйсезлеген тануны хуплаган Русия думасының 351 депутаты, 27 югары вазифадагы түрә, эшмәкәрләр һәм юридик затлар керде.

Санкцияләр аларның Европа берлегендә табылган активларын туңдыру, аларга берлек илләренә керүне һәм ул илләр аша транзитны тыюны күздә тота.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG