Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Путинның Донбасс фетнәчеләренең бәйсезлеген тануын раслады 


Думадагы 400 депутат хуплап тавыш бирде, каршы тавыш бирүчеләр булмады.  

Русия думасы Русиянең Украина көнчыгышындагы "ЛНР" һәм "ДНР" дип аталучы фетнәчел республикаларының бәйсезлеген тануын раслады. Аның трансляциясе парламентның түбән пулаты сайтында барды. 400 депутат, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары да моны хуплап тавыш бирде, каршы тавыш бирүчеләр булмады.

Депутатлар шулай ук, Русия белән бу төбәкләр арасындагы дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турындагы килешүләрне ратификацияләде. Килешүләрнең текстына ярашлы, аерым алганда, Русия "республикаларның чикләрен саклауда катнашачак һәм аларның җирләрендәге хәрби инфраструктурадан һәм базалардан куллану хокукы алачак".

21 февральдә килешүләрне президент Владимир Путин һәм фетнәчеләрнең лидерлары имзалаган иде.

"ЛНР" һәм "ДНР"ның төгәл генә кайсы чикләрдә танылуы әлегәчә аңлашылмый, килешүләрдә бу мәсьәлә төгәл язылмган.

Бу Мәскәүгә киләчәктә низаг зонасындагы вазгыять белән килешергә дә, шулай ук көнчыгыш төбәкләрдән Украина гаскәрләрен чыгаруны таләп итәргә дә мөмкинлек бирә, дуслык турындагы килешүләрдә Русия гаскәр ярдәмендә фетнәчеләр контролендәге җирләрдә "тынычлыкны тотып торырга" вәгъдә итә.

Моннан тыш, дуслык турындагы килешүләр Русиягә "бергәләп чикләрне сакларга", фетнәчеләрнең җирләрендә хәрби базалар төзергә мөмкинлек бирә. Шулай ук Мәскәү республикаларның финанс һәм банк системнарына ярдәм итәргә сүз бирде.

22 февральдә килешүләр фетнәчеләрнең парламентлары тарафыннан да ратификацияләнде. Русиядә бүген Федерация шурасының утырышы ниятләнә, анда килешүләрне парламентның югары пулаты раслаячак.

Кичә Донбасс фетнәчеләрен тану карарын Путин төбәктә тынычлыкка ирешергә теләү һәм Киевнең Мински килешүләрен үтәүдән баш тартуы белән аңлаткан иде. АКШ, Британия, Европа берлеге илләре һәм Украина, Мәскәү тынычлык процессыннан үз теләге белән чыкты дип белдерә.

Вашингтон, Лондон һәм Европа берлеге, фетнәчеләрне тану белән бәйле рәвештә, Русиягә каршы яңа чикләүләрне игълан итте.

Шул ук вакытта, бу вакыйгалар Украина җирләренә "тулы канлы һөҗүм" буларак кабул ителми, димәк санкцияләр дә, тулы масштаблы сугыш башланганда кертелә алырдаена караганда, йомшаграк булачак.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG