Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы рекрутларның да Украинадагы сугышка җибәрелүен раслады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алданрак саклану министрлыгы да, президент Владимир Путин да мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларны сугышка җибәрү булмаячак дип белдергәннәр иде. 

Русиянең саклану министрлыгы Украинадагы сугышка мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларның җибәрелүен раслады. "Кызганычка, Украинада махсус хәрби операция уздыручы Русиянең кораллы көчләре бүлекчәләрендә армия хезмәтендәгеләр булуы ачыкланды", дигән министрлык вәкиле, бу хакта "РИА Новости" яза.

Саклану министрлыгында "мондый хәрби хезмәткәрләрнең барысы да диярлек Русиягә чыгарылды инде", дип ышандыралар.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларны Украинага җибәрүдә гаепле кешеләр үз җәзасын алачак дип белдерде.

Моннан тыш, Русия гаскәре хәрбиләрнең Украинада әсирлеккә төшүләрен дә таныды. Элегрәк мондый хәбәрләргә аңлатма бирелми иде яки алар кире кагылып килде. Әсирлеккә эләгүчеләрнең саны әйтелмәде.

Сугыш башланганда Русиянең рәсми затлары, шул исәптән президент Владимир Путин да хәрби хәрәкәтләрдә бары тик кораллы көчләр белән килешү төзегән профессионал солдатлар гына катнаша дип ышандырган иде.

Саклану министрлыгы да хәрби хезмәткә алынучыларны сугышка җибәрү булмаячак дип белдерде. Канун нигезендә, хәрби низагка аларны хәрби хезмәт башыннан ким дигәндә дүрт ай узгач кына җибәрергә мөмкин.

Әмма Солдат аналары комитеты, гаскәргә чакырылган улларын, бронежилетлар һәм сугыш кораллары биреп, ашыгыч рәвештә Украина чигенә җибәрүләренә зарланып шалтыратучыларның күп булуын әйткән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG