Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Илдә ватандашлар сугышы башланырга мөмкин дигән курку бар"


Мәскәүдә Украинадагы сугышка каршы протест чарасы
Мәскәүдә Украинадагы сугышка каршы протест чарасы

Мәскәүдә яшәүче активист Булат Хәлиуллин Украинадагы сугышка каршы урам чараларыннан соң тоткарланган. Бу чарада катнашмаса да аны ун тәүлеккә сак астына алганнар. Булат Азатлыкка ничек тоткарлануы, махсус тоту урынындагы шартлар һәм халыктагы сәяси пассивлык сәбәпләре турында сөйләде.

Мәскәүдә Украинадагы сугышка каршы урам протестлары башлангач, иҗтимагый активист Булат Хәлиуллин полиция хезмәткәрләренең ул торган урынга килеп яисә телефон аша бу урам чараларында катнашуы турында сораштыруларын язды. Митингларда катнашмаса да, аны барыбер тоткарлыйлар – метрода поездда барганда тоткарлап, полиция бүлегенә алып китәләр һәм ун тәүлеккә сак астында калдыралар. Сәбәбе – Фейсбуктагы кыска гына язма.

Азатлык шушы көннәрдә ун тәүлек җәзасын үтәп иреккә чыккан Булат белән аның кулга алыну хәлләрен, махсус тоту урынындагы шартлар һәм халыктагы сәяси пассивлыкның сәбәпләре турында сөйләште.

— Бөтен ыгы-зыгы Фейсбуктагы бер кыска язма аркасында (Сүз 24 февраль көнне чыккан "Бүген, сезнең шәһәр үзәге, 19:00" дип язылган пост турында бара, хәзер ул пост юк – ред.). Ул постны ниндидер чара оештыру яки нәрсәгәдер чакыру дип тә атап булмый.

Булат Хәлиуллин
Булат Хәлиуллин

Кулга алуга килгәндә, Пушкин урамындагы беренче митинг булган көнне үк 23:30 тирәсендә минем өйгә килделәр. Аңлашылмый торган әллә нәрсә генә сорадылар – минем алар белән полиция бүлегенә узуымны теләделәр, янәсе, алар минем Пушкин мәйданында булу-булмавымны ачыкларга тели. Мин аларга туры әйттем – мин беркайда да булмадым, сезнең белән беркая да бармыйм дип. Бу куркыту гына дип уйладым – гадәттә кайчандыр каршылык чараларында күзгә чалынган кешеләр белән шулай итәләр.

Икенче көнне берәү миңа таныш булмаган номердан шалтыратып, үзен җинаятьчеләрне эзләү бүлегеннән дип таныштырды, минем ишек төбендә полиция хезмәткәрләре торганын хәбәр итте (соңыннан ишектәге "пыяла күзнең" томаланган булуы ачыкланды), һәм миңа бары шуны гына әйтергә кирәк – Пушкин мәйданында булдыммы, юкмы, диде. Мин кабат моны куркытуның бер төре дип уйладым, хәтта җавап та бирмәдем, трубканы ташладым. Өстәвенә, мин бу вакытта эштә идем.

Кич белән эштән соң Татар мәдәни үзәгенә барырга булдым – анда Русия халыклары телләренә багышланган очрашу буласы иде. Метрога утырып киттем. Речной вокзал станциясендә вагонга ике полиция хезмәткәре керде, миңа булган ориентировканы күрсәттеләр дә "безнең белән узыгыз", диделәр. Алга таба алар миңа әйтә: "без үзебез дә берни аңламыйбыз, безгә өстән әйттеләр – менә аны (ягъни мине) тотарга һәм җибәрмәскә кирәк". Бу эзләүнең инициаторын көттеләр, һәм мине полиция бүлекчәсенә илттеләр, анда митингларга чакыру турында гаепләү белдерделәр.

Нигә нәкъ менә сиңа карата шундый игътибар дип уйлыйсың?

— Мин 2020 елда шушы ук маддә нигезендә җавапка тартылган идем инде, тик башка – 5нче өлеше буенча, ул вакытта миңа пикетта катнашкан өчен 10 мең штраф билгеләделәр, гәрчә мин анда катнашмадым да, ә бары янәшәдә танышларым белән сөйләшеп тордым. Явыз рецидивист, ягъни. Моны беренче инстанциядәге хөкемдар да билгеләп үтте (Дорогомилов мәхкәмәсе). Ул вакытта апелляциягә бирдем, Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе гаепләүне үз көчендә калдырды. Хәзер дә апелляциягә бирдем, һәм мине мәхкәмәгә алып килделәр, бу юлы да барысын да үзгәрешсез калдырдылар. Ичмасам, Мәскәү буйлап йөреп кайттым.

—​ Нәрсәдә гаепләделәр?

— Гаепләү белдерүнең сәбәбе: минем фейсбуктагы язмада митингка чакыру "табылган". Мин пост язуны кире какмадым, ләкин тагылган гаепне кире кактым. Яклаучы булды, таныш адвокат аша таптым. Мәхкәмә утырышын беренче инстанциядә озак көтәргә туры килде, чөнки мин сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзасы, мине тоткарлауга санкцияне сайлау участогы булган район прокуроры бирергә тиеш (Обручевский районы).

—​ Тоткарлауның сәбәбе ни?

— Прокурор санкциясе берничә сәгатьтән килде, нәтиҗәдә, мине кулга алдылар – мине нәкъ менә кулга алырга теләделәр, чөнки мине инде моңа кадәр дә җавапка тарттылар, һәм мине ничектер туктатырга кирәк иде (кулга алу нигезләмәсенең төгәл формулировкасын хәтерләмим, әмма асылы шундый).

— Берәр төрле басым булдымы?

— Басым булмады, минем белән эчке эшләр бүлеге башлыгы үзе аралашты, ул гади генә сөйләшү барышында берничә сорау бирде, ни белән шөгыльләнүемне һәм башкаларны сораштырды – эчемдә нинди уйлар бар, нинди бэкграунд икәнен аңлар өчен. Мин Конституциянең 51нче маддәсен дә кулланмадым, тыныч кына, чын күңелдән барысын да ничек бар шулай сөйләп бирдем. Чөнки яшереп торасы юк - бөтен нәрсәне минем Фэйсбуктагы профильдән белергә була, бу бәхетсез постны да шунда тапканнар. ​

—​ Нинди шартларда тоттылар?

— Камерадашларым белән чагштырганда, миңа бәхет елмайды дип саныйм. Кулга алу вакыты тоткарлау вакытыннан ук саналды, нәтиҗәдә мин ике төнне эчке эшләр бүлегендәге вакытлыча тоту камерасында уздырдым - андагы шартлар бик үк яхшы түгел, чөнки ул озак вакытка кулга алу өчен җайлаштырылмаган – бөркү, тәрәзә юк (тәүлекнең нинди вакыты икәне аңлашылмый), эчтә бәдрәф юк, ашарга коры паёк (консерада итле перловка, печенье һәм чәй) бирәләр иде - һәм бу әле яхшы санала, камерадашларымнан ишеткәнемчә, кайдадыр анысы да эләкми. Минем белән бер камерада үзбәк утырды, аны Сахароводагы миграция үзәгенә җибәрергә тиешләр, ләкин анда урын юк иде, һәм мескен адәм ким дигәндә дүрт тәүлекне тоткыннар тоту өчен яраксыз урында үткәрде. Аны миграция режимын бозган өчен кулга алганнар – кулында очкычка билет булган, очарга җыенган көнне тоткарлаганнар. Ичмасам, аның белән сөйләшергә мөмкинлек булды, бу камерада бүтән бернәрсә дә эшләп булмый иде, хәтта тонык ут яктысында китап та укырга мөмкин түгел иде. Мине мәхкәмәдән соң шунда озаттылар, чөнки махсус урын юк иде – митингта бик күп халыкны кулга алдылар, хөкем иттеләр һәм камераларга тутырдылар, минем өчен урын икенче көнне генә табылды.

Махсус кабул итү бүлмәләренә (СП1, Симферополь бульвары, 2г) чиратта мин ярты сәгать кенә уздырдым – күпләр машиналарда сигезәр сәгать утыралар (камерадашларымның берсен кулбогаулары белән утыргычка бәйләп куйганнар, һәм менә шул кыяфәттә ул күп сәгать көтеп утырган). Миңа бу юлы да бәхет елмайды. Тиз генә теркәделәр һәм урнаштырдылар. Спецприёмникта инде күпкә яхшырак иде, Мәскәү-Владивосток поездының плацкарт вагонында баручы пионерлар лагеры белән чагыштырырга була. Көненә өч тапкыр ашаталар, һәм яхшы ашаталар – иректән тапшырган тәм-томнар да барлыкка килә. Иректән кергән тапшырулар арасында ашамлыклар гына түгел, газет-китаплар да килә – безнең "Новая газета", "Собеседник", "КоммерсантЪ" һәм "Троицкий Вариант" бар иде. Хезмәткәрләр әдәпле, әмма бер тапкыр минем камерадаш әрмәнне никтер өнәмәгән бер хезмәткәр аны тупас итеп этеп җибәрде, ишек белән бәрде, тегесе моның турыда шикаять язды, хезмәткәр шуннан соң ипләнде. ​

—​ Хәзер үзеңне ничек хис итәсең?

— Бераз арысам да, спецприемниктан соң минем хәлләр нормаль. ​

—​ Фейсбуктагы постларың юкка чыккан. Бетерергә куштылармы?

— Радиодан фейклар турындагы канун турында ишеткәч (4 мартта Русия думасы "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү" турында канун кабул итте — ред.), постларны үзем юкка чыгардым. Гөнаһыннан ераграк торыйм дип февральдә язган барлык "шикле" постларны да үзем алып ташладым. ​

—​ Тоткарлау урынында телефон яки интернет бар идеме?

— Телефонны көненә 15 минутка, төшке аш алдыннан яки кичке аш алдыннан бирәләр. ​

—​ Киләчәккә планнар бармы?

— Хөкем карарын алга таба шикаять итәчәкмен – әлегә моны ЕСПЧ аша эшләргә мөмкин дип уйлыйм. Әмма болары инде адвокат белән киңәшкәннән соң.

—​ Булат, тагын бер сорау: халыкның пассивлыгы сәбәпләре нидә дип уйлыйсың?

Когнитив диссонанс кичергәндә кешеләр протест белдерергә әзер түгел

— Миңа калса, күпчелекнең пассивлык сәбәбе шунда: кибетләрдә әлегә мөмкин булган ассортимент бар – тик менә санкцияләр аркасында ул шактый ярлыланачак. Когнитив диссонанс кичергәндә кешеләр протест белдерергә әзер түгел, чөнки протестны нәрсәгә каршы чыгыш ясаганын анык аңлаган кешеләр белдерә.

Үзеңдә шик, курку бармы?

— Миндә ахыр чиктә нервалар түзмәячәк, һәм ватандашлар сугышы башланырга мөмкин дигән курку бар.

Башкаларның активлыгын арттыру өчен нәрсә җитми?

— Әйләнә-тирәдәге кешеләрнең активлыгы артсын өчен, турыдан-туры аларга кагыла торган вакыйгалар җитми - "сугыш кайдадыр еракта, ә сәясәт – буталчык, барыбер ачыклап булмый". Тик менә рәсми мәгълүматка күрә дә (фейклар турындагы канун кабул ителгәннән соң шуңа гына сылтанырга була) сугышта инде 500ләп кеше һәлак булган, санкцияләрнең эффекты якын арада бәяләр сикергәч ныклап сизеләчәк. Һәм менә шул вакытта инде моңа кадәр беркайчан да каршы чыкмаганнар исәбенә протест активлыгы артачак. Ләкин кабатлап әйтәм, мин төрле карашлы кешеләр арасындагы тулы канлы ватандашлар сугышына әверелә ала торган бәрелешләрдән куркам. Бу шундук булмаячак, әмма акрынлап шуңа бара.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG