Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең "Братеево" эчке эшләр бүлегендә сугышка каршыларны кыйнаулар турында хәбәр ителә


DOXA телеграм-каналы сугышка каршы чыккан өч кызның Мәскәүнең "Братеево" эчке эшләр бүлегендә кыйналуы турында яза: кызларны кыйныйлар, битләренә су сибәләр, чәчләреннән тарталар, хәтта башларына пакет та кидерәләр. Кызлар өчен китерелгән кирәк-яракны кабул итмиләр, алар янына беркемне дә кертмиләр, диелә.

Әлеге студентлар журналының сайты Роскомнадзор тарафыннан томаланган.

26 яшьлек Александра Калужских "Братеево" эчке эшләр бүлегенә эләккән (бүлек җитәкчесе – подполковник Александр Баценков). "ОВД-Инфо" проекты Калужскихның шәхси ризалыгы белән, сорау алуның тулы диктофон язмасын бастырды, язмада кыз үзенең тышкы кыяфәте аркасында кыйнау һәм түбәнсетүләргә дучар булуын сөйли.

"ОВД-Инфо" аудиоязмасы". "Новая газета" шулай ук бу аудионы һәм андагы сөйләшүләрнең тулы текстын китерә.

Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый шурасы әгъзасы, "Новая газета"ның баш мөхәррире Дмитрий Муратов эчке эшләр министры Владимир Колокольцевтан кичекмәстән бу хәбәрне тикшерүне һәм үз кул астындагыларның гамәлләренә процессуаль бәя бирүне таләп итә.

Якшәмбе, 6 мартта, Русиянең 65 шәһәрендә Мәскәүнең Украинага карата агрессиясенә каршы протест чараларында ОВД-инфо мәгълүматларына караганда, 4500ләп кеше тоткарланган. Эчке эшләр министрлыгы 3500ләп кешенең тоткарлануын белдерә.

*"ОВД-инфо", "Новая газета" Минюст тарафыннан "ят агент" дип танылды.

XS
SM
MD
LG