Accessibility links

Татарстаннан активист Артур Гыйматдинов ун тәүлеккә кулга алынган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аны Казанда 6 мартта узган сугышка каршы чарада катнашканы өчен административ җаваплылыкка тартканнар.

Татарстанда активист Артур Гыйматдиновны 6 мартта Казанда сугышка каршы узган митингта катнашканы өчен ун тәүлеккә кулга алганнар.


6 март көнне Русия төбәкләрендә Украинадагы сугышка каршы протест чаралары узган иде. Казанда кайбер активистларның өйләрендә чарага кадәр үк тентүләр булды. Казанда элек тә протестларда катнашкан активистлар Наилә Муллаева һәм Әмирхан Сафроновка чара башланганчы ук өйләренә тентү белән килделәр.

Активист Тимур Төхвәтуллинның өенә дә полиция килде. Тимур үзе 27 февральдә сугышка каршы узган пикеттан соң ун тәүлекка сак астына алынган иде.

Социолог һәм "Idel.Реалии" колумнисты Искәндәр Ясәвиевне дә 27 февральдә сугышка каршы пикетта катнашканы өчен биш тәүлеккә кулга алдылар. Ясәвиев "Бу – сугыш, ә "махсус операция" түгел! "Бетсен сугыш" дигән плакат белән торган иде. Аларны митинг турындагы кануннарны кабат бозуда гаепле дип таныдылар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG